Дога

Дога

Нәрсә ул дога? Дога үзеңне юктан бар кылган Аллаһы Тәгаләгә инанып, ихластан ярдәм сорау.

Вәсилә апа кечкенәдән Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, догаларның көчлелегенә ышанып үсте. Аның әти-әнисе – биш вакыт намазын укучы, дин гыйлеме өйрәтүче кешеләр. Бар балаларына да эш башлаганда дога укырга кирәклеген әйттеләр. Барлык балалары да төрле урыннарда – ашар алдыннан, машинага утыргач, кайсы доганы укырга кирәклеген яхшы беләләр. Вәсилә апага Сарманнан Чаллыга юлга чыгарга туры килә. Ул утырган машина яхшы җиһазландырылган: телевизорына кадәр бар, чит ил кешесе.

Вәсилә апа машинага утыру белән белгән догаларын укый. Машина эчендә биш кеше. Алар алдыннан прицеп белән озын торбалар төялгән «КамАЗ» бара. Болар утырган машина «КамАЗ» машинасын узарга теләп, каршы полосага чыга, үзенең каршысына ыжгырып машина килгәнен күргәч, кире чигенә. Артларында машина килгәнлектән, болар утырган машинага торбалар астына керми чара калмый.

Машиналар узып беткәнче, юл чистарганчы, торба астында баралар.

Машинадан төшкәч, исән калганнарына сөенеп:

– Апа, сиңа бик зур рәхмәт, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап син дога укымасаң, без нәрсә эшләп бетәр идек икән, диеп һушларына килә алмыйча утыралар.

Нәгыймә САДЫЙКОВА.

Тукай районы, Иске Теләнче авылы.

Комментарии