Заказ язмаларга кайтаваз

«Диндә бизнес яңалык түгел» (№45, 14 ноябрь, 2012 ел) дигән кайтавазны укыгач, хат язарга булдым. Дөресрәге, әле «Бүре инде әзер» (№41, 17 октябрь, 2012 ел)язмасын укыгач ук язармын дип ниятләгән идем.

Ришат Курамшинның 17 октябрьдә басылган язмасындагы фикере белән hич тә килешмим.

Бу язма үзе үк мөселманнарны таркатуга өнди. Нигә мөселманнарны милләтләргә, мәзһәбләргә бүләргә? Читтә укып кайткан кардәшләр турында «…намазны аякларын киң куеп укыйлар… яланбаш, яланаяк… «Әттәхият»тә бармак селкеп утыралар h.б.» дип язылган. Белгәнемчә, ир-атның чәче, аяклары гаурәт булып саналмый. Минемчә, кайсы мәзhәбне сайлау – аларның эше. Мәзhәбләрнең кайсы өстенрәк икәнен дәлилләүче ислам галимнәре бармы соң?

Шул ук вакытта, автор, читтә укып кайткан кардәшләрнең гаепләрен табып күрсәтергә тырышса да, Коръәннән: «Барыгыз да бердәм булып, Аллаhның арканына тотыныгыз, бүленеп аерылмагыз», – дигән аять китергән.

Аллаhы – бер, динебез – татарга да, гарәпкә дә бер – ислам. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бөтен халыкларга да рәхмәт өчен җибәрелгән. Бөтен мәзhәбләрдәге мөселманнар да Аллаhның арканы Коръән hәм сөннәт икәнен таный. «Татар мөселманнары» дигән сүзләрне нигә күтәрергә?

Үзегез бит мисал итеп хәдис китерәсез: «Имамыгыз итеп хөрмә хәтле кечкенә башлы бер эфиоп (кара тәнле) билгеләнсә дә – аңа буйсыныгыз». Димәк, пәйгамбәребез (с.г.в.) мөселманнарны милләткә бүлмәскә өнди.

Имамга буйсынуга килгәндә, минемчә, мөфтине мөселманнар сайламады.

Бу язманың авторы – Кукмара мәдрәсәсе мөдире. Бу гамәле аның мөфтигә ярарга тырышу дип аңладым.

Ә «Диндә бизнес яңалык түгел» дигән язма шулай ук кемнеңдер чираттагы заказы. Чын мөслимәләр мөселманнарның сакал озынлыгын үлчәп йөрми, ир-атка туры да карамый.

Мөселман ир-атлары чит хатыннарны кочакламый. Мөфтинең Венера Ганиева белән кочаклашканын телевизордан үзем күрдем. Артистлар инде! Талантлы артистлар!

Исемем редакция өчен генә.

Әлмәт шәhәре.

Заказ язмаларга кайтаваз , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии