- 16.11.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №45 (14 ноябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Татарстан имам-мөхтәсибләренең президентка язган хатын(№40, 10 октябрь, 2012 ел) укыгач, сезгә дә үз фикерләремне җиткерергә булдым.
Минемчә, күпчелек дин әһелләре Илдус Фәизне мөфтиебез итеп сайламады. Сайламагач, аны ул урында дип санамады да. Фәиз, кыска вакыт эчендә, дин әһелләрен төркемнәргә бүлде, үзенә ошамаган һәм аның сәясәтенә каршы булганнарны ваһһабчылар һәм тагын әллә нинди исемнәр тагып, күбесен эштән куып, «революция» ясарга тырышты. Мин аның бу холкын, үз-үзен тотышын кемнәрнеңдер күрсәтмәсенә, ярдәменә ышанып, таянып эшләде дияр идем. Тарихта андыйларны провокатор диләр. Поп Гапон да шундый юл белән күпме кешене һәлакәткә илтте. Мин кеше гомеренә кизәнүчеләрне якламыйм, әмма гөнаһсыз бәндәләрне ирегеннән мәхрүм итеп, алардан «җинаятьчеләр» ясау да урынлы дип санамыйм.
Хатта: «Сез һәм Илдус хәзрәтебез алып барган юнәлештәге эшләрне пычратып күрсәтергә тырышалар», дип, Президентыбыз белән Илдус Фәизне тиң күрергә, аның башкарган эшен халыкка, динебезгә хезмәт итү дип санау мөхтәрәм Рөстәм Нургали улының дәрәҗәсенә суга түгелме? Аллага шөкер, Президентыбыз динебез, телебез, халкыбыз, республикабыз өчен белемен, сәләтен сарыф итә, халкыбызның бердәмлеге, тынычлыгы, милләтләр арасындагы дуслык мөнәсәбәтләренең үсүен тәэмин итәргә көч куя, сәяси эш алып бара. Миңнехановның һәм Илдус Фәизнең эшләрен чагыштырырга, тиң куярга мөмкинме соң?!?
«Без, район мөхтәсибләре, мөфтиебез Илдус хәзрәт белән тулысынча канәгать. Бер ел эчендә мөфтиятебездә бихисап алга китешләр булды…», дигәннән, әйе, бер елда күп «эш» эшләде Илдус Фәиз! Тыныч, бердәм дин әһелләре, җитәкче даирәләребез, умарта кортлары яңа ояга аерылгандагы кебек, гөж килде. Ә инде 19нчы июль вакыйгалары бөтен мөселман халкын һуштан яздырды. Хәтта кайберәүләр, төрле төстәге инкыйлаб башланган дип тә фараз иттеләр. Мин үзем яши торган йорт алдында урнашкан мәдрәсәне генә мисалга китерәм. Мәдрәсәгә җитәкче итеп, Илдус әфәнде үз кешесен куеп, мәдрәсә эшен туктатты, тыңлаучылар, укытучылар куылды. Бүгенгә кадәр мәдрәсәдә рәтләп укыту юк булса кирәк.
Президентка язган хат авторларына әйтәсе килгән сүзем шул: хәзер бердәнбер ирек – үз фикереңне белдерү, әйтү. Ләкин бу ирек ялганга һәм ялгышка корылмасын иде. Илдус Фәизов дин өчен, халык өчен, дөреслек өчен мөфти буларак бернинди дә файдалы эш башкармады.
Язмамны халык сүзләре белән тәмамлыйсым килә.
Югары вазыйфага күтәрелү – кыюлык.
Өстә кала белү – сәнгать.
Вакытында китә белү – зирәклек.
Илдус Фәизов әфәнде! Зирәклек күрсәтеп, мөфтилектән китсәгез, үзегез өчен дә, республика тынычлыгы һәм дин әһелләренең бердәмлеген, бергәлеген тәэмин итүдә булышуыгыз булыр иде.
Суфиян МИНҺАҖЕВ, мәгариф ветераны.
Түбән Кама шәһәре.
Һәр эшнең үз вакыты! ,
Комментарии