Эсселек – җәһәннәм билгесе

3 ай дәвамында кояш иртән-иртүк горизонттан чыга да кыздырыпмы-кыздыра. Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында явуга күнеккән адәм баласы кулын маңгаена куеп: “Яңгыр болытлары күренми микән”, – дип, күзләрен күккә төбәп яңгыр көтә. Ә ул юк та юк. Бөтен нәрсәне дә үзләре булдыручылар: “Табигать шартлары уңай туры килмәү сәбәпле, быел иген уңышы гектарыннан 9 центнердан артмый”, – диләр.

Чак кына аңлашылмаучанлык килеп чыга түгелме? Ничек инде “барысын да булдыручылар” иген уңмавын табигатькә сылтый? Әйткәнсең икән “Без булдырабыз!” дип, булдыр…

Русиянең Идел буе төбәген ут чолгап алган, меңләгән гектар урман, авыллар ут эчендә, кешеләр янып һәлак була. Беркем бернәрсә эшли алмый. “Яңгыр яуса, урмандагы янгынны сүндерергә җиңел булыр иде”, – диләр. Ник соң яңгыр яумый? Нигә иген үсмәде? Ә бит әнә кайбер илләрне (Польша, Пакистан һ.б.) күп яңгыр яуганлыктан су баса, меңәрләгән кеше һәлак була.

Шушы сорауларга җавап эзләп, Коръәнгә мөрәҗәгать итәм. Анда Аллаһы Тәгалә бу хакта болай ди: “Әгәр белсәгез, чәчкән игеннәрегездән хәбәр бирегез! Сезме аларны үстерәсез, әллә Безме үстерүче? Теләсәк, игеннәрегезне коры кибәк яки башаксыз коры салам кылыр идек. Ул вакытта бик каты кайгыручылардан булыр идегез.

Әгәр белсәгез, эчә торган суларыгыздан хәбәр бирегез! Ул суны болыттан сез иңдерәсезме, әллә Безме иңдерүче. Без теләсәк, ул суны эчәргә яраксыз итеп ачы кылыр идек. Ни өчен сез шөкер итмисез?

…Коръән барча галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһыдан иңдерелде. Ә сез шушы Коръән кушканча гамәл кылудан баш тартасызмы, андагы Аллаһы хөкемнәрен җиңелгә саныйсызмы? Коръәннең хөкемнәрен ялганга чыгарасызмы? Без биргән нигъмәтләрне Аллаһыдан дип уйламыйсыз, бәлки “табигатьтән яисә үзебез булдырабыз”, дисез” (56. 63-82).

Әйе, Аллаһы Тәгалә мин эзләгән сорауларга төгәл итеп, яхшы аңлатып җавап биргән. Игеннең уңмавына, чишмәләрдә сулар кимегәнгә, күлләр кипкәнгә ачык җавап: “Ни өчен шөкер итмисез?”. Аллаһы Тәгалә биргән ризыкка да, эчә торган чишмә суларына да Аңа рәхмәт әйтеп шөкер итмәгән өчен, әлсерәп утырабыз икән бит, җәмәгать.

Уйлап карагыз әле!!!

Берәрегез, күршегезгә ярдәм иткәч, ул күршегез сезгә рәхмәт тә әйтмичә сезне мыскыл итсә, сез ул күршегезгә икенче тапкыр ярдәм итәрсезме?

Ә без Аллаһы Тәгаләнең сүзләренә колак салмыйча, Ул үтәргә кушкан гамәлләрнең нәкъ киресен эшлибез, ата – улны, ана кызны белмәслек дәрәҗәдә түбәнлеккә төшеп, Аллаһы Тәгалә ачуын китерердәй гамәлләр кылып яшәүне дәвам итәбез.

Шулай булуга карамастан Аллаһы Тәгалә безне сынап, ничәмә еллар дәвамында мул иген үстереп, челтерәп аккан татлы чишмә сулары белән сыйлады. Шуңа шөкер итә белдекме? Юк. Киресенчә, көннән-көн азына гына барабыз. Аллаһы Тәгалә: “Гаурәтләрегезне каплап йөрегез!” – ди. Ә без хатын-кызларыбызның чишенеп атып, кендекләренә йөзек кашы кадап йөргәненә сокланабыз. Әйтә башласаң: “Модасы шул бит инде”, – дип җавап бирәләр. Аллаһы Тәгалә: “Иблис сезгә исерткеч эчемлек эчертеп, отышлы уеннар уйнатып арагызга дошманлык чире салырга тели”, – дип кисәтә. Ә без аракы эчмәгән кешедән: “Больной что ли?” – дип көләбез. авылларында хатын-кызлар, ак яулык бәйләп намазлык өстендә утырырга тиешле 60-70 яшьлек әбиләр җыелышып эчә. Эчеп, акылларын җуеп хайван дәрәҗәсенә төшкән хәлдә үлеп китәләр.

Исең-акылың китәр. Кайчандыр көчләп чукындырудан качып, яшәгән урынын ташлап китеп урман-әрәмәлекләр эченә кереп авыллар төзегән бабаларыбыз варислары – мөэмин-мөселман булырга тиешле татар халкы муеннан гөнаһка батып, көчләү, талау, зина кылуны, эчкечелек һәм наркоманияне тиешле бер хәл буларак кабул итеп яши. Тәненә ике чүпрәк кисәге каплаган татар кызлары, авызларына тәмәке кабып, кулларында сыра шешәсе тоткан хәлдә ир-егетләр муенына асылынып йөри. Аларга иман турында сөйли башласаң, “Әкият сөйләмә әле, минем гөнаһым юк”, – дип авызыңны каплыйлар. Әле шуннан соң да “Яңгыр юк, игеннәр үсми, бәрәңге сабаклары корыды, әй кыздыра ла”, – дип зарланырга җөрьәт итәбез.

Әгәр тәүбәгә килеп, Аллаһы биргән нигъмәтләргә шөкер итәргә ашыкмыйбыз икән, Ул киләчәктә безне тагын да катырак җәзага тартачак. Быелгы корылык безгә кечкенә кисәтү генә әле, җәмәгать!? Тәүбәгә ашыгыйк, биргәненә шөкер итик! Тагын да катырак җәзадан сакланыйк!!!

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА

Комментарии