Хакыйкый банкротлык

Хакыйкый банкротлык

Аллаһыга чын күңелдән иман китергән һәрбер кеше игелекле гамәлләр кылырга омтыла. Чөнки ул Раббыбызның сүзләрен белә: «Ул үлемне һәм тереклекне бар кылды – сезне сынап карар өчен, кайсыларыгыз яхшырак гамәлле икәнлеген белер өчен» («Мөлек» сүрәсе, 2нче аять). Шушы сүзләргә инанып, нинди игелекле гамәл кылып була, көченнән килгәнчә барысын да эшләргә тырыша. Шулай булган очракта гына, ул ике дөньяда да уңышка ирешеп булачагын белә. Андый кешеләр намазын да укый, Рамазан аенда уразасын да тота, сәдакасын да бирә, авыр хәлдә калган кешеләргә дә ярдәм итә, туганлык җепләрен дә саклый.

Әмма башка кешеләр белән аралашканда, кайчак үзебез дә сизмичә, мөселманга һич килешмәгәннәрне эшләргә мөмкинбез. Мәсәлән, кешеләр белән үзеңне дорфа тоту; башкаларны рәнҗетә торган сүзләр әйтү; ярдәм буларак сәдака бирсәң, гел төрттереп, шул хакта гел исләренә төшереп тору. «Теге вакытта мин сиңа ярдәм иттем. Әйдә, хәзер минем сүзләремне тыңла, буйсын миңа», – дип, аның белән идарә итәргә тырышу. Бу мөселманны бер дә бизи торган эш түгел. «И-и, иман китерүчеләр! Биргән сәдакаларыгызның – битәрләү һәм кимсетүләрегез белән – савабын юкка чыгармагыз!» диелә бит һәркайсыбыз өчен тормыш кануны булган Коръәни Кәримнең «Бәкара» сүрәсендәге 264нче аятьтә.

Шулар белән беррәттән, кешеләрдән әҗәткә алып, аны кайтармыйча йөрү, кеше малын үзләштерү кебек начарлыклар да соңгы вакытта ешайды. Гайбәт сөйләү дә безнең әҗерләребезне киметүгә бер сәбәп була ала.

Кыямәт көнендә кеше Раббысы каршына бик күп игелекләр кылган хәлдә килергә мөмкин, әмма кешеләр белән дөрес мөгамәлә кора алмавы һәм аларга карата гадел булмавы сәбәпле, рәнҗетелгән кешеләр аның барлык әҗер-савапларын үзләренә алырга мөмкиннәр бит. Моңа дәлил итеп бер хәдисне китереп үтәм: «Бервакыт Аллаһының илчесе сәхабәләрдән: «Сез банкротның кем икәнен беләсезме?» – дип сораган. Алар: «Безнең арада банкрот дип акчасы һәм малы булмаган кешене атыйлар», – дип җавап биргәннәр. Шунда Пәйгамбәребез әйткән: «Дөреслектә, минем өммәтемнең әһелләреннән банкрот – Кыямәт көнендә үзе белән намазын, уразаларын һәм зәкәтен алып килүче, ләкин шул ук вакытта аның моны рәнҗетүе, моңа яла ягуы, моның малын үзләштерүе, моның канын түгүе, моңа сугуы ачыклана, һәм шунда аның изге гамәлләреннән нәрсәдер – бу кешегә, ә нәрсәдер монысына бирелә. Әгәр бөтенесе белән дә хисаплашып бетергәнчегә кадәр аның изге гамәлләре бетсә, ул вакытта рәнҗетелгәннең гөнаһларыннан нәрсәнедер алып аңа йөклиләр, ә аннан соң аны җәһәннәмгә ташлыйлар!» (Мөслим риваяте).

Без уйлаган бу дөнья банкроты әле алай ук куркыныч түгел икән. Бу дөньяда сәүдә бармыйча банкротлыкка чыксаң да, тормышың тукталды дигән сүз түгел. Шул уңышсызлыктан гыйбрәт алып, тиешле нәтиҗә ясап, яңадан бүтән тармакта эш башлап карарга була. Яки инде «миннән булмый дип», сәүдәдән китеп, завод-фабрикага эшкә урнаша аласың – кыскасы, килеп туган катлаулы хәлдән чыгу юлын, барыбер, табарга була. Әмма Кыямәт көнендә качып котылып, каядыр китеп булмый. Без бик күп игелекле, хәерле гамәлләр эшләп калдырсак та, әгәр берәрсен рәнҗеткән булсак, ул кеше Кыямәт көндә килеп, әҗерләребезне алачак. Ә андый кешеләр күп булса нишләрбез? Ахыр чиктә, савапларыбыз бетеп, кыерсытылган кешеләр үз гөнаһларын безгә тага башласалар? Кеше гөнаһын үзеңә алу иң куркыныч нәрсә, ул – чын хәсрәт, бәхетсезлек, хакыйкый банкротлык.

Шуңа да бу хәдис кешеләр белән аралашканда телебезгә дә, кулларыбызга да һәм гамәлләребезгә дә игътибарлы булырга өйрәтә. Әйткән сүзләремдә кеше күңелен төшерә торганнары юкмы? Акча бүлешкәндә барысы да гаделме? Кеше өлешенә кермимме? Бер гаепсезгә гаепләмимме, дәлилләрне белеп, аңлап хөкем чыгараммы? Гомумән, бу хәдис тормышыбызга кешеләр белән мөнәсәбәт кылуны анализларга куша. Зыян салган булсак, бу дөньяда ук гафу сорап, бүләкләр биреп араны төзәтеп, өстебездә булган хакларны үтәп калырга тырышыйк.

Шуны да онытырга ярамый: чын мөселман кешесе ул башкаларга зыян китерүдән ерак, безгә дә шундыйлардан булырга насыйп әйләсен иде. «Кем ул мөселман», – дип Пәйгамбәребездән сорагач, ул: «Мөселман – башка мөселманнарга теле, куллары белән зыян китермәүче», – дип әйткән (Бохари һәм Мөслим риваяте).

Раил ФӘЙЗРАХМАНОВ,

Балык Бистәсе районы

Комментарии