Мәчет кош оясы түгел…

Мин үзебезнең авылның имамы Мөгәвия хәзрәт Шәйдуллин турында язарга булдым әле. Ул 1931нче елны Карамалы авылында туган. Башта авыл советы секретаре, аннары 47 ел шофер булып эшли, пенсиягә чыккач, Түбән Камага барып, Рамил хәзрәт Юныска имтихан тапшырып, Карамалыга имам булып кайта. Башта иске мәчеттә имам вазифаларын башкара, яңасында эшли башлаганына да 22 ел. Әнисе абыстай булгач, догаларны, гарәпчәне яшьтән өйрәнгән. Аның өстеннән дә донос язгаладылар, кемнеңдер мулла буласы килгән иде, ләкин 30 ел гарип хатынын тәрбияләп, бер малайны, ике кызны үстереп тормыш юлына бастырганын белгәч, аны тикшерүдән туктадылар. Аны халык ярата. Имам бит бөтен авыл өчен җавап бирә.

Изге китапта әйтелгән бит, җәннәткә кергәндә, һәркемнән сорарлар, имамыгыз сезнең өчен нәрсә эшләде дип. Иртән мәчеттән чыккач, башта авыл советына, аннары почтага, медпунктка кереп, хәлләрен белеп чыга. Күптән түгел ике ятим, берсе чирләп, берсе суга батып үлде. Аларны җирләүне дә хәзрәт оештырды. Аллаһының рәхмәте булсын.

Аның белән Коръән ашларында, мәет күмү мәрәсимендә булган бар. Ул күп сөйләми, кирәклесен әйтә, сөйләшеп утырганда, уен-көлке дә кыстыргалый.

Бервакыт мәчеттә сөйләшеп утырганда: «Шунысына гына күңел рәнҗи: «Хәзрәт хәер акчасын ашап ята икән», – дип ишеттерделәр», – ди. Кайгырма, мин әйтәм, алтынга пычрак ябышмый.

Байлыклары булганнар мәчет салдыра да, шуның белән бетте. Ул мәчетне яңадан кем финанслый, бер Аллаһы Тәгалә белә. Мәчет бит кош оясы түгел, аны җылытырга, яктыртырга кирәк. Аллаһының рәхмәте белән хәзрәткә озын гомер, сәламәтлек бирсен, тыныч кына эшләргә язсын. Амин!

Роберт САФИН.

Азнакай районы, Карамалы авылы.

Комментарии