- 16.02.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №6 (17 февраль)
- Рубрика: Иманга юл
Аллага шөкер, бүген динебез дә, телебез дә тулысы белән ирекле. Элеккеге кебек бу төшенчәләрне кысрыклап чыгару галәмәтләре бетерелде.
Шунысы сөендерә: олы буынга ияреп, яшьләр дә дингә тартыла. Мәчетләрдә, дини бәйрәмнәрдә, төрле очрашуларда катнашучы яшьләр саны артканнан-арта. Иң мөһиме – дин дәресләре алырга теләүчеләр көннән-көн күбәя.
Бу яктан, дин дәресләрен, Изге Коръәнне дөрес итеп өйрәтүчеләр кирәк. Шунысы борчый: элеккеге гарәп сүзләре белән язылган Коръән китапларын укый белүчеләр арабызда бик аз.
Язмам герое – авылыбыз мәчетендә балаларга, укучыларга, авыл халкына дин дәресләрен бирүче, гарәп алфавитын өйрәтүче, Коръән тарихы, пәйгамбәрләребез язмышы белән таныштырып, аларны аңлатучы, Апас районының Чирмешән авылында яшәүче Әлфинур апа Яруллина.
Әлфинур апа дин нечкәлекләрен үзлегеннән өйрәнә. 8 класста укыганда кулына Г.Тукайның яртысы гарәп, яртысы кириллица белән язылган китабы килеп керә. Шул барына да сәбәпче була. Нәтиҗәдә, мәктәпне тәмамлаганда инде Әлфинур апа Коръән китабын тулысы белән укый ала. Тик Совет заманында аңа бу сәләтен кешеләргә күрсәтергә мөмкинлек булмый. Дин кысрыкланган вакытта ничек инде бу хакта сүз кузгатасың?! Әмма замананың болганчык вакытында да Әлфинур апа, качып кына булса да, Коръән укып, дини йолаларны үтәп бара.
Ул кечкенә чагыннан укытучы булырга хыяллана. Әмма яшьтән ятим үсү сәбәпле, бу теләгенә ирешә алмый. Аның каравы, бүген балачак хыялларын чынга ашыра алган. Инде ике елдан артык Әлфинур апа Чирмешән авылы мәчетендә чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә авыл балаларына, шул ук вакытта олы буын кешеләренә бушлай дин дәресләре бирә. Авылдашлары бу дәресләргә бик теләп йөри.
Очрашуыбыз вакытында дәресләр турында сорашкач, Әлфинур апа үзе болай ди: “Динле кеше аңлы була. Аңлы кеше беркайчан да начар юлга басмый. Шуңа да авылдашларымның бары изге гамәлләр кылып яшәвен күрәсем килә. Дин дәресләрен дә рәхәтләнеп алып барам. Бирегә укырга килүчеләр саны да арта. Бу, билгеле, шатлыклы күренеш. Кеше үзе теләп Аллаһы юлына баскан икән, ул беркайчан да начарлык эшләмәячәк”.
Әлфинур апа укыткан укучылар төрле дини йолаларда катнаша. Районда да, Казанда да еш үткәрелә торган төрле конкурсларда да аның шәкертләре алдынгы урыннар яулый.
Әле менә районыбыз мәчетендә үткәрелгән Коръән уку дәресләрендә аның шәкерте – 1 сыйныф укучысы Нәсимә Галәтдинова икенче урынны алып кайткан.
Үзебезнекеләр генә түгел, күрше авыллардан да бирегә дин дәресләренә йөриләр икән.
Авылдашлары алдында гына түгел, Әлфинур апа өйдә дә үрнәк әни, дәү әни. 70 яшьтә булуына карамастан, ул гел хәрәкәттә. Өйләре тулы гөл, җәен исә бакчалары шау чәчәккә күмелә.
Күңеле белән дингә бирелгән Әлфинур апа кебек кешеләр арабызда күбрәк булсын иде.
Азат МӨХӘММӘТҖАНОВ.
Апас районы, Чирмешән авылы.
Эше белән бәхет өләшүче
Һәр авылның изге кешеләре була. Язмам авылдашларының моң-зарын үзенеке кебек кабул итүче, халыкка игелекле эшләре белән ярдәм итүче, Кариле авылының челтерәп аккан чишмәләре суын эчеп үскән Аксубай ягы килене Гөлсем Әдһәм кызы Миңнебаева турында.
Гөлсем Балтач районының Кариле авылында туа. Биредә аның балачагы, гүзәл яшьлеге узган. Шуңа да ул туган ягын, аның гади, саф күңелле кешеләрен ярата. Авыл кешесе, бигрәк тә безнең Кариле халкы, икейөзле була белми, күңелендә ни булса, шуны сөйли.
Белеме буенча Гөлсем ханым – укытучы. Ул Норма урта мәктәбендә математика фәнен укытты. Үз эшен җиренә җиткереп эшли торган укытучы булып күңелгә кереп калган.
2001 елда Гөлсем ханым Норма авылында ике катлы мәһабәт бина төзетеп, анда сату эшчәнлеге белән шөгыльләнә башлый. Эшмәкәрлек эшен киң җәелдерә. Аның янәшәсендә “Йорт кирәк-яраклары” да ачылып, халыкка хезмәт күрсәтә.
Эшмәкәрлек өлкәсендә хатын-кызга уңышка ирешү өчен белем, һөнәри осталык, эшне оештыра белү генә җитми. Аларга ир-атлардан бермә-бер акыллырак, үз кул астында эшләүчеләргә дә таләпчәнрәк булырга кирәк. Шулай ук үз-үзеңне тотышың, кешеләр белән мөнәсәбәтең дә аерым урын алып тора.
Гөлсем Миңнебаева гаиләсе Кариле авылы халкына бик күп игелекле эшләре белән таныш. 1995 елда туган авылымда мәчет ачылып, шушы көнгә кадәр изге эшләре белән авыл халкын нурландырып яши бирә. Үз чиратында, Гөлсем апаның гаиләсе авыл зиратына (2008 елда киңәйтелде), мәчеткә, якыннарына, мохтаҗларга, авыл кешеләренә ярдәм кулы суза. Елның-елында бу ханым авыл мәчетендә ашлар уздыра. Быел мәчеткә капиталь ремонт ясалды. Монда да Миңнебаевлар гаиләсе зур эш башкарды. Мәчет сайдинг белән тышланды. Гөлсем ханым эшләүчеләрне дә үзе тапты, кирәк-яракны Казаннан ук алып кайтты. Керү өлеше зурайтылды, юлларына “брусчатка” җәелде. Улы Илнар да мәчет өчен 100 мең сум акча тапшырды. Ел саен эшмәкәр ханым зират өчен дә саллы гына сумма күчерә.
Янгыннан зур зыян күргән Рафаэль Сәлахиев гаиләсенә дә ул матди яктан бик булышты. Кайчан гына булмасын, Гөлсем ханым ярдәм итәргә ашыга. Аның җанында мәрхәмәтлелек хисе яши.
Йөрәге шәфкатьлелек, миһербанлылык орлыклары белән тулып ташыган ханымның сабыр канатлары ничек чыдагандыр. Ул тулысынча Хак Тәгаләгә йөз белән борылды. Һәркөн биш вакыт намазын калдырмый, хаҗ сәфәренә сәяхәт кылып ярлыкау сораган.
Гаиләсен дә ул иң зур казанышларының берсе дип саный. Улының да, кызының да үз гаиләләре бар. Ире Мулланур әфәнде дә бик кешелекле һәм ярдәмчел. Гөлсем ханымның эшендә дә ул – уң кул. Аксубайда, Балтач төбәгендә яшәүче туганнары да ярдәм итеп, киңәшләрен биреп торалар.
Гөлсем исеме тулы йөзле дигәнне аңлата. Гөлсем Миңнебаева да – үз эшенең остасы, кешелекле, ачык йөзле, белемле, гел кояш кебек балкып торучан ханым. Аның бәхете дә, тәхете дә – эше, дигәннәрен ишеткәнем бар. Чыннан да, меңләгән кешегә бәхет мизгелләре иңдерә алган кеше бәхетсез була алмый.
Басыйр САБИРОВ.
Балтач районы, Кариле авылы.
Онытылмас изге эшләре
Авылдашым – 1927 елның 12 декабрендә Татар Макылысы авылында туган Кашаф Әкрам улы Гобәйдуллин турында язарга күптән хыяллана идем. Ул моңа бик тә лаек.
Кашаф абыйга 83 яшь. Ул авылыбызда җиң сызганып җәмәгать эшләрен алып бара, моның өчен күп көч куя.
Мәчетебез ун ел буена авылыбызга нур чәчеп тора. Яңгыр булсынмы, буранмы – Кашаф абый һәркөн килеп мәчет ишеген ачып, анда килүчеләрне хөрмәт белән каршылый. Көн саен сәгать 12дә аның матур тавышы авыл өстенә азан яңгырата. Мәчет эчендә әйтеп бетергесез сафлык, чисталык, тынычлык хөкем сөрә. Күңелгә үзеннән-үзе төрле уйлар килә, бер-бер артлы сораулар туа: кем син, бу дөньяда үзеңнән соң нинди эз калдырасың, нинди изгелекләр кылдың…
Кашаф абыйның көндәлектә дә мәшәкатьләре күп. Коръән ашларына, никах укырга, мәетне соңгы юлга озатырга, кабер өстендә укырга да чакыралар үзен. Аның тырышлыгы белән зурайтылган мөселман зиратын койма белән матур итеп әйләндереп алдылар. Газ, ут өчен түләү – бар да аның өстендә. Кайвакыт алар өчен түләргә акча да җитеп бетми. Андый чакта Кашаф абый үз кесәсеннән, пенсия акчасын кушып түли. Әлбәттә, аңа булышучылар да бар.
Кашаф абый 13 яшеннән колхозда эшләгән. Гомере җиңеллектә үткән дип әйтеп булмый. Әмма ул бүген дә зарланмый, халкына армый-талмый хезмәт итә.
Кашаф абыйның сугыш та, аннан соңгы авыр еллар да исендә. Онытырлыкмы соң ул чор?! Армиядә дә була ул. Аннан исән-имин әйләнеп кайткач, сөйгәне Гөлкәбирә белән кавышалар. Ике кыз үстерәләр, хәзер инде оныкларын тәрбияләргә булышалар.
Кашаф абый 1954 елда гаиләсе белән Казанга китә. Эшләгән елларында аны калада ул еллардагы Ленин районына депутат итеп тә сайлыйлар. Халык зурлаган үзен.
1982 елда пенсиягә чыккач, туган авылына кайтты ул. Беренче көннәрдән үк җиң сызганып эшкә кереште. Халык белән киңәшеп, авылда мәчет төзергә алынды. 1999 елның 17 сентябрендә мәчет ачылды. Бу, һичшиксез, авыл халкы өчен зур бәйрәм булды. Халык беренче имамы итеп Кашаф абыйны сайлады. Һәм аның хөрмәтенә изге йортны Кашаф мәчете дип атадылар.
Бу изге эшне башкарып чыгуда кем ничек хәленнән килә, шулай булышты. Хезмәтен өстәгеләр дә күрде. Аңа Мәккә-Мәдинәгә барырга юллама бирделәр.
Кашаф абый олыны – олы, кечене кече итә белә. Ярдәменнән ташламый. Аңа исәнлек-саулык, озын һәм тыныч гомер телисе килә. Бүген Кашаф абыйга бик авыр икәнен аңлыйм. Ул тормыш иптәше Гөлкәбирә апаны соңгы юлга озатты. Гомер иткән иптәшен елап искә ала, гел сагынып сөйли.
Авыл халкының мәчеткә аз йөрүенә дә борчыла Кашаф абый. Балаларны да өнди ул. Бәйрәм көннәрендә халык күп җыела анысы. Ул чакларда Кашаф абыебыз бала кебек сөенә, күңелләре күтәрелә.
Аның изге эшләре җирдә төшеп калмас. Аллаһы үзен олыласын иде. Күп еллар дәвамында авыл өстендә моңлы азан яңгырап торсын. Амин.
Вәсилә ОМАРОВА.
Югары Ослан районы, Рус Макылысы авылы.
Комментарии