- 16.07.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №27 (13 июль)
- Рубрика: Иманга юл
Мәрхүмә әбиемнең (урыны җәннәттә булсын) «Кызым, кешеләр турында беркайчан да начар сөйләмә, син әйткән барлык гайбәт сүз һәм начар гамәлләрне сул як иңеңдә утыручы фәрештә язып-теркәп бара. Тел – кешенең иң төп дошманы», – дигәне хәзер дә «кирәкмәс сүз»гә кереп китсәң, күңелгә килә. Шул вакытларда балаларча: «Эх, начар гамәл итеп язып куйды микән инде фәрештәм?», – дип уйлап куям. Балаларча, дидем тик шушы балаларча уй күпме кешене гөнаһтан саклап калыр иде бит…
Чыннан да, хәзерге заманда бигрәк тә кеше кешене сата, бер-берсенә начар сүзләр ата, гаепсезгә нахак сүзләр ягыла, аз мәллә андый очраклар?! Бер дә шаккатарлык хәл түгел. Менә үзегез дә (гаеп итеп кабул итмәгез, әлбәттә) бүген генә дә ничә тапкыр гайбәткә керешкәнегезне уйлап карагыз әле. Төшке аш вакытында хезмәттәшеңне «чәйнәп» алу, урамда үтеп баручы «сөйкемсез»не сату, дисеңме – көн саен мондый гөнаһларны санап бетергесез эшлибез, аеруча без, хатын-кызлар инде… Юк, мин үзем динебезнең барлык таләпләрен дә төгәл үтәп баручы кеше түгел, кешеләрне гаепләргә бернинди хакым да юк сыман, тик әйтергә тел бармаучы, ләкин күзгә ташланып торган нәрсәләрне кемдер әйтергә тиештер дип саныйм. Кемнәрдер минем сүзләрне авыр кабул итәр, тик шулай да алдан әйтеп куям, бу бары тик минем фикерләр…
Берничә ел элек миңа, кызганыч, мәет өстендә булырга туры килде. Дөрес, мин сабыр, чыдам әбиләребез сыман төнозын мәет янында утырмадым (утыра да алмас идем сыман), бары берничә минутка гына мәет яткан бүлмәгә, якынымны соңгы тапкыр күрергә, дип юл тоттым. Әбиләр җыелган, кулларында дисбе, кемдер дога кыла, кемдер күзләрен читкә баккан һәм ни турындадыр уйлана, ә кемдер… гайбәт сата… Иң гаҗәпләндергәне – соңгысы булды. Бүлмә түрендә ятучы мәеттән дә өлкәнрәк яшьтәге әбекәйләр мәш килеп гайбәт сата, әле пышылдап кына булса аптырамас идең. Әйтерсең, алар мәет өстенә түгел, ә ниндидер бәйрәм кичәсенә җыйналган. Ул вакытта мин бу турыда алай нык уйламадым да сыман, бары ачуым гына килде. Минем якыным үлгән, ә алар мәрхүмне җир өстендәге соңгы көнен үткәргәндә хөрмәт итмичә, гайбәт сатып утыралар… Дөрес, һәр әби дә дигән сүз түгел бу, бер-ике кеше генә сөйләшеп утыра иде анда. Соңрак, башыма шундый уй килде, бар нәрсә дә мода өчен эшләнә торган заманыбызда мәет өстенә барып, дога кылу да кемнәр өчендер «мода»га әйләнеп барамы әллә инде?! Гаҗәп… Бу теманы күтәрүем юктан гына булмады. Күптән түгел бер ахирәтемнең әбисе дөнья куйды, дустым күз яшьләре аша мәетне сакларга килгән әбиләр арасындагы бер әбекәй турында сүз кузгатты: «Ник килгәндер инде шул. Кайтып киткәнчегә кадәр авылның бар гайбәтен сөйләп чыкты, бер кеше дә аны тыярга базмады. Тик йөрәгем әрнеде, башка әбиләр тыныч кына утыра, ә моңа ни җитми инде, килүеннән килмәве яхшырак икән андый кешенең». Әйе, мәет саклау бер дә җиңел эш түгелдер, вакытларын жәлләми, мәрхүмне хөрмәт итеп килеп, үз сәламәтлекләре дә хөрти булса да, күз какмыйча төнне үткәрү – әбиләр генә түгел, яшьләр өчен дә бик авыр эш. Тик кешенең авыр кайгылы чагында гайбәт сүзе кузгату яхшы гамәл түгелдер, дип саныйм. Телләрен тыеп тора алмаучы кешеләргә, бәлки, чыннан да, мондый вакытта килмәскә генәдер…
Тел – кешенең төп дошманы, бу әйтем белән тулаем килешәм. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм дә: «Телләре сөйләгән сүзләрдән кала, тагын нәрсә кешеләрнең йөзләрен утка (җәһәннәмгә) кертсен?!» – дигән (Тирмизи, Әхмәт).
Нәкъ менә телнең, дөресрәге, кеше әйткән, Аллаһы Тәгалә разый булмаслык сүзне әйтүчене җәһәннәм утына кертә алуын Пәйгамбәр галәйһиссәләм ассызыклаган. Гайбәт, кимсетү, ялган сүзләр кебек гөнаһлы бер генә сүз дә кешенең җәһәннәмгә керүенә сәбәпче булырга мөмкин. Шул ук вакытта телнең иман ныгуга һәм җәннәт нигъмәтләре белән нигъмәтләнүгә сәбәпче булуы да ихтимал. Шулай булгач, кешегә телен тыярга һәм Аллаһы аны хисап кылганчы, әйткән һәр сүзе өчен үзенә-үзе хисап ясарга кирәк. Аллаһы әйткән: «Сөйләнгән һәрбер сүзне көтеп утыручы фәрештә язар» (Каф.18). Һәрбер әйтелгән сүз кеше исеменә теркәп куелган, аның буенча исә Кыямәт көнендә хисап кылыначак. Телләребезне кычыттырып торучы гайбәт сүзне әйткәнче, сүзебезне язып кую өчен көтеп утыручы фәрештә турында уйларга онытмыйк!
Рәфилә САЛИХОВА.

Комментарии