«Рамазанның икенче дистәсе – гөнаһлардан пакъләнү көннәре»

«Рамазанның икенче дистәсе – гөнаһлардан пакъләнү көннәре»

Һәр ел саен ураза тоту әдәпләре турында язабыз. Шуңа да карамастан, Рамазан аеның төп үзенчәлеген аңламаучылар җитәрлек икән. Редакциягә дә бу темага сораулар килеп тора. Шуларның кайберләренә җавапны Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән бергәләп эзләдек.

– Рөстәм хәзрәт, халыкта: «Ураза тоту мәҗбүри, ә диндә мәҗбүриләү юк бит», – дигән каршылыклы фикерләр яши...

– Теләгән кеше Аллаһы Тәгаләгә ышансын, Коръән белән гамәл кылсын. Теләми икән, ышанмасын, җәһәннәмгә керсен, – дигән Аллаһы Тәгалә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә Ислам динен берәүгә дә көчләп такмаган, чөнки динебездә мәҗбүрилек юк. Ә менә сөйләү бар. Теләге булган кеше вәгазь тыңлап, Коръән укып кына да диннең асылына төшенә һәм аны кабул итә. Кабул итә икән, димәк, ул – бәхетле. Ә кабул итмәүче ярлыдан саналыр.

Аллаһка шөкер, Рамазан аена ирештек. Вакыт бик тиз уза. Ун көнен уздырырга да өлгердек инде. Ураза тоткан кешенең дә шул ун көне үтте, тотмаганныкы да. Беренчеләре шул көндә савапка ирешсә, икенчеләре гөнаһлы булды. Изге Коръәндә Аллаһы Тәгалә безгә: «Йә, мөэминнәр! Сезгә кадәр яшәгән халыкларга ураза тоту тиешле ителгән кебек, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз кылынды, бәлки, (кушканын үтәп) Аллаһтан куркучылар булырсыз», – дигән. Бүген безгә тәкъвалык җитеп бетми. Әдәп-әхлак, сабырлык, рәхим-шәфкатьлелек тә бик кирәк. Аллаһы Тәгаләдән менә шул сыйфатларны сорау хәерле булыр. Тик без Аллаһыдан курыкмыйбыз. Халык акча янудан, эшсез калудан, коронавирустан – барысыннан курка, тик Аллаһтан курыкмый. Изге Рамазан ае – Коръән иңгән ай, шәфкатьлелек, сабырлык ае. Хайваннарга, күршеләргә, гаиләбезгә, һәркемгә карата шәфкатьле булырга тиешбез. Сүз, әдәпсезлек белән рәнҗетергә тиеш түгелбез. Тиешсез, ялган сүз сөйлисең икән, уразаң кабул булмый. Мондый ураза Аллаһыга кирәкми. Телеңне тыймыйсың икән, синең ашамый йөрүең бары тик ач торуга гына тиң булачак. Ә уразаның фазыйләте – эчтән сафлану, пакъләнү, акыл-фикерләрне чистарту да. Аллаһы Тәгалә ураза турындагы аятьтә: «Шаять, Аллаһка шөкер итәрсез!» – дигән. Ураза фәкыйрьләргә карата мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булырга өйрәтә, байларга ел буе ач торган фәкыйрьләрнең хәленә төшенергә ярдәм итә.

Аллаһы Тәгалә кешеләргә ураза тотуны авырлык тудыру өчен йөкләмәде. Ул ураза аркылы кешеләрнең җаннарын һәм тәннәрен тәрбияли, аларга башка айларда бирелмәгән әҗер-савапларны бирә. Аллаһ Тәгалә – рәхимле һәм хикмәтле, шуңа күрә дә Ул ураза тотудан авыруларны һәм сәфәрдә булган кешеләрне азат итте. Галимнәр аңлатуынча, әгәр дә кеше таң атканчы 90 чакрым ераклыктагы юлга чыкса, ураза тотмый кала ала.

– Элек уразаны көтеп ала торган булганнар...

– Сәхәбәләр уразаны көткәннәр, аңа ирешсәк иде, дип сораганнар. Без – бәхетлеләр, чөнки моңа ирештек. Ә ирешмәгәннәр дә күп бит. Шуңа күрә бу айны тиешенчә, адәм сыйфатында, чын мөселман булган хәлдә үткәрик. Сәхәбәләр бу изге ай җиткәч, шатлыктан елый торган булганнар. Бездә: «Тагын җитте инде бу ураза», – диләр. Эчеңдәге шакшылыкны чистартыр өчен мөмкинлек туды дип шатланырга тиеш тә инде югыйсә.

Сәхәбәләр Аллаһы Тәгаләдән: «Тоткан уразаларыбызны кабул итсәң иде», – дип сораганнар. Алар ураза тотудан түгел, ә аның кабул булмавыннан курыкканнар. Күпләр өчен хәзер иң мөһиме –гамәл-гыйбадәтне башкару, ә кабуллыгын сорау юк. Аны сорарга кирәк. Аллаһы сораганны ярата.

– Уразаны фәкать ябыгу өчен тотучылар бар бит. Аларга ни диярсез?

– Барысы да нияттән тора. Уразага кергәндә ният кылабыз. Әгәр уебызда фәкать ябыгу нияте икән, димәк, без ураза тотмыйбыз, ә ябыгабыз гына. Ураза – диннең зарури өлеше. Ураза ярдәмендә кеше ачның хәленә керә, күркәм сыйфатлар тәрбияли. Ураза – ашаудан тыелу гына түгел. Бөтен тәнебез уразада булырга тиеш. Рамазан уразасы күз, колак, тел, авыз, аяк, кулларга – барысына да кагыла. Күз белән кирәкмәгәнгә карамаска, колак белән гайбәт тыңламаска, тел белән ялган сөйләмәскә, кул белән явызлык кылмаска, аяк белән хәрәм җиргә атламаска кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кем дә кем ураза вакытында ялганны һәм аның белән гамәл кылуны калдырмаса, Аллаһка аның ашау-эчүдән тыелып торуы кирәк түгел», – дигән.

– Бездә уразаның беренче өч көнен һәм соңгы өч көнен генә тотучылар да бар.

– Кеше уразаның башында өч көн тотам дип ниятли һәм шуны тота, чөнки ул шулай ниятләгән һәм әзерләнгән. Аллаһы Тәгалә аңа ярдәмен бирә. Уразаның иң авыр көннәре – беренче өч көне. Чөнки Аллаһы Тәгалә безнең тәнебезне шулай итеп яраткан, шушы өч көндә организм ситуациягә өйрәнә. Су юк, ашау кич белән генә. Кеше организмы шушы өч көндә көйләнә. Өч көн ураза тотып, организм ияләшә генә. Шуңа күрә ниятләгәндә, уразаны тулаем тотам дип ниятләргә кирәк. Башында да, уртасында, ахырында да унар көн булсын. Рамазанның беренче ун көне – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт көннәре, икенче дистәсе – гөнаһлардан пакьләнү көннәре һәм соңгы ун көне – җәһәннәм утыннан котылу дәвере.

– Үзе ураза тотмаган хуҗабикәләр ифтар мәҗлесләре үткәрә. Аның савабы бармы?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кем ураза тоткан кешене ашата, аңа нәкъ шундый савап була», – дигән. Без ифтарга 20 кеше чакырдык, аның 10сы уразалы икән, шул 10 кеше өчен савабы булыр. Калганнары уразасыз булса да, безгә аларның рәхмәте язылыр.

– Ә уразасыз кешенең шундый мәҗлесләргә йөрүе гөнаһмы?

– Юк. Килсеннәр, дога кылсыннар. Чакырган җиргә сәбәпсез бармый калу – гөнаһ. Бәлки, бу мәҗлес ифтарда катнашкан уразасыз кешене ураза тотарга этәрер. Авыз ачтыру – бик изге гамәл.

– Мамадыш районында яшәүче укучыбыз мондый сорау юллады: «Җирле газеталарда, календарьларда иртәнге намазны сәхәрдән соң берәр сәгатьтән генә кыласы дип күрсәтәләр. Элегрәк сәхәр тәмамлануга иртәнге намаз укыла дип укыган идем. Казан дин әһелләре нәрсә дип әйтә икән? Шул бер сәгатьне көтәргәме, әллә сәхәрдән соң шундук намазга керешергә мөмкинме?».

– Әлбәттә. Намаз вакытлары күрсәтелгән язмаларда «Сәхәр тәмам» яки «таң беленә» графасы иртәнге намазның кергәнен аңлата. Бу вакытка тикле сәхәрне ашап бетергәч, иртәнге намазны укырга ярый.

– Рамазан аенда туган көн, аш мәҗлесләре үткәрүчеләр бар. Уразалы кешегә мондый бәйрәмдә катнашырга ярыймы?

– Ураза вакытында никах-туй мәҗлесләре, туган көн, искә алу, бәби чәе кебек бәйрәмнәрне уздырырга ярый, тик ифтардан соң гына. Көндез кунак җыю дөрес гамәл булмас. Шул бәйрәмне уздыручыга гөнаһ язылыр, ә анда бармаган уразалы кешегә моның гөнаһы булмас.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии