Ул үзенә башка Раббы тапсын

Ул үзенә башка Раббы тапсын

Мөхтәрәм мөселман кардәшләрем, кадерле милләттәшләр! Аллаһы Раббыбызның Изге хәдисләрендәге һәрбер җөмләсенә багышлап зур-зур мәкаләләр язарга булыр иде. Әмма укучыларны зур мәкаләләр белән зарыктырмас өчен, мөмкин кадәр кыскачарак аңлатырга тырышып, тагын бер изге хәдисне карап үтик әле.

«Миннән башка илаһ юклыкка һәм Миңа тиңдәш тә юклыкка, ә Мөхәммәд Минем колым һәм пәйгамбәрем икәнлеккә Мин Үзем шаһитмын. Ә кем үзенең тәкъдире белән риза булмаса һәм кайгы-хәсрәт килгәндә сабырлык күрсәтмәсә, Мин биргән игелеккә рәхмәтле булмаса һәм барысы да җитү булганда канәгатьлек күрсәтмәсә, шул үзенә башка Раббы тапсын (әмма аның барып чыкмаячак).

Әгәр син һәркөнне тәкъвалыкны һәм Аллаһ җәзасыннан куркуны өстәмәсәң, димәк, син югалтучы буласың, ә кем югалтуда – аңа үлем хәерлерәк. Ә кем үзенең гыйлеменә тәңгәл гамәл кылса, аңа Аллаһ моңа чаклы белмәгән гыйлем бүләк итә. Һәм кемнәр үзләренең максатларында һәм өметләрендә артыклык кылсалар, аларның гамәлләре ихлас булмый».

Менә шушы изге хәдистә Аллаһы Тәгалә иман кәлимәсен Үзе безгә ирештерә һәм әйтә: «Миннән башка илаһ юклыкка һәм Миңа тиңдәш юклыкка, ә Мөхәммәд Минем колым һәм пәйгамбәрем икәнлеккә Мин Үзем шаһитмын». Шулай булгач, без Аллаһының безгә кылырга боерган берәр гамәленә шик китерергә хакыбыз бармы? Юк! Безнең туубыз да, дөньяда вакытта нинди язмыш белән яшәвебез дә Аллаһы тарафыннан билгеләнгән икәненә дә шик китерергә тиеш түгелбез. Алай гына түгел, үзебезнең тәкъдиребезгә канәгать булып яшәргә бурычлыбыз.

Гомумән, Раббыбыз безне шушы дөньяга сынар өчен яралтты. Безне караучысыз калдырмады. Атабыз Адәмнән алып соңгы Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) чаклы 124 мең пәйгамбәр күндерде. Һәр чор өчен кешеләргә «Тормыш юлы кагыйдәләре» бирде. Әгәр һәрбер кеше хак Тәгалә булдырган «Тормыш юлы кагыйдәләрен» үтәп яшәсә, бер генә кеше дә кимсетелмәс, бер генә кеше дә бәлагә тармас иде, сугышлар, кан коешлар булмас иде. Чөнки «Тормыш юлы кагыйдәләре» шул чаклы камил итеп төзелгән, һәр кешегә, һәр хезмәт иясенә үз урыны билгеләнгән, һәркемнең үз вазыйфасы төгәл итеп аңлатылган. Без – кешеләргә тик шул үзебезнең Раббыбыз тарафыннан бирелгән вазыйфаларыбызны төгәл итеп үтәргә генә кирәк тә соң… Әмма, Иблис мәлгунь кешеләрне бер-берләренә һәм Аллаһының әмеренә каршы куеп коткы тарата. Аллаһы Раббыбыз: «Иблисне тыңламагыз, ул сезнең каты дошманыгыз», – дип торса да, без шул сүзләргә колак салмыйча, Иблиснең сүзләрен якын күреп, «Тормыш юлы кагыйдәләрен» бер читкә этәреп куябыз да, Иблиснең кубызына биеп, бер-беребезне мыскыл итеп, ата-аналарыбызга мәрхәмәтсезлек күрсәтеп, зина кылып, хәрам ашап, хәрам эчемлекләр эчеп, әфьюн кулланып – кешелектән чыгып яшәүне хуп күрәбез. Аллаһы Тәгалә биргән игелеккә рәхмәтле булмыйча, сынар өчен бирелгән кайгы-хәсрәткә сабырлык күрсәтмичә, тормышыбызда бар да җитү булганда канәгатьлек күрсәтмичә, дөньяга мәңгелеккә килгән кебек яши бирәбез. Менә шуның өчен Аллаһы Тәгалә әйтә: «Үзләренә башка Раббы эзләсеннәр». Юк, башка Раббы табып булмый, чөнки ул юк, бары бердәнбер, тиңдәше булмаган, безне юктан бар итеп кылган Раббыбыз – Аллаһы Тәгалә генә. Ничек кенә борыныбызны чөеп, тәкәбберләнеп яшәсәк тә, Аның каршысына җавап бирергә барып басачакбыз.

Хак Тәгалә әйтә: «Кем иртән шушы дөньяга ачуы кабарып торса, димәк, ул барыбер Миңа ачулы дигән сүз», – дип. Әйе, дөньяга ачулы булабыз икән, чынлыкта, Аллаһыга ачулы булабыз, чөнки дөньяны безнең өчен Аллаһы Раббыбыз барлыкка китерде. Без бу дөньяны үз теләгебез белән берничек тә үзгәртә алмыйбыз, бары шушы дөньяның Хак Тәгалә биргән нигъмәтләре белән файдаланып, Аллаһыга шөкер итеп яшәргә генә тиешбез. Хәлбуки, Аллаһы безнең шөкер итүебезгә мохтаҗ түгел, шөкер итү дә үзебез өчен кирәк. Аллаһыга шөкер итә белүебез дә – Аллаһының безгә биргән олы бер бүләге, әгәр кемдер бу хакта уйлап фикер йөртә алса.

«Әгәр кем үзенә килгән авырлыкларга зарланса, чынлыкта ул Миннән зарлана», – дип хәбәр бирә безгә Хак Тәгалә. Әйе, алда әйткәнебезчә, Аллаһы Тәгалә авырлыкларны бары безне сынар өчен бирә, димәк, без ул авырлыкларга зарланмыйча, ул авырлыкларның Аллаһыдан икәнен аңлап сабыр итәргә тиешбез, чөнки Аллаһы сабыр итүчеләрне сөя. Бу турыда Аллаһы Раббыбыз Коръәндә дә исебезгә төшерә: «Без сезне куркынычлардан бер куркыныч биреп, ачлык биреп, малларыгызны киметеп, сәламәтлекләрегезне киметеп, көтмәгәндә якыннарыгызны үтереп, игеннәрегезне һәм бакча җимешләрегезне киметеп сыныйбыз. Сабыр итүчеләрне (җәннәтләр белән) шатландыр» (2. 155.).

Әгәр дә Аллаһ биргән авырлыкларга сабыр итмичә зарланабыз икән, димәк без Аллаһыдан зарланабыз, Аллаһыга канәгатьсезлек күрсәткән булабыз.

Инде Хак Тәгалә тагын безнең бүгенге халәтебезне ачыклап язган кебек әйтә: «Әгәр кемдер бай кешегә бары аның байлыгы өчен генә ярарга тырышса, чынлыкта ул иманының өчтән берен югалта». Бүген күп кенә кешеләрнең, шул исәптән үзләрен мөселман дип йөргән кешеләрнең дә байлыкка, акчага табынулары Аллаһыга табынуга караганда көчлерәк. Ислам дине безне хәерчеләргә, мохтаҗларга ярдәм итәргә өйрәтүенә карамастан, күп кенә мөселман кардәшләребез акчалы, бай кешеләргә дус булу ягын карыйлар, аларга ярарга тырышалар. Мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукай әйткәнчәрәк яшибез бугай инде:

Ә шулаймы? – Акча барда бар да дус шул, бар да яр, Акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр!

Инде Аллаһы Тәгалә безгә мәет янында үзебезне ничек тотарга тиешлеге хакында да кисәтеп әйтә: «Әгәр кемдер мәет өстендә үксеп һәм такмаклап еласа, ул кулына сөңге алып, үзенең Раббысына каршы сугышучы кебек була». Бу сүзләрне укыгач, тәннәр чымырдап куя. Кайсыбер вакытта шулай елаучыларны туктатып булмаган чаклар да була. Шуның өчен Аллаһының гыйлемен эстәп тырышлык кую һәрбер мөселман кешесенә фарыз гамәл шул. Аллаһыга каршы сөңге белән көрәшкән кеше уңышка ирешә алырмы? Юк, әлбәттә, бары Аллаһының ачуына гына дучар булыр. Әле бер сәхих хәдистә, туганнары, якыннары кычкырып елаган өчен кабердәге кешегә өстәмә җәза бирүләре хакында да әйтелә.

Ә менә кабер өстендәге үләннәрне өзәргә ярыймы? – дигән сорауга Аллаһы ачык итеп болай җавап бирә: «Һәм әгәр кем кабер өстеннән үсеп утырган үләнне өзсә яисә берәр ботакны сындырып алса, ул Кәгъбәне, Минем Хәрам мәчетемне җимерүчегә тиң була». Күп кенә кешеләр, хәлбуки барыбыз да инде, кабер өстен матурлыйсы килеп, чүп үләннәрен өзеп ташларга яратабыз. Ә бит кабер өстендә үсеп утырган үсемлек, нинди булуына карамастан, кабердә яткан кешенең җәзасын җиңеләйтеп, зекер кылып торганнары хакында хәдисләрдә килә. Димәк, без чүп үләнен өзеп, кабердә җирләнгән үзебезнең якыннарыбызга кыенлык китерәбез һәм үзебез дә Хәрам мәчетен җимерүче дәрәҗәсендә гөнаһыга чумабыз икән. Менә шундый хәлгә калмас өчен, кабер өстенә яшел чирәм һәм тамырлы, (үсеп утыра торган) гөл утыртырга кирәк. Ә зур булып үсә торган агачлар утыртудан сакланырга.

Инде килеп, Аллаһы Раббыбыз нинди ризык ашаганыңны тикшермичә, нәрсә ашаганын уйлап тормыйча ашаучыларга ишарә ясап, изге хәдисне дәвам итеп әйтә: «Ә кем үзенең нәрсә ашавын тикшереп тормаса, аны тәмугка кайсы капкадан ыргытулары Аллаһыга барыбер». Ягъни мәсәлән, кеше үзе ашый торган ризыкның хәләлме, хәраммы икәнен тикшереп тормыйча ашый икән, Аллаһы Тәгалә аны тәмугка «прописать» итеп куя. Хәтта Раббыбызга барыбер, аны кайсы капкадан тәмугка ташлаулары. Әлбәттә, монда ризыкның хәләллеге, мөселман кешесе «бисмилләһ» әйтеп суйган ит турында гына бармый. Ә хәләл ризыкны сатып ала торган акча да хәләл юл белән табылган булырга тиешлеге турында сүз бара. Хәтта зәкят түләрлек байлыгы була торып та зәкят чыгарып малын пакъләмәгән кешенең барча ризыгы да хәрам булып куюы бар.

«Һәм әгәр син һәркөнне тәкъвалыкны һәм Аллаһ җәзасыннан куркуны өстәмәсәң, димәк, син югалтучы буласың, ә кем югалтуда – аңа үлем хәерлерәк». Без чак кына белем тупласак, намазларыбызны ашык-пошык кына, кино караганда реклама вакытында гына укыйбыз да, үзебезне нурлы иманга лаек булган кебек бер кайгысыз йөрибез. Ә чынлыкта Аллаһы Раббыбыз безгә нәрсә куша – һәркөнне тәкъвалыкны арттырырга һәм Аллаһының җәзасына юлыгудан куркуыбызны өстәргә тиешбез икән. Шулай булмасак, без югалтучылар сафында булабыз икән ләбаса. Шундый югалтуга дучар булганчы, безнең өчен хәтта үлем хәерлерәк икән. Әмма бит үлем дә Аллаһ карамагында, үзебезгә кул салырга ярамый. Ә безне кайберәүләр: «Иман ул кешедә йә бар, йә юк, иман үсми дә, кимеми дә», – дип ышандырырга тырышалар. Ә Аллаһы Тәгалә иманны көн саен үстереп, тәкъвалыкка ирешү өстендә тырышлык куярга кирәклеген искәртә.

Инде янә Аллаһы Раббыбыз гыйлем белән гамәл хакында безгә искәртә: «Ә кем үзенең гыйлеменә тәңгәл гамәл кылса, аңа Аллаһ моңа чаклы белмәгән гыйлем бүләк итә». Әйе, Аллаһы юлында гыйлем белән гамәл кошның ике канаты шикелле булырга тиешлеге хакында аңлаткан кебек, гыйлемсез гамәл, гамәлсез гыйлем булмаска тиешлеген һәрдаим без – мөселманнарга кисәтеп тора. Кеше күбрәк гыйлем эстәр өчен, үзенең моңа чаклы булган гыйлеменә бәрабәр гамәл кылырга тиеш икән. Әгәр шулай гамәл кылса, Аллаһы Раббыбыз аңа тагын да зуррак гыйлем бирәчәге хакында ачык итеп аңлатып тора.

Изге хәдисне тәмамлап, Раббыбыз безне тормышка ашмас артык максатлар куймаска чакыра. «Кемнәр үзләренең максатларында һәм өметләрендә артыклык кылсалар, аларның гамәлләре ихлас булмый». Гамәлләр ихлас күңелдән Аллаһының рәхмәтенә ирешер өчен кылынмасалар, кабул булмыйлар. Шуның өчен без – мөселманнарга үзебезнең хәлебездән килгәнчә генә максат куеп, динебездә артыклык кылмыйча гына, артык зур – тормышка ашмас нәрсәләргә өметләр багламаска кирәклеген Хак Тәгалә ачык итеп аңлатып биргән. Мөселман үзенең хәленнән килерлек гамәлләр кылып, хәләл кәсеп белән шөгыльләнеп, һәр кылган гамәлен, башкарган эшен бары тик Аллаһы ризалыгы өчен дип, Аның рәхмәтенә ирешүен теләп башкарырга тиеш. Чөнки Ахирәттә без бары Раббыбызның рәхмәте белән генә җәннәткә керә алабыз. Ә һәр мөселман бу дөньяда яшәгәндә Ахирәттә җәннәтле булу максаты белән яшәргә тиештер дип уйлыйм. Чөнки бер кешенең дә тәмуг утларына керәсе килми торгандыр.

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА,

Казан шәһәре

Комментарии