Аптырыйм

Аптырыйм

“Иманга юл” битен укыйм да уйлап утырам. Мөселман динен бүлеп, гел талашып яталар. Яр Чаллыдан кайткан бер кунак та (керәшен кешесе): “Бер танышларым бар: ире – мулла, хатыны – абыстай. Шулар мәчеткә барып, бушка ризыклар алып, шуны үз файдаларына акчага саталар, – дип сөйли. – Болай да ишетелгәләп тора: мәчетләрегездә намазга килүче талашып, хәер бүлешә”, – ди. Менә шушы сүзләрне бер дә ишетәсе дә, тыңлыйсы да килми. Әгәр дә андый хәлләр була икән, нигә аны урамга чыгарып, автобусларда сөйләп йөрергә?! Үзем бу хәлләргә ышанмыйм. Шулай да, колак тыңлый бит. Башка диндәгеләр безгә болай да дошман итеп карый. Без, гади халык, артыгын йөрәк бозып белеп бетермәсәк тә ярыйдыр, дип уйлыйм.

Руслар белән янәшә яшим. Якын-тирәбездә 4 кенә гаиләсе бар. Русның бервакытта да чиркәүләре турында начар итеп сөйләгәннәрен ишеткәнем юк. Үз диннәре өчен бик тырыша алар.

Безнең әти-әни бервакытта да намазларын калдырмады. Мәчет ябылып торган елларда да, арт урамга Нурмөхәммәт бабай өенә җыелып, намаз укыдылар. Гарәпчә язулы Коръәнне укыйлар иде. Бернинди ваһһабичылар дип талашып ятмадылар. Газета саен шул сүз. Гади халыкка аңлашырлык, күңелгә үтеп керерлек итеп сөйләсеннәр, язсыннар иде динебез турында. Без бит пионер да, комсомол да, партия дә динсез итеп тәрбияләргә тырышкан буын балалары. Динсез булып үссеннәр дип, мактаулы укытучыларыбыз да бик тырышты. Аллага шөкер, әле бөтенләй югалып бетмәгәнбез, дип уйлыйм.

Әлфинур ПАШИНААптырыйм, 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии