- 16.08.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №32 (13 август)
- Рубрика: Иманга юл
Чаллы телерадиокомпаниясе, Тукай аена багышлап, урамда сораштыру оештырган иде. Тукай турында нәрсә беләсез? Кыскача гына әйткәндә, яшьләр Тукайны белмиләр икән. Шулай да берсе «Туган тел» дип әйтә алды. Шуннан ары чыдап утыра алмадым, телевизорны сүндереп куйдым. Мәктәпләрдә бераз татар телен, татар әдәбиятын укыталар бугай бит. Тукайны да белмәсеннәр инде?!
Без укыган вакытта беренче класстан ук Тукайның «Бала белән күбәләк»не ятлата башлыйлар иде. Шулай ел саен бер-ике шигырен ятлый идек. Шул вакыттан бирле аның шигырьләрен яратып укый торган булып калдым.
Тукайның серле шигырьләре бар, кайберләре «га», «гә» дип исемләнгән, кемнәргәдер атап язылган булырга охшаган. Мәгълүматлы кешеләр, шул «гә»нең берсе мәхәббәт шигыре, диләр. Имеш, Зәйтүнә исемле кызга багышлап язылган. Ни өчен аңа гашыйк булгач, «Зәйтүнәгә» дип атамады икән. Гомумән, монда шигырьләрдә була торган гашыйк булдым, сөям дигән сүзләр дә юк.
Очраган юлда сине күргән
Иелгән ул бүген.
Ул шуңа да шатлана бит
Чын юләр түгел диген.
Кем кемгә очраган, иелгән. Ниндидер өченче зат кеше икенче затка иелгән булып чыга.
Күргәнең бармы әле
Коръәндәге мәдхияне?
«Ул синең васфыңда
Лә шәркыйя, лә гәрбия», – ди.
Монысы Тукайның үз сүзләре кебек.
Күк китабының
Сине белгәнлегенә шаккатып
Ул хәзер алган «Сабах»тан
Бер кәлимулла сатып.
Менә шундый серле шигырь инде.
Бәлки, ул үзенең мәхәббәтен Зәйтүнәгә белгертү өчен язылмагандыр, фәкать үзе өчен генә язылган шигырьдер. Шулай булса да, Коръәндәге мәдхия дигән сүзе арттыру буладыр инде. Коръән хәтле Коръәндә Тукайның сөйгәне турында нинди мәдхия булырга мөмкин?
Тукай, ун ел мәдрәсәдә укыган кеше, Коръәнне яхшы белгәндер, бәлки чыннан да Коръәндә мәшрыйкта да, мәгъриптә дә юк дигән кебегрәк аять бардыр. Коръән укый белсәң иде дип хыяллана идем.
Менә Аллаһның бер рәхмәтле вакыты җитте, халык дингә кайта башлады. Миңа да намазга басарга насыйп булды. Коръән укырга өйрәндем. Шулай бер кич Коръән караштырып утырганда, «мисбах» дигән сүз күзгә чалынып китте. Кара, минәйтәм, Коръәндә минем исем дә бар икән, дим. Хәер, без татарларның күбебезнең исемнәре Коръәннән алынган бит инде. Аннары, мисбах сүзенең татарча тәрҗемәсе ничек икән дип, тәфсирләрдән карый башладым. Порохова тәфсирендә светильник, Ногманидә лампа, Батуллада чыраг диелгән. Минем үземә чыраг дигәне ошады. Ләкин хикмәт анда түгел, хикмәт шунда ки, Тукайның Коръәндәге мәдхиясе шушы аятьтә икән бит. Менә ул «Нур» сүрәсенең 35нче аяте.
Бисмилләһир-рахмәәнир-рахим. Әлләһү нууруссәмәүәти үәл ард. Мәсәлү нууруиһий кәмишкәәтин, фиһәә мисбах. Әл мисбаху фи зуҗәәҗәһ, әззуҗәәҗәтү кәәннәһәә кәү кәбун, дуррыйуй йүү йуүкадү мин шәҗәратим-мүбәәракәтин, зәйтүүнәтил лә шәркыйәтиү үә лә гарбийәтий йәкәәдү зәйтүһәә йүдыйү үә ләү ләм тәмсәеһү нар.
Әлбәттә, Коръәндәге бу аятьтә сүз Тукайның сөйгәне Зәйтүнә турында бармый, ә көнчыгышта да, көнбатышта да булмаган зәйтүн агачы турында бара. Шулай булса да зәйтүүнәтил лә шәркыйәтиү үә лә гарбийәтий дигән кәлимә Зәйтүнәдәй көнчыгышта да, көнбатышта да юк дигәнгә сүзгә-сүз туры килә.
Кемдер әйтергә мөмкин, үз гомеренә бәхетсез Тукайның көнчыгышта да, көнбатышта да тиңдәше булмаган Зәйтүнәсе белән мәхәббәте дә бәхетсез булган дип. Кемгә ничек бит, әгәр дә Тукай Зәйтүнә белән очрашмаган булса, чын мәхәббәтнең нинди бәхет икәнен белми дә калыр иде. Әнә үзе дә: «Әмма ләззәтле дә соң яшрен газап, яшрен яну», – ди. Шушы очрашудан соң, нинди матур мәхәббәт шигырьләре туа. Зәйтүнә дә шушы очрашудан соң, Тукай белән бергә нинди биеклеккә менде.
Тукай белән Зәйтүнәгә, халыкка кылган хезмәтләре, кылган изгелекләре өчен, Коръәннең «Нур» сүрәсендәге 35нче аять бәрабәренә Аллаһы Тәгалә оҗмах насыйп итсен иде. Амин!
Мисбах СӘХӘБЕТДИНОВ.
Чаллы шәһәре.
Комментарии