- 15.09.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №36 (13 сентябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Бакчадагы түтәлләр, бәрәңге буразналары әкренләп бушый башлаган икән, димәк, көз җитте дигән сүз. Ә көз – мул уңыш алу ае гына түгел, саваплы эш башкару өчен дә зур мөмкинлекләр ае ул. Бакчабыздан җыеп алган уңышның бер өлешен ятимнәргә, мескен, мохтаҗларга бүлеп бирү – һәр мөселман җилкәсендәге бурыч.
Гошер – су сипмичә үстереп алган уңышның уннан берен, ә хезмәт куеп, су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлешен сәдака итеп бирү ул. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.): «Авыл хуҗалыгы культураларыннан җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән уннан бере, ә хезмәт куеп, су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш», – дигән. Гошер сәдакасы хакында Казанның «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев белән сөйләштек.
– Рөстәм хәзрәт, гошер нәрсә ул?
– Гошер – сәдаканың махсус бер төре. Мөселман кешесе җыеп алган уңышының уннан берен мохтаҗларга бирә. Гошер сәдакасы түләүнең мәҗбүри булуы «Сыер» сүрәсенең 267нче аятендә күрсәтелгән: «Ий, мөэминнәр! Кәсеп итеп тапкан малларыгыздан һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган уңышлардан яхшысын Аллаһ күрсәткән урыннарга бирегез!..».
– Гошер сәдакасын җыю кайчан барлыкка килгән?
– Революциягә кадәр татар-мөселманнарда гошер сәдакасын җыю гадәти күренеш булган, ә совет чорында гошер бәйрәмнәрен уңыш бәйрәмнәре алыштырган. Хәзер әлеге хәйрия чаралары республика мөселманнары тормышына кабат кайтты. Мөселманнар актив рәвештә мәчеткә җиләк-җимеш һәм яшелчәләр китерә.
– Гошер сәдакасын Аллаһка рәхмәт әйтү чарасы дип тә аңларга мөмкинме?
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә: «Әгәр дә кешеләр үлчәүдә хыянәт итсәләр – тормышларында авырлык күрерләр, азанга игътибар итмәсәләр – тынычлык тапмаслар, тиешенчә (Аллаһ кушканча) киенмәсәләр (гаурәтләрен капламасалар яисә зинаны ачыктан-ачык кылсалар) – Аллаһ Тәгалә аларга күз күрмәгән, колак ишетмәгән авырулар җибәрер, тиешле зәкят гошерләрен бирмәсәләр – яңгырны вакытында яудырмас (яңгыр яуса да, үсемлек һәм хайваннар хакына гына булыр)», – дигән. Бу дөньяда адәм баласы үзенә бирелгән малның Аллаһ Тәгаләдән булуын оныта. «Үзем таптым, үзем тырышлык куйдым, эшләдем», – ди. Әмма бирүчесе Аллаһ Раббыбыз икәне турында оныта. Аллаһ Тәгалә үз дөньясы белән генә яшәгән, Аллаһ биргәннәрдән өлеш чыгармаган бәндәләр хакында «Әл-Гыймран» сүрәсенең 180нче аятендә болай дигән: «Рәхмәт итеп Аллаһ биргән малда саранлык кылучы кешеләр уйламасыннар саранлыклары үзләренә файда, дип. Саранлыклары үзләренә начарлыктыр, саранлык белән җыйган маллары тиздән Кыямәт көнендә муеннарына чорналыр. Җирдәге вә күкләрдәге байлык Аллаһныкы бит һәм Аллаһ – сезнең кылган эшләрегезне белүче».
– Гошер сәдакасына нәрсәләр кабул ителә?
– Бакчадан алган уңышның һәркайсыннан өлеш чыгару мөһим. Шулай ук бал да – сәдака. Күбрәк бәрәңге, кишер, кызыл чөгендер, суган, кабак, кыяр, алма китерәләр. Бал бирүчеләр дә бар.
– Мәчетләрдә гошер сәдакасын җыябыз дигән игъланнарны күрергә туры килә. Уңышның бер өлешен мәчеткә бирергә буламы?
– Гошер мәчет өчен тапшырылмый, халыкка шуны аңлату мөһим. Мәчет – ул гошерне җыеп тарату урыны гына. Аннары аны Аллаһ юлында булган кешеләргә, мәдрәсәләргә, анда укучы шәкертләргә, укытучыларга, мескеннәргә, мәчеткә йөрүче мохтаҗларга, дини уку йортларына тараталар.
– Җиләк-җимештән ясалган кайнатмалар – шулай ук сәдака булырмы?
– Әйе, соңгы елларда тозланган яшелчә, җиләк-җимеш кайнатмалары алып килүчеләр артты. Алар үз уңышлары белән бүлешеп кенә калмый, үз хезмәтен кертеп, кышка саклар өчен менә дигән ризык та әзерли дигән сүз.
– Гошерне акчалата тапшырырга мөмкинме?
– Кеше үзе үстергән авыл хуҗалыгы уңышыннан гошер сәдакасын акчалата да бирә ала. Мәсәлән, гадәттә, гошернең күп өлешен бәрәңге тәшкил итә. Без бүген бәрәңгенең бер килограммы ничә сум торганын беләбез икән, үзебез үстергән «икенче икмәк»тән гошер сәдакасын мохтаҗларга акчалата бирергә мөмкин.
– Бу сәдаканы фәкать көз айларында гына тапшырырга ярыймы?
– Гошер сәдакасын ел дәвамында бирергә була. Бөтен кешенең дә яшелчә саклар урыны юк, баздагы бәрәңгеңнең бер өлешен гошер сәдакасы итеп яз көне тапшырам, дип ниятләргә һәм яз җиткәч бирергә дә мөмкин.
– Ә кемгә тапшырырга белмәгән очракта нишләргә?
– Райондагы мөхтәсибәтләргә, Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» фондына, нәзарәтнең социаль үсеш бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Районнардагы мөхтәсибәтләр гошер сәдакасын халыкны социаль яклау органнары белән берлектә урнаштыра.
ФИКЕР
Татарстан Республикасы Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев бу нисбәттән үзенең бер вәгазендә: «Аллаһ Тәгалә җирләрне-күкләрне бар итте һәм әйтте: «Җир-күкләрне һәм алар арасында булган бөтен нәрсәләрне адәм баласы өчен яралттым, адәм баласына хезмәт итәр өчен юктан бар кылдым».
Аллаһ Раббыбыз адәм баласын яралтканнан соң: «Мин адәм балаларын бу дөньяга сынар өчен яралттым, акыл бирелгән икән, акылның зәкятен намаз белән түләгез», – дигән.
Акыллы кеше өстенә намаз йөкләтелгән, ул аңа фарыз. Һәрбер мөселман намаз укырга тиеш. Сәламәтлек бирелгән икән, сәламәтлеге мөмкинлек биргән кешегә намазга өстәп, Рамазан аенда ураза да фарыз. Шулар өстенә тагын байлыгыбыз да бар икән, зәкят тә безгә фарыз була.
Адәм баласы дөньяда яши, сынала. Төрле авырлыклар да күрәбез, авырып та китәбез, кайгы-хәсрәтләр дә килә. Бу очракларда тырышабыз, бик сынатмыйбыз. Әмма Аллаһ Тәгаләнең иң зур сынавы бар. Ул нигъмәтен байлык белән бирә һәм шуның белән сыный. Кыямәт көнендә байлык турында ике төрле сорау булачак: байлыгыңны нинди юллар белән таптың һәм икенчесе: аны нинди урыннарга сарыф иттең?
Без Аллаһ тәкъдире белән авылда яшибез, һәрберебезнең җирләре, бакчалары бар, бәрәңге утыртабыз, яшелчә үстерәбез. Бу яктан да Аллаһ Тәгалә безгә бер гыйбадәтен, зәкятен биргән, ул «гошер» дип атала.
«Гошер» – уннан бере дигән сүз, ягъни су сипмичә үстереп алган уңышның уннан берен без ятимнәргә, мескеннәргә, мохтаҗларга үзебездән өлеш итеп бирергә тиеш булабыз. Күбебезнең 25-30 сутый бакчасы бар, аннан елына карап 300, 600 яки 1000 чиләк бәрәңге җыеп алабыз. 300 чиләк уңыш булган елны быел азрак булды, кысып тотасы инде, – дибез. Мең чиләк чамасы булганда, 100 чиләген гошер итеп бирәсе була бит, нишләргә кирәк, – дибез. Әле теге 900 чиләге кала бит, дип уңышка сөенү юк, калган ягын исәпкә алу юк, инде бирәсе ягын уйлап башны авырттырабыз һәм Аллаһы Тәгаләнең байлык белән сынавын үтә алмыйбыз.
Аллаһ Тәгалә «Ибраһим» сүрәсенең 7нче аятендә: «Мин биргән нигъмәтләргә шөкрана кылсагыз, арттырып бирермен. Әгәр биргән нигъмәтләремә шөкрана кылмасагыз, газабым каты булыр», – дип әйткән. Димәк, бакчаларыбызда үстереп алган әйбәт, ашарга һәм утыртырга яраклы бәрәңгенең уннан бере – безнеке түгел. Без аны мескеннәргә, ятимнәргә, гарип-горабаларга, тол хатыннарга, мохтаҗларга бирергә тиеш. Әгәр шулай эшләмәсәк, без малыбызның Аллаһ Тәгалә кушкан өлешен чыгармаган булабыз. Кайбер кешеләр: урлаганым юк, хәрам ашамыйм, – ди. Әмма бәрәңгенең гошерен чыгармаса, ашаган ун бәрәңгенең берсе – хәрам, аңа тиешле түгел, ятим-мескеннәр өлеше була бит.
Һәрберебезнең маллары, бакчалары, җыеп алган уңышлары бар. Аларның Аллаһ Тәгаләгә тиешле өлешен аталган урыннарга биреп, калган малларыбызга, иншә Аллаһ бәрәкәт иңәр. Балаларыбыз, оныкларыбыз хәләл ризыклар ашап, тәүфыйклы, бәхетле, тәртипле булып үссеннәр. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Хәрам ризык ашатып үстергән балаларыгызның көчләре үскәч, үзегезгә каршы булыр», – дигән, шуны онытмыйк. Мондый мисаллар бездә юкмы? Әти-әнисенә кул күтәргән, каршы сүз әйткән тәртипсез балалар бик күп бездә. Без мондый очракларда балаларга тәрбия бирмәгәннәре өчен күбрәк балалар бакчасын, мәктәпне, хөкүмәтне гаепләргә, яманларга яратабыз. Ә үзебез нәрсә карыйбыз соң, нинди ризыклар ашатабыз? Бакчаларыбыздан алган уңышның Аллаһ Тәгалә кушкан өлешен без ятимнәргә, мескеннәргә, шәкерт-студентларга, гомумән, мохтаҗларга бирик.
Бүген бездә ятимнәр, инвалидлар, картлар йортлары күп. Бу күренеш үзе дә безнең дөрес яшәмәүне, фикерләмәүне, тиешле гыйбадәтләрне үтәмәүне күрсәтә түгелме? Ләкин җәмгыятебездә мондый ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бар икән, без Аллаһ Тәгаләгә биргән уңыштан өлеш чыгарып, аларны сөендерергә тиеш булабыз», – дигән иде.
БЕЛЕП ТОР!
Гошер һәм башка сәдакалар турында «Гыйбадәте Исламия» китабында менә болай диелгән:
– Яңгыр йә елга суы белән үскән ашлыклардан, җимешләрдән һәм печәннән, шулай ук балдан бирелә торган зәкят гошер дип атала. Шул нигъмәтләргә ия булган кешегә елга бер мәртәбә аның уннан бер өлешен казна хәзинәсенә яки фәкыйрьләргә бирү – фарыз.
– Гошер малларының нисабы юк: никадәр булса, шул кадәренең уннан бер өлеше гошер итеп бирелә. Игү, уру һәм чәчүлекне карау чыгымнары исәпләнми.
– Гошер бирү өчен балигъ, акыллы һәм бай булу шарт түгел. Сабый, дивана һәм фәкыйрь кешеләрнең ашлыкларыннан да гошер чыгарылырга тиеш.
– Утын һәм камыш кебек нәрсәләрдән гошер чыгарылмый.
– Яңгыр күп яумый торган җирләрдә, чыгыр һәм чиләк белән сугарылган ашлыклардан камил гошер бирелми, бәлки, гошернең яртысы гына, ягъни егермедән бер өлеше генә бирелә.
– Гошер дә зәкят бирелә торган фәкыйрь кешеләргә генә тапшырыла.
– Зәкят, гошер, фитыр, фидия һәм кәффарәт сәдакалары фәкыйрьләр хакы булган фарыз һәм ваҗиб сәдакалар булып санала. Аларны мөэмин һәм фәкыйрь булмаган кешегә бирү, яки юл төзәтү, күпер эшләтү, кое һәм чишмәләр ясату, мәчет һәм мәдрәсәләр салдыру кебек бөтен халык файдасы өчен булган гомуми эшләргә тотарга ярамый.
– Сәдаканы күп бирү гөнаһларның гафу ителүенә, бәла һәм афәтләрдән имин булуга сәбәп була.
– Мохтаҗ булмаган кешегә сәдака биреп, аны теләнчелеккә гадәтләндерү – мәкруһ.
– Сәдака алынганнан соң, бирүчегә хәер теләп, түбәндәге дога укыла:
Әллааһүммә-хфәз сахибә һәзиһис-садәкати гәнил-аафәәти үәл-бәлиййәәти үәгфир зүнүүбәһүү үә әккид иимәәнәһүү үә әксыйр әмүәәләһүү үә үәффикһү гәләә хайри мәкасыйдиһ.
(Мәгънәсе: Йә Рабби, ошбу сәдака бирүчене афәтләрдән һәм бәлаләрдән сакла һәм шулай ук аның гөнаһларын гафу ит. Аның иманын куәтлә, малын арттыр һәм аңа хәерле максатларына ирешергә насыйп ит).
БУ КЫЗЫК
Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте башлангычы белән тормышка ашырылган гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе нәтиҗәләре буенча, 2022нче елда Татарстан Республикасында барлыгы 1377,34 тонна гошер сәдакасы җыелды. Мөхтәсибәтләр арасында беренче өчлекне Балык Бистәсе (256 т), Питрәч (250 т) һәм Сарман (143,5 т) районнары алды. Шулай ук Арча районы (68 т), Балтач районы (62,9 т), Кукмара районы (55 т), Әтнә районы (45 т), Саба районы (43,12 т), Теләче районы (42 т), Буа һәм Чирмешән районнары (40 шар тонна) зур активлык күрсәтте.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде
Комментарии