Кайчан туктарлар муллалар белән булышудан?!

«Иманга юл» сәхифәсендә Кайбыч районыннан Алмаз Минһаҗ «Шәфәгатьчелек тә пәйгамбәрләргә бирелмәгән« дигән язмасында (БГ, №12, 23 март, 2016) муллаларның кирәген биргән. Муллаларны сәдака җыюда, хәтта бурлыкта гаепләгән, тик аларның берсен дә исеме белән атамаган. Балага исем кушуны да, җеназа укуны да, мәет юуны да һәркем үзе башкарырга тиеш, дип санап киткән. Шул ук вакытта үзе: «Халыкның сорау бирерлек тә белеме юк», – дип әйтеп куйган. Бусы дөрес әйтелгән. Белеме булмаган кеше бу эшне ничек башкарырга тиеш соң? Авылда намаз укучы ирләрне бармак белән генә санарлык. Шулай булгач, намаз укымаучылар, мәчеткә йөрмәүчеләр ничек җеназа укысын да ничек башка мәрасимнәрне башкарсын ди? «Мулланың төп вазифасы – белем бирүдә», – диелгән. Белем бирү – уку йортының төп вазифасы, ә мулланыкы – халыкны вәгазьләү һәм мәчеттә уку-укыту эшләрен, намаз укуны оештыру. Шулай булгач, исем кушу, никах уку, җеназа – болар барысы да имамның төп вазифаларына керә, һәм ул шулай булырга тиеш тә. Ләкин чынлыкта алай түгел шул. Авыл мулласының төп вазифасы булып мәчетне җылыту, яктырту, аны төзек тоту кала, ә аңа акча кирәк. Аны каян алырга?

«Муллалар акча җыя», – дигән сүз пенсионер муллалар турында барадыр. Мин үзем мулла булгач, авыллардагы күп муллаларны беләм. Авыл муллаларының 80-85 проценты – минем кебек пенсионерлар. Ә менә акчага кызыгучы бер генә мулланы да күргәнем юк. Алар акча каергач, ник мулла булырга атлыгып тормыйлар соң? Тракторчыны табалар, судьяны табалар, депутатны табалар, ә мулланы табу һәркайда проблема. Миңа 86 яшь. Урыныма кеше булса, бүген үк китәр идем. Яшь муллалар авылларга килми, чөнки аларга торак кирәк, гаиләне туйдырырга акча кирәк. Намаз укымаган, дингә ышанмаган халык мулланы да, мәчетне дә яратып бетерми. Шулай булгач, каян алырга ул акчаны? Татар авылында муллага йомышы төшмәгән кеше юк. Эшләгән кеше, пенсиягә чыккач, эшен дәвам итә, аңа эш хакын да, пенсиясен дә түлиләр, ә муллага бер тиен дә юк. Акчага кызыккан кеше мулла була алмый. Шуны да онытмаска кирәк: мулланы халык сайлый бит.

Салих хәзрәт ЗИННӘТОВ,

Зәй районы, Аксар авылы

Комментарии