- 16.09.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №37 (17 сентябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Казан ханы башкала халкына нәрсә дип әйтер? Кол Шәриф дәвамчысы кем булыр? Тукай Казан Җыенына кем белән килер? 20нче сентябрьдә көндезге икедә Камал театры мәйданында Казан Җыены узачак. Казан Җыенын «Иман йорты» яшьләр клубы, Г. Камал театры Казан мэриясе ярдәмендә үткәрә. Казан Җыены Татарстан башкаласында традицион чарага әйләнәчәк. Җыенның генераль иганәчесе – «Таттелеком» ОАО (генераль директоры Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин).
20нче сентябрьдә Г.Камал театры каршында узачак әлеге бәйрәмдә тарихка кайту (Кол Шәриф, ханнар, Сөембикә, китаплар, музейлар, тарихи шәхесләр, борынгы җырлар) да, мәгърифәтне искә алу да (китаплар сату, Мәгърифәт мәйданы), элекке сәүдәгәрләр, байлар һәм гади халык та җыела торган базар мәйданы (Ярминкә-базар), нәниләр өчен онытылмаслык бәйрәм ясаучы Балалар мәйданы да булачак. Иң популяр татар җырчылары сәхнәдә татар җырларын, татар мөнәҗәтләрен яңгыратса, милли-фольклор төркемнәр халыкны Казан Җыенына каршы алып торачак.
Көз – татар халкы өчен яңа тормыш башланып китү чоры. Җәйге-көзге эшләрдән арынгач, халыкның мәгърифәткә, гыйлемгә тартылу вакыты. Уңышлар җыйганнан соң уза торган көзге җыеннар да халык арасында аеруча бер тынычланып калу, чын күңелдән бәйрәм итү белән бәйле. Казан Җыены шул атмосфераны халыкка җиткерү өчен оештырыла да. Быел Корбан Гаетенең шулай ук көз вакытка туры килүе аеруча күңелле сәбәп булып тора.
Авыл белән шәһәр, ял белән эш, мәгърифәт белән сәнгать очрашкан чорда милли һәм дини культураларны да берләштерүче Казан Җыены халкыбыз өчен әһәмиятле һәм онытылмас чара булып китәргә хаклы. Оештыручылар моның өчен бөтен көчен куя да инде: афишалар бөтен шәһәр буйлап таратылса, Казан Җыены турында мәгълүмат күп кенә радио-телевидение, басма матбугат чараларында чыгып тора.
Бәйрәм 14.00 сәгатьтә башланып, 18.00гә кадәр дәвам итәчәк.
Казан Җыенында «Сорнай» ансамбле, «Казан егетләре», «Бәрәкәт» ансамбле, Миңгол Галиев, Илсаф, Илназ Сафиуллин, Ильяс Халиков, Резедә Шәрәфиева, Алинә Сафиуллина, Алсу Хәбибуллина, Илсөя Бәдретдинова, Гөлнара Габидуллина, Илнар Ялалов, Дилә Нигъмәтуллина, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Нурзадә, Гөлназ Батталова, Рөстәм Асаев, Илназ Минвәлиев, Айдар Сәрвәров, Гөлназ Шакирова, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Лилия Гыйматдинова, Фирүзә Хафизова һ.б. чыгыш ясаячак. Җыенның концерт өлеше режиссеры – Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин.
Казан Җыены генераль партнерлары: ТНВ-Татарстан, KazanFirst, Тәртип (93,5 FM), Татар радиосы (100,5 FM), Болгар радиосы (91,5 FM).
Казан Җыены мәгълүмати партнерлары: Tatar-inform.ru, Intertat.ru, Info-islam.ru, Matbugat.ru, Kamalteatr.ru, «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», Zur-kazan.ru, Tatar-islam.com, «Безнең гәҗит», yardem.ru.
Видеоанонслар – http://www.youtube.com/watch?v=CJYsO8axYZ0, http://www.youtube.com/watch?v=Dn5jJclU0ag&feature=youtu.be
Ихтирам белән, «Иман йорты» клубы координаторы Ләйсән Солтанова + 7 927 244 48 61
Җыен координаторы Александр Долгов
+ 7 987272 3837

Комментарии