Без җиргә ник килдек?

Без җиргә ник килдек?

Кеше үзенең кайдан килеп чыкканын, ни өчен яшәгәнен, кая барасын, үлгәч кабат тереләсен белми, белергә дә теләми. Бездә әздән тую, канәгатьләнү юк.

Берәрсе безгә бүләк бирсә, ничек рәхмәт әйтергә белмибез. Ә гомер бүләк иткән Аллаһы Тәгаләгә ничек рәхмәт әйтәбез?

Аллаһы Тәгаләне күзләр ихата кыла алмас. Аны күрергә бернинди күз кадир була алмас. Бәлки Аллаһы Тәгалә үзе күзләрне ихата кылыр, ягъни күзләрнең күрүен чолгап алыр. Ул һәрнәрсәдән хәбәрдар. «Мине беркем күрә алмас. Ә мин барлыкка китергән нәрсәне санагыз». (Ногмани тәфсире. «Әнгам» сүрәсе, 103нче аять.)

Коръән безгә канун. Бөтен дөнья кешеләренә вәгазь. Без бу канунны өйрәндекме, әти-әниләр өйрәндеме? Юк, алар куркудан туктап калды. Безнең арадан күпме кеше бу канунны өйрәнде, баласына тапшыра алды икән? Коръәннең «Бакара» сүрәсенең 87нче аятендә: «Шиксез, Мәрьям улы Гайсәгә (г.в.) ислам диненә өйрәтүче Инҗилне бирдек», ә 92нче аятендә: «Шиксез, Муса (г.с.) сезгә ислам динен өйрәтүче, Аллаһы хөкемнәрен ачык бәян итүче Тәүрәт белән килде», диелә (Ногмани тәфсире).

Ислам дине нәрсә? Бер Аллаһы Тәгаләгә генә инану, аннан гына ярдәм сорау, иман китерү. «Ий мөэминнәр, Аллаһыдан каты куркыгыз. Аның хөкемнәрен бозудан бик нык сакланыгыз һәм Коръән белән гамәл кылып, чын мөселман хәлендә үлегез. Аллаһы рәхмәт кылып, җәһәннәмгә төшүдән сезне ислам дине белән коткарды», диелә «Гимран» сүрәсенең 102нче аятендә (Ногмани тәфсире).

Әгәр мәчетләр ачылмаса, кешеләр дин гыйлемен кайдан алырлар? Өстебездә торган бурычны ничек үтәрбез? Аллаһы Тәгалә: «Мин сезне уйнап-көлеп яшәр өчен генә дөньяга китермәдем. Үземә сәҗдә кылсыннар, Коръәнгә ышанып дөнья, ахирәт рәхәтенә әзерләнеп гамәл кылсыннар өчен бар кылдым», – ди. Кеше үлми, ә мәңгелек ахирәт тормышына күчә. Җан мәңгелек. Ахирәткә озату мәхәллә өстендәге бурыч, фарыз кифая булып тора. Әгәр ахирәт сәфәренә дөрес итеп озатмасак, Аллаһы Тәгалә кушканны үтәмәсәк, бу бурыч өстән төшми. Бу гамәлебез ахирәттә үзебезгә җәза булып кайтачак. Дөньялыкта җан газабы кичерәчәк.

Коронавирустан куркып, без хәзер мәетләрне ничек озатабыз? Мәет юылмаса, аңа дога барып ирешми. Җеназа намазы укылмаса, сөйләп тә торасы юк. Аллаһы Тәгалә безнең бу гөнаһларыбызга түзмәс. Юан-юан агачларны төбе-тамыры белән әйләндереп салу, үлгән кешене тергезү аңа берни түгел. Чирдән түгел, ә ахирәткә имансыз булып күчүдән куркыйк. Коронавирус ул сынау. Бер-беребезгә мәрхәмәтле булсак, Аллаһы Тәгалә куйган кысалардан чыкмасак, җиңәрбез. Чирен биргән икән, шифасын да бирер.

Кулланган кеше өчен бер рецепт языйм әле. Кечкенә вакытта үпкәмә суык тидереп, үлем хәленә җиткәнмен. Әни ак чүпрәккә каен-юкә яфракларын пешереп салып, мине шуңа төреп яткырган. Аның, үлмәдеңме әле, диеп әйтүе әле дә хәтердә. Юк, үлмәдем.

Тагын бер мисал. Бер танышымның үпкәсе кабарган. Табиб ятмаска, ә йөри-йөри, балалар кабартып уйный торган шарга һава өрергә кушкан. Үпкә үзе андагы әшәкене куа икән.

Шулай ук бер баш суганны стаканга турап, өстенә кайнап чыккан су агызасың. 15 минут көтәсең. Аннан 1 бал кашыгы бал, 1 бал кашыгы атланмай салып, җылы килеш эчәсең.

Нәгыймә САДЫЙКОВА,

Тукай районы, Иске Теләнче авылы

Комментарии