- 16.05.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №19 (15 май)
- Рубрика: Иманга юл
Белгәнебезчә, инкыйлабка кадәрге чорда мөселман татар руханилары ике төркемгә аерылган була: кадимчеләр һәм җәдидчеләр. Алар бер-берсе белән һәрвакыт көрәштә булганнар. Ләкин бу көрәш гадел генә бармаган, кайберәүләр начар юл белән дә каршы якны җиңәргә тырышкан. Бүгенге көндә дә кадимчеләр һәм җәдидчеләр бер-берсен җиңәргә тырышкан кебек, ислам диненең төрле юнәлешләре арасында каршылыклар күзәтелә башлады. Әйтерсең лә, без бер гасыр артка таба чигенгәнбез. Тарихка күз салсак, көрәшү методлары, ысуллары һич үзгәрмәгән, шул ук калган, дигән нәтиҗә ясарга мөмкин.
1908 елда кадимче муллалар җәдидчеләргә зарланып, А.Столыпинга «прошение» язалар. Анда аларның тәкъдимнәренең берсе муллаларга «Духовный собрание»гә һәм хөкүмәт органнарына яңа карашлы мөгаллимнәр өстеннән донослар язарга боеру була. Ягъни, һәрбер мулла җәдидчеләр өстеннән донос язарга тиеш булсын, дип, дин әһелләре үзләре үк сорыйлар. Бу турыда А.Аршаруни һәм Х.Габидуллин язган «Очерки панисламизма и пантюркизма в России» дигән китапта тәфсилләп язылган. Моннан күренгәнчә, кайбер дин әһелләре бер-берсе өстеннән донос язуны хөкүмәт вәкилләренә үзләре үк тәкъдим итәргә атлыгып торганнар.
Ул вакытта муллалар арасында бер-берсенә донослар язу киң таралган булуы беркемгә дә сер түгел. Моңа бик күп мисаллар китерергә була. Мәсәлән, Ишмөхәммәд Динмөхәммәтов (Ишми ишан) тарафыннан бертуганнар Габдулла һәм Гобәйдулла Бубыйлар өстеннән язылган донос белән күренекле Иж-Бубый мәдрәсәсе ябылуга дучар була. Динмөхәммәтов анда: «Бубилар Төркия флотына иганә җыялар, мәктәптә хөкүмәткә каршы котырталар, Русия мөселманнарын берләштереп, Төркия химаясе астында, татар хөкүмәте ясарга телиләр», – дип язган була.
Нигездә, донос язу гадәте Мамадыш өязе Түбән Ошма авылыннан Сәмигулла Мөхлисуллиннан башлана, аның доносы бик күп тентүләрне, тикшерүләрне башлап җибәрүгә сәбәп була.
1912 елның 8 апрелендә Ишми ишанның кабат Мамадыш өязенең 3нче стан уряднигына, Казан арты авылларында мөгаллим-муллалар рус хөкүмәте астыннан чыгып, Төркиягә кушылырга өндиләр дип донос бирүе дә билгеле.
Кадимчеләр җәдидчеләр өстеннән генә түгел, үз тарафдарлары өстеннән дә донослар язганнар. Җәдидчеләрнең дә донос язу очраклары булган, әмма чагыштырма планда кадимчеләр күбрәк язганнар. Моны күп сандагы архив документлар раслый.
Доносларның күп өлеше, әлбәттә, җәдидчеләрне сүгүгә, орышуга багышланган. Җәдидчеләрне алар «дин дошманнары» дип атый, һәрхәлдә, шул ук бер диндә булсалар да. Бу инде кадимчеләрнең ни дәрәҗәдә җәдидчеләрне күралмауларын күрсәтә. Шуңа күрәдер дә донос язу алар өчен ниндидер начар эш түгел, ә, киресенчә, яхшы һәм саваплы эш булып тоелган, күрәсең.
Донос язулар ХХ гасыр башында шундый киң колач алган, хәтта матбугатта да еш яктыртыла башлый. Мәсәлән, «Йолдыз» газетасының 1911 елгы 669нчы санында басылып чыккан бер мәкалә бик кызыклы һәм игътибарга лаек, ул «Исерек мулла» дип атала. Анда түбәндәгечә сөйләнелә: «Вятка вилаятендә Глазов өязендә, П. карьясе мулласының һаман исерек булуыннан шикаять кылып, «Духовный собрание»гә биргәннәр икән. Шул ачудан, исерек мулла бу эшнең башында йөргән мәхәллә байгурасы өстеннән донос ясаган, «Зур мәҗлес ясап, хөкүмәткә хилаф (каршы) сүзләр сөйләде вә сөйләтте», дигән. Мәкалә ахырында «Йолдыз» редакциясе юмор кулланып, түбәндәге сүзләрне язып чыга: «Исерек муллаларның доноска керешүләре айну галәмәтедер». Моннан шундый риторик сорау туарга мөмкин: кайсысы яхшырак: исерек мулламы яисә аек доносчы мулламы?
Кызганычка каршы, донос язу гадәте муллалар арасында бик таралган булган. Дәүләт архивларында аларның күбесе әле хәзер дә саклана. Хәер, алар беркайчан бетмәстер дә, чөнки еллар үткән саен доносчыларның саны артканнан-арта гына бит. Кем белә, бәлки, берничә дистә елдан соң хәзерге көннәрдә язылганнары да халыкка мәгълүм булыр. Доносны, әлбәттә, рухи яктан көчсез, намуссыз, оппонентын гадел юл белән җиңә алмаган кешеләр генә яза алган, чөнки гадел, намуслы кеше андый юлга берничек бара алмый.
Дин бу эшне тыйган, әмма шуңа да карамастан, яла ягулар, сүз йөртүләр, донослар һәрвакыт диярлек татар мөселман руханилары, җитәкчеләре арасында булып торган.
Бүгенге көндә дә донослар проблемасы актуаль булып кала бирә. Инде бер гасыр үтсә дә, һәртөрле ялган донослар белән кемнедер юк нәрсә өчен гаепләүләр, эшеннән чыгарулар, кулга алулар, кайсыдыр мәчетләрне, мәдрәсәләрне, мәктәпләрне ябулар турында хәзер дә еш ишетергә туры килә. Элек ошамаган рухи җитәкчеләрне панисламизм, пантюркизм кебек сүзләр белән эзәрлекләсәләр, хәзер исә башка төрле «-изм» кушымчалы яңа сүзләр табылды. Тарихыбыздан әле без гыйбрәт алырга күнекмәгәнбез шул.
Айдар ГАЙНЕТДИН.

Комментарии