Чыпчык кадәр йөрәк ничек түзгән?

Узган ел Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм иттек. Ә минем ул елларда татар авылының ничек яшәгәнен тагын бер кат язып, тарихка кертеп калдырасым килә.

Тар гына инешнең уң ягында минем туган авылым, ә сул ягында, бездән 3-4 чакрымда гына урыс авылы иде. Урыс авылының болыннары сусыл үләнле, җирләре уңдырышлы иде. Әгәр шушы инеш булмаса, урыс болыннары безнең ишек алдыннан узган булыр иде. Безгә инеш аша чыгып, урыс болынында сыерлардан калган кизәкне кыш мичкә ягар өчен җыеп әзерләргә кирәк. Урыс рөхсәт итми. Әллә каян гына килеп чыга да, безнең казларны үзләренә куып алып китә. Кып-кызыл битле, 8-9 потлы колхоз председателенең акбүз атына атланып каз куып йөргәне күз алдында. Ахырдан урыс авылының иң соңгы кешесе булып, берничә ел аяксыз калып, капка төбендә утыргач, теге дөньяга күчкән икән ул.

Авылыбыз тирәсендә урманнар да, куаклыклар да юк. 10 километр ераклыкта урыс урманы бар. Киселгән агачның ботакларын да алырга ярамый. Үзебезнең авылның болыннары бик иркен дә, тик ул җирләр колхозныкы. Колхоз – хөкүмәтнеке. Авыл куштаннары шулай дип акыра. Шушы инеш белән бәрәңге бакчалары арасындагы 25-30 метр аралыкта казларыбыз да, йорт хайваннарыбыз да туена. Казларыбыз үсеп, хөкүмәттән килгән налогларны түләргә китеп бара. Үзеңә калмый бит, диюче юк. Өстәл төеп, кайчан түлисең, дип кычкыралар.

Өскә кияргә кием юк. Кышкы, көзге айларны сәкегә өеп куелган мендәрләр арасында үткәрәбез. Җылы җәйләр җиткәч, урамда йөгереп йөрисе килә. Мәктәп белән безнең өй арасы 150 метр гына булса да, Сания исемле апам беренче класска ике елга соңарып барган. Чөнки киеме юк. Кием-салым, ашарга ризык булмау өстенә, ягарга утын юклыгы да үзәккә үтә.

Авылның ирләре таза-сау булып сугышка китәләр дә, күпмедер вакыттан соң кара мөһерле хат булып әйләнеп кайталар. Бер мизгел исемдә калган. Сугыш арты еллары булгандыр. Әнинең дусты С. апа кереп, әз генә җылынып китим, дип, сәкегә аякларын бөкләп менеп утырды. Иренең исән кайтасына өмете юк. Лапас, капка-коймалар күптән сүтелеп, ягылып беткән. С. апа: «Җылы өемдә кайнар сөтле чәй эчеп яши алсам да бәхетле булыр идем», – ди. Әни дә, С. апа да теге дөньяда инде, урыннары җәннәттә булсын. Өстенә кат-кат киенеп салкын өендә йокларга яткан килеш үлеп киткән, дип сөйли иде әни С. апаны.

Абыема 14-15 яшьләр тирәсе. Үсмер бала. Колхозның бар авыр эшләрен башкара. Ат җигеп йөри. Өйдә утын юк. Ул елларда колхозчыларны бушка Лаеш урманына эшкә җибәрәләр иде. Бу «бәхет» безнең абыйга да эләкте. 20-30 көн эшләгәч, кире колхозга әйләнеп кайталар. Бездән Казанга кадәр 100 километр, аннары Лаешка кадәр күпмедер. Абый төнлә урман эшеннән кайтып керүгә иртәгесен ишек алдын урман хуҗалары басып алды. Имеш, урманнан 2 метрлы 10-15 бүрәнәне алып киткәннәр. Урман авылдан төньякта, абыйлар исә көньяктан кайтты. Бакчадагы карны хәйран казыдылар. Бүрәнәләр табылмады. Менә шундый заманнарда яшәдек. Әниләргә ничек булса да 5-6 баланы исән-имин алып калу кирәк булган. Үзләре дә 50-55 кило гына булган әниләребез бөтен авырлыкны җиңеп, безне үстерде. Күкрәк читлегендәге чыпчык кадәр генә йөрәк туктамагач, ничек авыр булса да яшисең. Бу бит үзе зур геройлык. Ертылган киемне ямар өчен дә ямаулык булмас иде ул елларны. Ямаулык таба алсаң, аны тегәргә җебе яки энәсе юк. Менә шулай үскән балалар бер эштән дә чирканып тормадылар, шәһәрләрне, колхозларны аякка бастырдылар. Күп егет-кызларга югары белем алырга туры килмәде. Шулай да техникум-институт тәмамлаган егет-кызларыбыз да бар. Ул вакытта авылдан чыгып китүе бик җиңел түгел иде. Район үзәгенә кадәр җәяү дә барырсың, ә бит шәһәргә кадәр җәяү барып җитә алмыйсың. Кесәдә исә җил уйный. Колхозчылар бер таякка эшләп йөри.

Бөек Җиңү хөрмәтенә Путин ветераннарга 75 мең, Миңнеханов шуңа өстәп 25 мең акча бирде. Берәрсе шул акчаны кире кайтарды микән? 28 миллион совет сугышчысы кайда үлгән? Минем әтиемнең кабере дә юк. Нинди гаделсезлек! Ул сугышта катнашкан илләр арасында тагын шундый гаделсезлек бар микән?

Рафаил БӘЙРӘМОВ,

Әтнә районы, Казак Үртәме авылы

Комментарии