Икейөзлеләнү нигә кирәк?

Авылларда эшләр кимү сәбәпле, күп кешеләр башка җирләргә барып эшләргә мәҗбүрләр. Менә шундый колхозларда, үзләренең эшләрен башкаларга бирмәс өчен, нинди генә куштанлыкка, алдашуларга бармыйлар бит. Хуҗаларга башкаларны сатып, ярарга тырышып икейөзлеләнәбез. Төптән уйлап карасак, менә шушы адәмнәр колхозларны төрле яктан талый да, сата да инде. Техникаларның кайберләрен, солярка юк дигән сәбәп белән, кабызмыйлар да, ә инде йөреп, эшләп торганнары атнага 40-50 литр соляркасын да, запчастен да саталар. Фермалар тирәсендә эшләп торган техника белән күпме кирәк печән, сенажын, фуражын алып кайтуны бөтен кеше дә булдыра алмый шул. Кемнең кулында, шуның авызында, диләр. Шулай булмаса, хәләл көч белән генә ике-өч сыерны, өч-дүрт үгезне ничек асрамак кирәк? Кемнәр амбарда эшли, менә шулар инде ашлыгын да сата. Иң яманы шул: шушындый алдашу-урлашу, хәрәм юллар белән көн күрүчеләр арасында дин тотам, намаз укыйм, атна саен җомгага барам, диючеләр дә җитәрлек шул. Нигә соң без кайбер адәмнәр дин тотуны Аллаһ ризалыгы өчен түгел, ә инде үзебезне кешеләр алдында өстен, янәсе, дини күрсәтәсебез килә. Ничек итеп, нәфесебезне тыя алмаган килеш, Аллаһы Тәгалә каршына тезләнеп ни дә булса сорарга намусыбыз җитә. Нигә шуны аңларга теләмибез, китереп бирсәләр, кеше өлешеме ул, маллар өлешеме, очсызрак булса карап, тикшереп тормыйбыз – алабыз.

Ачуланмагыз, җәмәгать! Дини юлда йөргән кайберәүләр дә гомер иткән парыннан көнләшә. Кайберәүләр әти-әниләрен дә карарга теләми, акчаларын алсалар, шул җитә. Берәүләр, гомер иткән гаиләсен калдырып, башкалар белән чуала. Күпме кешенең кулында ялган белән сатып алынган группа, ә үзләрен динигә санап йөриләр. Мәет күмгәндә дә кеше аралап кына йөрүчеләр бар бит. Хәтта шушы вакытта да куштанланабыз, икейөзлеләнәбез. Болай итеп икейөзлеләнеп дин тоту кемгә кирәк?

ИЛШАТ абыегыз,

Теләче районы

Комментарии