Битараф калмыйк!

Рамазан аенда дин әһелләре арасында майтарылган ыгы-зыгы, Татарстаныбызның абруен, дәрәҗәсен төшерде. Мин үзем дә, гади кеше генә булсам да, икейөзлелекне яратмыйм, шуңа да һәрнәрсәгә битараф түгелмен. Хакыйкатьне яклавыма һөнәрем сәбәпчедер, мөгаен. Тикшерүче, прокурор, судья, яклаучы хезмәтенә алынмасам да, мин финанс өлкәсендә махсус белемем буенча, тикшерүче-ревизор, өлкән хисапчы вазифасын үтәдем. Әлеге һөнәрем миндә гомерем буе озатып баручы характер – лидерлык, инициативлык, башкаручы буларак, үз сүземне төгәл акыл туплап, ярып салып әйтү сәләтен тудырды. Тормыш шундый инде, һәркайсыбыз төрле, әмма көчле рухлы, гадел, намуслы, үз-үзең булып яшәүгә ни җитә!

Булган хәлләрдән соң Илдус Фәизгә карата да үз фикерем формалашты. Һәркемгә мәгълүм булганча, Илдус – ул актер буларак танылган кеше иде. Ул, мөгаен, артист булып калса, бүгенге көндә үзенә дә яхшы булган булыр иде. Чөнки аның үзенә генә хас үзенчәлекле тавышы, килеш-килбәте, матурлыгы, буй-сыны һәрьяклап артист кешегә генә бирелгән кебек. Исемдә әле: бер спектакльдә ул кайнар ноктада хезмәт итеп, авыр яраланган хәлдә, хәрби госпитальдә караватта ята, башы бинтка уралган, көч-хәл белән генә сөйләшә. Бик кызганыч иде ул шул чакта. Июль вакыйгалары нәтиҗәсендә аның быел да хастаханәдә караватта ятуын күрдем, бу юлы буларак, әмма хәленә килсәк ул анда «патшаларның патшасы» иде.

Ул артист булып калса да, иң-иңнәр арасында булыр иде дә бит. Тик артистларның барлы-юклы хезмәт хакы иң намуслы, үз һөнәренә чын күңелдән бирелеп, аңа тугрылыклы калып хезмәт итүче шәхесләрне генә канәгатьләндәрә шул. Хәзер бизнес – акча заманы… «Акча күргәч, шайтан азган» диләр, ә кеше бигрәк тә… Имам буларак, Илдус Фәиз әфәндегә үрнәк гыйлем иясе булырга тырышырга кирәк иде, дин өлкәсендәге гаделсезлекләрне – урлашу, акча үзләштерүләрне ишетеп, халык нәфрәтләнә, хәтта диннән читләшергә дә мөмкин. Бер пычрак сыер бөтен көтүне буйый диләр, ләкин бу хәлләр башка авыл-бистә җирләрендә дә муллалар арасында тамыр җәеп килә. Мәсәлән, безнең Бөгелмә шәһәренә 20ләп эре баш хайван, 50ләп сарык корбанга китерелә, шуның 80-90%ы мәчеттә үзләштерелә! Бер-ике мәҗлес үткәреп, картлар йортына 10-20 кгтирәсе бугай, ә инвалидларга 20-30 кгбирелә. Бик кызганыч, ризалыгы өчен дип алынган хезмәтләрендә мондый яман эшләр кылмасыннар иде дә бит, Алладан курыкмыйлар, әллә дингә дә ышанмыйлар микән дигән сорау туа түгелме соң?

Хәзер җәмгыятьнең борчулы сораулары күп: ни өчен бер гаепсез йөзләгән кеше кулга алынды? Ник аларны хокук яклаучылар, хөкүмәт вәкилләре, депутатлар якламады? Дөреслек артыннан куган журналистларга да үрелмәсләр дип кем ышана? Актив кешеләрне рәшәткә артына ябып куймыйча, аларга ярдәм кулы сузарга кирәк. Минемчә, һәр кеше үз дошманнарын яхшы чамалый, бу очракта теләсә нишләсеннәр шунда, дип битараф калмыйча, Илдус әфәнде дә, ярдәмгә килә алыр иде. Тик төрмәдә утырган гаепсезләрне коткарырга ул алынмады. Аларның барысын да читтән торып кына, телевизор аша «гафу итте».

Иң югары хөкемдар – ул Аллаһы Тәгалә. Ул чынын да, ялганын да төгәл белә! Бүген судан коры чыгучыларның иртәгә упкынга тәгәрәве бик мөмкин. Болар барысы да югары көч карамагында икәнен һәр кеше белә. «БГ»не күп кеше алдыра, укый, мактый, ләззәтләнә һәм гаделсезлекләр өчен борчыла да. Миңа калса, түрәләр дә укыйдыр. Һәрхәлдә, әлеге 19 июль вакыйгалары белән бәйле шау-шуларга сәбәпче булган кешеләр дә бу газетадан хәбәрләрне күзәтәләрдер. Алар да тыныч кына бу мөрәҗәгатемне укып, гаепләрен танып, тикшерүчеләргә ярдәмгә килсеннәр иде. Чөнки һәр кешенең кылган гамәлләре өчен иртәме-соңмы Аллаһы каршында җавап тотасы булачак бит.

В.АРСЛАНОВА.

Бөгелмә шәһәре.

Комментарии