«Сәгать сукты сигезне», ягъни әйтер чак җитте…

«Безнең гәҗит»тә чыккан «Битараф калмыйк!» (№36, 12 сентябрь, 2012 ел) дип аталган мәкаләгә тукталып, бу язмага карата бераз гына булса да ачыклык кертергә уйладым. Чөнки бу язманың авторы буларак, мәкаләгә карата берәүләрдән ризасызлык яки капма-каршы фикер ишетергә туры килде.

Ул язмамда телгә алынган хәлләр буенча шуны әйтә алам (бу, әлбәттә, Бөгелмәдәге Корбан бәйрәменә кагылышлы хәбәрдән чыгып): һәрбер журналист яки хәбәрче вазифасын башкарырга алынган автор, вакыйганы тикшермичә, матбугатка язма юлламый. Анда телгә алынган тәнкыйть сүзләре «кемнеңдер» кабыргасына тигән икән – монда дөреслек фаш ителгән дигән сүз. Димәк, язма да тиктомалдан язылмаган, берәүләрнең намусын аз гына булса да чеметеп үткән. Язучының канәгатьләнү хисе дә менә шундадыр, мөгаен. Әлеге язмамны «Ак калфак» төркемен җитәкләүче, ветераннар белән эш итүче ханым укыган икән. Һәм ул моңа кадәр бик хөрмәт итеп, теләктәшлек белдереп, миңа карата аеруча игътибарлы булса да, бу юлы, киресенчә, минем фикер белән килешмәвен, нигезсез мәгълүматлар җиткерүемне әйтте. Очрашу урыныбыз базар эчендә, халык арасында булганлыктан, сүз көрәштерүне кирәк дип тапмадым. Шулай да, хаклы булсам да, кыска гына әңгәмәдә моны аңлата алмавым өчен, үземә тынычлык тапмадым.

Шушы ханымга аңлатма буларак, газета аша шуны җиткерәсем килә. Мин элегрәк «Бөгелмә авазы»ның актив хәбәрчесе булып, 15 еллар чамасы кискен вакыйгаларга игътибар итеп, җәмәгатьчелекне борчыган темаларны күтәреп, газетага язып чыга идем. Әле күптән түгел узган бәйрәмнәрдә белән котладылар һәм мәчеттә өләшенә торган хәйрия итләре турында кызыксындылар. «Мин бит хәбәрдар түгел, белмим», – дидем. Шулай да, җәмәгатьчелек тарафыннан борчулы шалтыратуларны белешергә алындым. Элегрәк безнең үзәк мәчеттә кергәч үк, стенада пенсионерлар, инвалидлар, ятим балалар һәм башкалар турында алфавит буенча исемлек төзелеп, эленеп куелган иде. Үземнең дә килеп кызыксынып укып торганым булды. Шушы исемлек буенча 1әр кг чамасы ит целофан пакетка салынып әзерләнеп куела иде. Гадәти хәл итеп, шәһәрдәшләребез ул елны да мәчеткә килгән, 1әр кг булса да хәер ите авыз итәргә өметләнгән халык каршылыкка очраган. Имеш, теге, шәһәрдә яшәүче пенсионерлар, инвалидлар, ятим балалар исемлеге юкка чыккан икән. Ә мәчет биләмәсе эче тулы китерелгән корбан маллары – эре мөгезлесе һәм сарыклар бихисап, шунда ук чалалар икән, ә халык һаман көтеп басып торган. Тик шунда бер дин әһеле чыгып, халыкны куып җибәргән. «Монда өләшмибез, социаль яклау бүлегенә барыгыз, шунда өләшерләр», – дигән. Тик анда да ит өләшмәгәч, миңа шалтыраттылар…

Бераз уйланып, тынычлангач, намусым борчый башлады. Нишләргә соң, кая барырга, кем белән элемтәгә керергә?

Иң беренче үзәк мәчеткә шалтыратып, хәлләрне аңлаткач, «Мин бернәрсә дә белмим», – дип телефонны куярга җыенуын сизеп, «Баш имамны чакырыгыз, зинһар, мин газетадан хәбәрче кеше», – дигәч, имам белән сөйләштек, ул да: «Социаль яклау бүлегенә барсыннар, монда өләшмибез», – диде. «Сезнең ишегалды тулы корбан маллары икән… Ничә баш сыер, ничә баш сарык?» – дип соравыма «20дән артык эре баш мал, 40-50 сарык», – дип җавап бирде. «Нигә исемлекләр юкка чыккан соң?» – дисәм дә, «Социаль яклау бүлеге өләшә хәзер», – диде. Социаль яклау бүлеге башлыгы белән әңгәмә кордым, ул да: «Безгә картлар йортына, инвалидларга гына бераз бирелә, башкачасына катнашмыйбыз», – диде. Соңыннан социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Кирилловна Кунчега шалтыратып, дөреслек юлларга теләдем. Ул берни белми, «Мин җитәкче кеше, башкаручыларга шалтыратыгыз, бу турыда беренче ишетәм», –диде. Мин аңа да газетадан хәбәрче булуымны һәм белешкәннәремне матбугатка җиткерәчәгемне әйттем. «Сезнең эш, рәхим итегез», – диде ул. Итләрнең кая озатылуына җавап ала алмадым.

Шулай итеп, «Ак калфак»ны җитәкләүче ханым – Сөмбеләгә минем җавап булып барып ирешсен иде дигән теләк белән, үз-үземә урын тапмыйча, гаепле кебек сизү сәбәпле, язарга, аңлатырга ниятләдем. Һичьюгында килешмәгән, ялган фикерләргә карата кайтаваз юллау сезнең кулларда иде бит. Сез үзегез язмау сәбәпле, үз-үземә карата кайтаваз язарга менә нәкъ сез сәбәпче булдыгыз инде.

Илдә, җирдә, авылларда, шәһәрләрдә бихисап гаделсезлекләр тамыр җәйде, кемнәрдер турысын әйтергә курыкмыйча, шуларны булдырмау өстендә көрәшергә тиештер бит. Әмма мондый җаваплы һәм мактаулы, хөрмәткә лаек хезмәткә бар да алынмый шул. Әле безнең арада ялагайлар, куштаннар, икейөзле мәхлук, мескен җаннар җәмгыятебезнең үсешенә, алга китешенә киртә булып яшиләр, кызганыч! Дөнья малына, байлыгына, күктән төшкән бәхеткә алданмыйча, чын кеше, үз-үзең булып, намус белән яшәргә өндәр идем барлык кешелек дөньясын!

В.АРСЛАНОВА.

Бөгелмә шәһәре.

Комментарии