- 16.08.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №32 (13 август)
- Рубрика: Иманга юл
Шушындый сорауны куя Казаннан автор Дания ханым үзенең «Закускалы мәет ашы» (№17, 30 апрель, 2014) дигән мәкаләсендә. Коръән укып йөрүче бабайларның берсе буларак, Дания ханым, сезнең сорауга җавап биреп карыйм. «Нәрсә хәләл, нәрсә харам?» – дигән сорауга мондый җавап бирәм: харам булмаган ризыклар – барысы да хәләл. Ә харам ризыклар Коръәннең «Маидә» сүрәсенең өченче аятендә китерелгән. Аларны язып тормыйм. Ә тозлы балык, тозлы кыярларга килгәндә – боларның харамлыгы турында Коръәндә юк. Ризыкларны тозлауның төп сәбәбе – ул бозылмасын өчен. Мәсәлән, кыяр бер-ике атнадан артык сакланмый, ә аны кыш көне дә ашыйсы килә бит. Дания ханым, әллә үзегез тозлы ризыкны бер дә ашаганыгыз юкмы? Хәләл ризыкны закуска дип гөнаһлы булуың бар. Алла сакласын. Акча авыштыруга килгәндә, сезнең белән килешәм. Без акча алыштырып йөрмибез. «Тәүбә» сүрәсенең 60нчы аяте кушканча эшлибез. Фәкыйрьләргә, мохтаҗларга бирәбез (булса андыйлар). Мәетнең гаиләсендә ятимнәр калса, аларга җыябыз. Күчтәнәч алып килү турында мин әйтә алмыйм. Без ашка күчтәнәч алып бармыйбыз. Акчалата алып килергә дигәндә, бу – ашаган ризыгыңны сатып алу була, дип уйлыйм мин.
Дания ханым, өстәл бизәп, савап алып булмый, дип язгансыз. Өстәл бизәүдән күңел бозыла дип уйламыйм мин. Байлыгыбыз бар, Аллага шөкер, булган белән ник кунак сыйламаска?!
Менә икенче мәсьәлә, кайберәүләр мәет ашлары (кырыгы, елы) үткәрүне мәҗбүри дип саный. Боларын һәрвакыт әйтеп торабыз. Халыкның никтер ышанасы килми моңа. Күпләр намаз укуны мәҗбүри дип санамый, ә мөселман булу өчен Коръән мәҗлесе үткәрү җитә дип саный. Үзегез әйтмешли, аралашып, киңәшләшеп эшләсәк, инша Аллаһ, әкренләп булса да, дөреслеккә таба барырбыз.
Салих ЗИННӘТОВ.
Зәй районы, Аксар авылы.
Комментарии