Һәркемнең гомере бер генә

Һәркемнең гомере бер генә

Һәркемнең гомере бер генә һәм аны Аллаһ Тәгалә үзе үлчәп, санап, үзенең колларына бүләк иткән. Җиденче кат күктә һәр кешенең гомер агачы бар икән, әбием шулай ди торган иде. Кешенең туар сәгатен дә, үләр сәгатен дә бары тик Хак Тәгалә үзе генә белә, шуңа күрә Аллаһның үзеңә исәпләп биргән гомерен өзәргә берәүнең дә хакы юк. Соңгы елларда нинди генә гәҗитне алсаң да, кемнеңдер, бигрәк тә балаларның үз-үзләрен үтерүләре турында язалар. Шуны укып, йөрәк әрни. Чие барның чигәсенә тия, диләр. Андый хәлне күрергә язмасын. Бик мәшәкатьле заманда яшибез шул. Адәм башына нинди генә авырлыклар килми, Аллаһ авырлыгын бирсә, җиңеллеген дә бирә ул. Сабыр булырга кирәк. Безнең динебез дә бит сабыр булырга куша. Соңгы чиккә җитеп, үз-үзенә кул салырга җыенучылар калганнар турында уйламыйлардыр шул, үзләре котылгач, калган әти-әниләре, йә гаиләсе, сабыйлары турында уйламыйлар микән?! Калганнарга шул оятлы хәсрәт белән гомер итәсе бар. Оятлы хәсрәт дим, башларына төшкәннәр гафу итсеннәр, бу чыннан да шулай. Әле бит үлгәч тә җавап бирәсе бар…

Ирсез ике хатынның – ике бертуганның бар өмете булган абыем, армиядән кайтып ике ай торгач, үз теләге белән поезд астына керде. Сәбәбе: ул армиядә вакытта йөргән кызы кияүгә чыккан. Абыем дүрт ел хезмәт иткән иде. Армиягә киткәнче өйләнергә теләсә дә, әнисе (минем әнинең апасы), яратса, көтәр, кайткач өйләнерсең, барыбер ул минем янда калырга риза булмас, дигән иде. Бер ел да тормый кияүгә чыкты. Абый кайтканда аерылган иде инде. Абый гафу итеп өйләнергә йөргәндә, ире белән тагын сөйләшә башлаган. Аларның икесен бергә күргән абый шул ук көнне поезд астына керде. Урталай өзелгән улын әрҗәгә салып кайтаргач, ана йөрәгенең ничек өзгәләнүен язып та булмый. Минем әни аңын югалтып егылды, уңышсыз кадалган уколдан соң бер беләге тишелеп акты. Ике ана, акылларын алмавын сорап, Аллаһка ялвардылар. Әле ул вакытта Мирза исемле мулла иде: «Ничек кенә күмсәгез дә, кая гына күмсәгез дә, ул барыбер шәһит үлеме белән үлмәде», – дип, йөрәкне әрнетте.

Зур абыебыз белән апабыз (туганнан туганнарым) читтә иде, җирләргә кайтып өлгерә алмадылар. Бала табар вакыты җиткән апа бу хәлне бик авырлык белән кичерде. Тагын бер тапкыр әйтәм, бу бит оятлы хәсрәт, төрле кеше бар. Әле ул чакта миңа да 15 кенә тулган иде. Берәр кеше белән сүзгә килсәң, абыеңны бел, диләр иде. Зур апам (әнинең апасы) бу хәсрәтен үзе белән алып китте. Аңа бигрәк тә авыр булды шул. Башкача үлсә дә, болай ук булмаган булыр иде, дия иде ул. Артык сабыр иде ул. Аны әтисе, 16 яше тулуга, хатын аерган дустына ирексезләп кияүгә биргән. Ире каты кеше булган, мәрхүм. Карт булгач, сугышка алмаганнар, урман кисәргә җибәргәннәр. Кызы туганын ишеткәч, баласын күрергә дип, төнлә кайтырга юлга чыккан, кайтып җитәм дигәндә генә артыннан килеп алып киткәннәр. Качкын дип, судсыз-нисез, төрмәгә япканнар да, ул шунда үлгән. Юклык белән тилмереп яшәп өч баласын үстергән, берсенең дә рәхәтен күрергә язмаган… Кеше сүзе кеше үтерә, диләр, энесен җирләгәннән соң, зур улы, энесенең үлемен әнисеннән күреп, берничә ай эчеп ятты да китеп югалды, шуннан соң күренмәде. Әнисенең барлыгын да онытты, әле ярый соңгы көннәрендә кызлары алып китеп тәрбияләде.

Ә вәгъдәсез кыз үзеннән дә яшьрәк егеткә чыгып, апаларның күршесеннән йорт алып шунда яшәделәр. Зур апа ялгыз яшәгәч, ул кыз кереп булышып йөрде. Зур апам аңа, улым синең аркада үлде, дип ачу кумады, тормышларына кысылмады. Һәркемнең үз акылы, ди торган иде. Бик матур иде абыем. Кайсы гына кызга сүз кушса да аңа кияүгә чыгарга риза булырлар иде, бик яраталар иде аны. Исеме дә Тәүфыйк иде бит. Ике йортның карап үстергән өмете иде ул.

Бер өч бала атасы фермага барып асылынып үлгәч, карт әтисе: «Әгәр мөмкинлегем булса, яңадан терелтеп, үз кулларым белән буып үтерер идем», – дигән иде. Аның карт әти-әнисе, алма кебек хатыны, өч сабые тилмереп калды. Сәбәбе: кемдер тимер юлдан шпал урлаган да моңа, хәзер сине төрмәгә ябалар, дип әйткән. Тикшермичә генә ябалармы соң инде… Күп, бик күп авылда андыйлар. Күршебез, хатыны бала тудыру йортында бишенче баласын тапканнан соң хәлләрен белеп кайткач, төнлә асылынган иде. Бер хатын, бу туган кызың синеке түгел, дигән. Төсе генә түгел, сөйләвенә кадәр әтисенә охшаган кыз ата йөзен күрергә тилмереп үсте. Әле калганнары да кечкенәләр иде. Бер ананың өч улы шулай китеп барды.

Сабырлык бир, Раббым, яшеңә, картыңа. Һәркемнең гомере бер генә, авырлыклар килә инде ул, чөнки Аллаһ адәм балаларын сынар өчен генә яраткан бит. Авыруына күрә шифасын биргән кебек, җиңеллеген дә бирер. Көтәргә, юк уеннар белән мавыкмаска, дин юлына, намазга басарга кирәк. Андый үлемнәргә ахирәттә дә яхшылык булмаячак.

Адәм балалары, үзегездән алда ата-аналарыгыз, гаиләләрегез турында уйлагыз. Сез кереп яткач, аларга сезнең оятлы хәсрәтне күтәреп яшисе бар бит әле. Күңелләргә вәсвәсәле уйлар кермәсен иде, бер уйлаган уйны башкарганчы, шайтан ул кешенең янында йөрер, ди. Озаклама, озаклама, сиңа анда бик рәхәт булачак, ди икән.

И газиз Аллаһ Тәгаләкәем, колларыңа хәсрәтләр бирмәсәнә, бәхет, саулык, күңел тынычлыгы белән яшәргә насыйп ит һәрбарчабызга.

Бәлки ул кешеләр гаепле дә түгелдер, язмышларга язылгандыр. Ә бит тормышны алып бара алган, бөтен авырлыкны җиңә алган кешеләр генә мондый адымга атлый кайчакта. Тормышта аптырап йөргән, эшләргә яратмаганнар бик сирәк бара ул эшкә. Бомж булсалар да яшиләр.

Инде ярты гасыр буе йөрәгемдә йөргән хәсрәтемне язмаган да булыр идем. Шушы көннәрдә гөрләтеп, яңа йорт салырга җыенып йөргән, биш һәм ике яше тулган ике баласы һәм хатыны булган ир асылынып үлде. Туганнары миңа, кабер ташына шигырь язып бир әле, дип килгән иде. Үтенечләрен кабул итеп, мондый юллар туды:

Кичерегез мине, газизләрем,

Салып киттем сезне сагышка.

Мин бит сезне бик ярата идем,

Каршы торалмадым язмышка.

Раббым берәүгә дә мондый кайгы күрсәтмәсен, Гөлнарага сабыйларын исән-сау үстерерлек көч бирсен. Туганнарын, бигрәк тә әнисе Хәмдияне сабырлыктан аермасын.

Динә КАМАЛЕТДИНОВА

(Р.S. Әгәр бу язмам кемгә дә булса авырлык китерә икән, гафу үтенәм. Үз башыбыздан үткәнгә генә яздым. Абыемның чүпрәккә төреп куелган эчке органнары гомерем буе күз алдымда тора.)

Комментарии