ЯНДЫРЫЙКМЫ?

ЯНДЫРЫЙКМЫ?

Минем кодагыемның үлгәненә 3 ай гына. Аның кызы бер әйберсен дә тотмады, әбинең бер сандык тулы кәфенлекләре, сөлгеләре калды. Аларны нишләтергә икән? Кемнәрдер яндырырга диләр. Бу дөрес сүз микән? Аннан соң, үлгән кешенең киемнәрен ташларга ярамый, яндырырга кирәк, диләр. Бу чынлап та шулаймы?

Миңсәвия ШӘМСЕТДИНОВА,

Алексеевск бистәсе

Соравыгызга җавапны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев аша алдык:

– Сорауның беренче өлешенә килгәндә, мәрхүм кешенең әйберләрен, әгәр файдалана алсаң, яндыруга караганда, куллану әйбәтрәк. Кемгәдер бүләк яки сәдака итеп бирергә, мәсәлән. Кайдадыр урнаштырып файдалансаң, аңа савап була. Яндыру – кайдадыр чүп булып яткан, кирәкмәгән әйберне юк итү өчен генә эшләнә. Ә үлгән кешенең киемнәренә килгәндә, аны чүплеккә ташлаганчы, яндыру яхшырак. Яки берәрсенә бирергә мөмкин. Үлгән кеше кием кими бит ул, ул аны барыбер тере вакытында кигән булган, – дип җавап бирде ул.

ҖЫР ТЫҢЛАРГА ЯРЫЙМЫ?

Дин буенча музыка ярамый дип әйтәләр. Элек-электән әбиләр дә җырлаган, бабайлар гармунда уйнаган. Дин буенча музыкага караш ничек икән?

Зөлфирә ГАББАЗОВА,

Алабуга шәһәре

Cоравыгызга җавапны Рәсим хәзрәт Хәбибулла бирде:

– Әлбәттә, бу сорауга «әйе» яисә «юк» диеп кенә җавап биреп булмый. Җавапны без Коръән һәм Сөннәттән эзләргә тиешбез. Әгәр дә инде үзебез Коръән белән Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләреннән җавап таба алмасак, үзебезнең ислам дине галимнәренең фәтваларыннан эзләргә туры килер. Сорауга җавап эзли башлаганчы, шуны әйтеп китәргә кирәктер: фән галимнәре музыканың кешеләргә генә түгел, хәтта хайваннарга һәм үсемлекләргә дә тәэсир иткәнен ачыклаганнар, моның шулай икәнен һәрбер кеше белә торгандыр.

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бер хәдисендә: «Куңел ачыгыз, уйнагыз, динегездә катылык күрүне сөймимен», диелә. Ә менә Коръәндә Аллаһы Тәгалә: «Дөнья тормышы ул – уен һәм күңел ачу гынадыр…», (47. 36). Кайсыбер мөселманнар: «Уен тыңлау хәрәм, янында утыру бозыклык, аның белән ләззәтләнү көферлек», – дип әйтәләр. Бу сүзләрне алар кайдан алып әйтә торганнардыр, чынлыкта мондый хәдис юк. Әгәр дә шундый хәдис булса, өстә китерелгән «күңел ачыгыз…» хәдисенә һәм Коръән аятенә каршы килер иде.

2013нче елда басылып чыккан «Татар галимнәре фәтвалары» китабында «Әд-дин вәл-әдәб» журналының 1913-1917нче елларда басылган сорауларга җаваплар китерелгән. Анда: «Уен тавышларын тыңлау башка хәрәм нәрсәләр катыш булганда гына гөнаһ вә хәрәм булып, хәрәм нәрсәләр катышмаганда, коры уен тавышларын тыңлау хәрәм түгел, дию булыр… Фикъһ галимнәренең бу мәсьәләдә караш вә бәяннарыннан ошбу нәрсәләр аңланадыр: уен, җыр тавышларын тыңламак – дөрес ният белән, мәсәлән, күңелне рәхәтләндереп, хәерле гамәлләргә дәрт вә теләк кузгатыр өчен булганда – мөстәхәб, бозык ният белән (бозыклыкка этәрүче булырдай халәттә) булганда, хәрәм буладыр, һичбер төрле ният булмаганда, мөбах хәленчә каладыр.», дигән юллар китерелә.

Элеккеге татар галимнәренең фәтваларыннан чыгып, үзебезгә шундый нәтиҗә ясый алабыз, хөрмәтле дин кардәшләрем. Әгәр дә туй мәҗлесләрендә хәрам эчемлекләр, хәрам ризыклар кулланылмаса, туйга килгән хатын-кызлар гаурәт урыннарын каплап, яулыклар бәйләп килгән булсалар һәм шул туйда, тыңлаганда күңелләрне изге гамәлләр кылырга дәртләндерә торган моңлы музыка һәм җырлар башкарылса, мондый җырларны тыңлау тыелмый.

«Татар галимнәренең фәтвалары»нда бик күп сәхабәләрнең һәм табигыйннәрнең исемнәре телгә алына һәм ахырдан менә шушындый фикерләрен язганнар: «Инде сәхабәләр вә табигыйннәрдән бу кадәр хөрмәтле ияләре җырлау вә тыңлауны дөрес күрүләре, вә тыңлаулары ышанычлы күчерүчеләр белән исбатланган хәлдә, тыңлау һичшиксез хәрәм дию, ошбу хөрмәт ияләрен бозыклыкка нисбәтләү булганга, бу сүздән сакланырга тиешледер». Карагыз, мөхтәрәм милләттәшләр, «музыка һәм җыр тыңлау хәрам», дип әйтү, сәхабәләрне һәм табигыйннәрне бозыклыкта гаепләүгә тиңләштерелә.

Инде без бүгенге реаль тормышыбызга карап фикер йөртсәк, чыннан да, татар сәхнәсенә ургылып килеп кергән талантсызларны тыңлау хәрам дип әйтеп була. Чөнки яшьләр арасындагы 10-15 җырчыдан калганнарының кеше күңеленә шифа бирердәй тавыш та, моң да, милли аһәң дә, җыр сүзләренең мәгънәләре дә юк. Шуның өстенә хатын-кызлар ярым-шәрә, егетләрнең, үзләре җырлый торган көйгә дә туры килмичә, җан биргән кеше кебек селкенеп торуларын, үзен ихлас мөселман-мөслимә дип санаган кешеләргә карау һәм тыңлау хәрам.

Тагын шуны да истә тотарга кирәк, бүгенге җырлаучыларның көйләрендә япон тактасыннан чыккан барабан тавышы кешенең исәнлегенә зур зыян сала, кайбер галимнәр әйтүенчә, ул барабан тавышы тыңлаучыга әфьюн кебек зыян сала икән. Исәнлеккә зыян салган әйбер ислам динендә хәрам.

Бу темага бик күп хәдисләр китерергә булыр иде, әмма мин сүзне озынга сузмыйча, дүртенче хәлиф Галинең (р.А.г.) сүзләре белән тәмамлыйсым килә: «Дөнья тормышында уен-көлкеләр аштагы тоз кебек булырга тиеш». Ягъни, аш тозсыз булса да, шыр тоз булса да ашап булмый. Шуның өчен музыка, җыр тыңлау рөхсәт ителгән, дип, көннәр буе тыңлап утыру вакытны исраф итү була. Ә исраф – олы гөнаһларга керә.

Аллаһының безгә фарыз кылган гамәлләрен вакытында кылып, динне авырайтмыйча, һәрбер рөхсәт ителгән күңел ачуларның чамасыннан чыкмыйча яшәп, җәннәтләрне кәсеп итәргә насыйп булса иде.

Айгөл ЗАКРОВА әзерләде

Комментарии