Касыйм бабай

Касыйм бабай

Илебезгә, халкыбызга ихластан хезмәт иткән, әмма хакимият тарафыннан танылмаган шәхесләребездән мин Касыйм хәзрәт Нуруллинны әйтер идем. 1994нче еллардан «Пләтән» атамалы 2нче учреждение начальнигы полковник Фәргать Гомәр улы Галләмов китап өчен мәгълүмат буларак әйткән иде: «Касыйм бабай безнең системада 16 ел дингә өндәде, укытты, намазга бастырды. Һәр елны уртача 100 тоткынны гына шәкерте итсә дә, 1600 тоткын җинаять баткаклыгыннан аерылды. Шулардан барысы 2 кеше генә яңадан төрмәгә эләкте. Менә шушы ул Касыйм бабайның эш нәтиҗәсе, күрсәткече, мактау тактасы. Күптөрле тәрбия ысулларыннан бары тик Касыйм бабай ысулы гына шундый күрсәткечкә ирешә алды», – дип бәяләде ул Касыйм хәзрәт эшчәнлеген.

Нидән гыйбарәт икән соң ул Касыйм бабай ысулы? Гайфетдинов Нәфис: «Төрмә больницасында ятам. Тугыз операция кичергән кеше мин. Теге дөньядан әйләнеп кайттым, дисәм дә ялгыш булмас. Хәлем бик авыр иде. Күземне ачарлык та хәл калмаган. Бер заманны тоям – алма исе! «Нәфис» дип эндәшкән тавыш. Көч-хәл белән күземне ачсам, кып-кызыл алмалар тулы пакет тоткан бабай. Бисмилласын әйтте дә баш очыма утырып, вак-вак кискәләп авызыма алма каптыра башлады. Ул алманың тәме! Минем организм шуңа сусаган булган ахры, җиңеләя башладым. Алланың рәхмәте, хәлләнә-хәлләнә, больницадан да чыктым, бабайны таптым. Ул вакытта мәчет – ПТУ бүлмәсендә бер бүлмә. Түгәрәкләнеп утырабыз. Шунда ишеттем ислам, иман, шәригать төшенчәләрен».

Тәлгать улы Азат: «Үзем Таҗикстаннан. Әти-әнием Арча ягыннан килеп урнашкан булганнар. Беркөнне гадәттәгечә плацта җыйдылар, басып торабыз. Күрәм, омончылар ахры, бер тоткынны барыбызның да күз алдында кыйный башладылар. Гаебе булганмы, юкмы, белмибез. Безгә кузгалырга ярамый. Шул вакытта бер бабай – башында кәләпүш, гражданский киемнән, аягында тапочка – тиз-тиз йөгергәләп килде дә: «Сез кешеме? Ул да кеше, нишләп сез аны кыйныйсыз, туктагыз!» – дип каршы чыкмасынмы?! Көтелмәгән хәлдән ахры, кыйнаудан туктадылар. Моны үз күзем белән күрмәгән булсам, һич кенә дә ышанырлык хәл түгел иде. Монда безне яклаучы да бар икән дип гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Җомга көн җитте. Юындым, чистарындым да, бабай вәгазен тыңларга киттем. Соңыннан тагын килдем. Утырам. Бабай керде, яныма утырды, сораша башлады. Гадәттә, без бик ачыла торганнардан түгел. Ә бу бабайга барысын да сөйләп бирдем. Игътибар белән тыңлады. Шуннан: «Азат, төрмәдә дә, иректә дә гомер бер генә, бушка үткәрмә, кил безгә», – ди. Менә шулай ышанмаучанлыгымны – ышануга, өметсезлегемне өметкә әйләндерде кәләпүшле бабай».

Төрмәдән төрмәгә йөреп дингә өндәүче Касыйм хәзрәт гаиләсендә җинаятьчеләр канлы эзләрен калдырган булганнар икән инде. Бу хакта хатыны Зәйнәп: «Улыбыз Гомәр Яшел Үзәндә табиб булып эшли иде, җинаятьчеләр гомерен өзделәр. Җидесен үткәрергә дә өлгермәдек, кызым Мәдинәнең киявен Мәскәүдә үтерделәр. Олы кызым Саниянең ирен «интернациональный долг» дигән булып Әфганстанга алып киттеләр дә, аны да үтерделәр. Шушы акылдан яздырырлык авырлыкларга, әрнүләргә карамастан, Касыйм нәфрәт афәтенә бирелмәде, дөньяны каһәрләмәде, йорттан йортка йөреп дини сабаклар бирде, төрмәдән төрмәгә йөрде, сабаклар бирде, төрмәне мәчетле итүне, дини бәйрәмнәр үткәрүне оештырды. Саулыгы да чамалы гына иде. 2006нчы елны ураза ноябрь-декабрь айларына туры килде. Гаеткә нәрсә аласын Касыйм ул кичне шәкерте Маратка язып ук бирде. Түбән Кама төрмәсенә барырга сөйләшкәннәр иде. Озаткач, кич белән икешәр сүрә Коръән укыдык. Төнлә уянып китсәм, Касыйм: «Тизрәк «скорый» чакыр», – ди. Мин телефонга җиткәнче урындыктан шуып төште... Иртән халык җыелды. Җеназасын Госман хәзрәт Кадыш мәчетендә укыды, каберстанга хәтле күтәреп бардылар. Каберенә бернинди билге, мәрмәр дә, таш та, исеме язылган такта да куелмады, васыяте шулай иде...» – дип сөйләде.

Фәргать Гомәр улы әйтүенчә, бу көннәрдә гадәттәгечә Касыйм бабай гает бәйрәмнәрен үткәрү, оештыру нияте белән йөргән. Көтмәгәндә иртән үк, Касыйм бабай вафат, дип үзенә хәбәр иткәннәр. Гадәти оешма булсак, өенә барып соңгы юлга озаткан булыр идек. Мөмкин булмагач, төрмәдәге мәчеткә җыелып, аның рухына багышлап дога кылдык. Мәчеткә «Касыйм бабай мәчете» исеме бирдек, дип искә ала ул.

Кабере исемсез булса да, якты истәлеге шәкертләренең күңеленә сеңгән икән шул. Төрмә тозагында да намазга баскан шәкертләре, азат ителгәч, остазлары каберенә килеп дога кылып, туган якларына таралалар икән. Каберстан каравылчысы аларны, аның каберен табарга җиңел, сукмак үзе алып бара, дип озатканын хәзрәтнең хатыны Зәйнәп сөйләгән иде. Хәзер икесе дә Раббыбыз хозурында. Урыннары җәннәттә булса иде.

 Рәүф ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии