Көн дә гыйбадәт белән

Узган гомер турында уйланып, артка – үткәннәргә әйләнеп карыйсың да аның инде кире әйләнеп кайтмаячагына тагын бер кат инанып, бераз гына уфтанып та куясың. Ул әйтерсең лә бер мизгел кебек кенә үтеп киткән. Әйе, әгәр кеше үлемсез булса, бәлки ул вакытны да исәпләмәс, узган гомерен дә жәлләмәс иде. Ләкин барыбыз да, кайчан да булса үләчәк, ягъни мәңгелек дөньяга күчәчәк бит. Инде кайбер вафат булган кешеләрне искә алып, үзебезгә үзебез бәя бирәбез: “Әнә теге кеше кыска гына гомер эчендә нинди шәхескә әверелде һәм калган буынга онытылмаслык мирас калдырды…” Димәк, үлем безгә һәр минутны, сәгатьне, көнне бушка уздырмаска өйрәтә.

Кеше гомере буе хыялланып, матур уйлар белән янып яшәргә тиештер. Хыялсыз кеше – сүнгән кеше, дип тикмәгә генә әйтмиләр бит. Шул уй-хыялларны тормышка ашыру өчен көрәшә белергә дә кирәк. Төшенкелеккә бирелеп, миннән барыбер булмый, дип тормыш кызыгын бетерү өчен күп кирәк микән? Язмыш дигәне дә адәм баласын төрлечә сыный. Әнә, мисал өчен, танылган язучыбыз Фәнис Яруллин да бәхетсез очрак нәтиҗәсендә япь-яшь килеш урын өстенә егылган. Әмма ничек кенә авыр булса да, рухын, яшәү дәртен сүндермәгән, ул үзендә ниндидер могҗизалы көч, сәләт таба алган. Ярым хәрәкәтсез хәлдә ятып та, күпме әсәр, безнең өчен тиңсез хәзинә иҗат иткән. Ә бит бу тормышта юк кына сәбәптән дә төшенкелеккә бирелеп, үз-үзенә кул салучылар да бар. Аларның күпчелеге – яшьләр. Аллаһы ихтыяры белән дөньяга килгәнсең икән, дөрес юлны сайлап, яшәргә дә яшәргә бит югыйсә. Әлбәттә, иман китергән, кагыйдәләрен вә хөкемнәрен яхшы аңлаган бәндәләр бу хаталардан ерак торыр. Дин беркайчан да юньсезгә өйрәтми. Дөрес, кеше аңа зур авырлык белән тартыла. Ләкин бер аңлагач, ул инде аңа гомере буе тугры булып кала. Әйе, безнең һәр үткән көнебез, аебыз, елыбыз – үлемгә таба бер адым ул. Әмма әҗәл артында җәннәт белән җәһәннәм тора. Бер адым атлаган саен, аларның кайсына таба якынаябыз икән соң? Яхшы гамәлләр кылып яшәгән кешеләрнең күңеле саф, нияте изге була. Андыйлар, әлбәттә, җәннәт бакчасында хозурланыр. Ә инде Аллаһы тарафыннан бүләк итеп бирелгән гомерен заяга үткәргән, күңелләрен хәрәмгә салган кешеләр ахирәт тормышта мең төрле газапка дучар ителер.

Ураза тоту, намаз уку – бер бәхет, бер сәгадәт, Аллаһының безгә биргән бүләге. Аллаһы Раббыбыз каршысындагы вазифаларыбызны үтәүчеләрдән булып, гыйбадәтебезне күбрәк кылыйк, үткән гомеребездәге хилаф эшләребезгә тәүбә итик. Һәм ул үзенең әҗер-савапларын безгә ирештерер, үлгәннән соң, шушы гыйбадәтләребез өчен, җәннәте белән сөендерер.

Тәнзилә хаҗия ЙОСЫПОВА.

Байлар Сабасы.

Изге эш җирдә ятмас

Соңгы елларда мәчетләр салыну, мәдрәсәләр ачылу, яшьләрнең дин тотуы, изге гамәлләр үтәргә тырышуы – сөенечле күренеш. Күпчелек яшьләребезнең ел саен корбан чалдырып, мохтаҗларга, өлкәннәргә өләшүе, мәчетләргә даими матди ярдәм итеп торуы, төрле дини бәйрәмнәр үткәрүдә башлап йөрүе һәм акчалата ярдәм итүе гадәти күренешкә әйләнде. Изге Рамазан аенда – 29-30 август көннәрендә Керкәле мәчетендә ифтар мәҗлесе үтте. Мәҗлескә Югары Кәминкә, Керкәле халкы чакырылып, яше-карты, кыскасы, теләгәннәр килгән иде.

Тирә-як авыллардан, Түбән Кама, Алабуга, Лениногорск шәһәрләреннән муллалар да бар иде. Аларның ике сәгатькә сузылган вәгазьләре яхшылык, изге гамәлләр кылу, кеше тормышына зыян салмау, миһербанлылык, шәфкатьлелек хакында иде. Шулай итеп, намаз укып, авыз ачу вакыты да җитте. Хатын-кызлар бер бүлмәдә, ир-атлар икенчесендә мул табын артында ашап-эчеп, дингә, уразага кагылышлы темаларга фикер алышты.

Бу ифтар мәҗлесен оештыручылар, матди ярдәм күрсәтүчеләр кемнәр соң дигәндә, алар даими рәвештә изге гамәл кылып, мәчеткә һәм мохтаҗларга ярдәм кулы сузучылар. Исемнәрен дә атап китми мөмкин түгелдер. Керкәле авылы яшьләре (төрлесе төрле шәһәрдә яши): абыйлы-энеле Шәүкәт һәм Самат Хәйруллиннар, Илдар Шәрифуллин, Алмаз, Ирек, Илназ Газимовлар, Фазыйл Газимов, Югары Кәминкә авылы җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗев, Керкәле авылы кибетчесе Габдерәхим Әхмәтвәлиев, күмәк хуҗалык рәисе Сирень Мисбахов. Аларның изге гамәлләре җирдә ятмас, үзләренә дә яхшылык булып әйләнеп кайтыр.

Аш-су пешерүдә Рафика Хәйруллина, Фидания Кәримова, Гөлшат Нургатина, Рәйханә Хушиевалар үзләреннән зур өлеш кертте.

Шулай да авылыбызда хәмерне үз итүчеләр дә шактый. Алар да Хордайдан гафу үтенеп, дингә тартылсын, тормышта явызлыкларга чик куелып, гел изге гамәлләр генә кылынсын иде. Халык бер-берсенә гел шәфкатьле, миһербанлы, ярдәмчел булса икән.

Фәризә ГӘЛӘҮТДИНОВА.

Керкәле авылы, Чирмешән районы.

Күңелем сыкраганда

Беренче сәхәр

И Рамазан! Утлар балкый һәрбер йортта,

Иң беренче сәхәр пешә бу минутта.

Яшь бер ана коймак сала майлап кына,

Уята ул балаларын җайлап кына.

– Торыгыз, тор, бәбкәләрем, намаз җитә,

Өстәлемдә ризыкларым сезне көтә.

Рамазанның савапларын бир, бер Аллам,

Изге юлда булсын иде барлык балам.

Сакла, Раббым, юлыктырма яман юллар,

Кагылмасын һич аларга яман куллар,

Ирешмәсен беркайчан да яман сүзләр,

Усал итеп бакмасыннар яман күзләр.

Күңелләренә ирештер яхшы уйлар,

Насыйп булсын үткәрергә матур туйлар.

Бәхетләрен, тәүфыйкларын бир, Аллаһым,

Хәләл булсын, хезмәтләрнең бир уңаен.

Миһербанлы, шәфкатьле ит күңелләрен,

Саулык белән үткәрсеннәр гомерләрен.

Кабул итче теләкләрем, Раббым үзең,

Бар бит синең ярлыкармын дигән сүзең.

Динә КАМАЛЕТДИНОВА

Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!

Ураза бәйрәмен мөселманнар гарәпчә итеп Гыйдүл-фитыр диләр. «Гәдә» дигән фигыльдән алынган «гәйд»нең теленә тәрҗемәсе каядыр барып кайтуны аңлата.

МӨСЕЛМАННАРДА ЕЛЫНА НИЧӘ БӘЙРӘМ?

Бөтен диннәрнең дә, халыкларның да үз бәйрәме. Бу бәйрәмнәрнең һәрберсенең дә асылы бар. Һәм ул кайсы да булса вакыйга белән бәйләнгән. Бәйрәмнәр өстәлеп торырга яки төшеп калырга мөмкин.

Рәсүлебез (с.г.в ) Мәдинәгә күчеп килгәндә дә Мәдинә халкының ике бәйрәм көне бар иде. Бу көннәр уен-көлке, сый белән үтә торган булган. Ләкин Мөхәммәд (с.г.в) «Аллаһы Тәгалә сезгә бу ике бәйрәмегезне хәерле ике бәйрәмгә алыштырды. Ул – Корбан бәйрәме белән Ураза бәйрәме”, – диде (“Әбү Давыт”, 1134нче хәдис).

Рәсүлебезнең бу сүзеннән белүебезчә, мөселманнарның ике бәйрәме булып, башка бәйрәмнәрне тыйды. Бәйрәмнәрне Аллаһы сүбхәнәһү үзе тәгаенли. Безнең өммәтебезгә кыямәт көненә кадәр ике бәйрәм булды. Кем дә кем тагын динебездә өченче, дүртенче бәйрәмнәр игълан итә икән, ул үзен Аллаһы урынына куйган була. Бу Аллаһының хөкемендә тиңдәшлек кылу – ширек, дип атала.

ҖОМГА БЕЛӘН БӘЙРӘМ КӨНЕНЕҢ АЕРМАСЫ

Күп кешеләр бәйрәм белән хөрмәтле көннәрне, төрле вакыйгалы даталарны бутый. Шулай горефтә көнен, Миграҗ кичәләрен һәм башка кайбер көннәрне бәйрәм дип атыйлар. Бәйрәм ул шәригатебез нигезендә, ягъни Коръән һәм сөннәт буенча оештырылырга һәм үтәлергә тиеш. Без, мәсәлән, кайдан беләбез көнен, Миграҗ кичәсен ничек бәйрәм итәргә икәнен? Аңа бит дәлил кирәк. Үзебез уйлап чыгарып, кем ничек тели, шулай бәйрәм итсә, бу Аллаһы дине булырмы яки шайтанныкымы?

Кадер кичәсендә кылынган изге гамәлләр башка кавемнәрнең мең ай буе дин тотуларыннан да хәерлерәк бит (“Кадер» сүрәсе, 3нче аять). «Ә җомга көне, – диде рәсүлебез – бөтен көннәрнең башлыгы, Аллаһы каршында иң бөек көн, ул Корбан бәйрәме көне белән Ураза бәйрәме көненнән дә бөегрәк» (“Ибн мәҗәһ”, 1084нче хәдис).

Бәйрәм көннәре ашау-эчү, күңел ачу, кунакка йөрү белән аерылып тора һәм бу чакта ураза тоту да тыела. Ә Кадер кичәләре, җомга көннәре күбрәк гыйбадәт кылу белән бәйләнгән. Мәүлид көннәре, Миграҗ кичәләренең асылы дата булып кына тора. Шәригатебез һәм сәхабәләребез тарафыннан да бер нәрсә дә каралмаган. Даталар 1400 ел дәвамында күп җыелды. Аларны берсен дә зурлап яки бәйрәм ясарга хакыйкый мөселманнарның хакы юк.

ГАЕТ НАМАЗЫНЫҢ ТӘРТИБЕ

Гает намазын Рәсүлебез мәчеттән читтә – кырда укый иде. Чөнки бәйрәм намазына бар хатыннар да, балалар да бара, мәчеткә сыймый. Имам, кешеләр белән ике рәкәгать гает намазы укый «Аллаһу әкбәр» дип «сәнә» догасын укый, аннан өч тапкыр кычкырып кулларын күтәреп, «Аллаһу әкбәр» ди, әгүзү-бисмилласын эченнән әйтеп, «Фатиха» белән берәр сүрәне кычкырып укый һәм башка намазлар кебек рәкәгатен тәмамлый. Икенче рәкәгатькә баскач, эченнән бисмилласын әйтеп, тагын «Фатиха» белән берәр сүрәне кычкырып укый да тагын өч тапкыр «Аллаһу әкбәр» дип кулларын күтәреп кычкырып әйтә һәм дүртенче тапкыр кулларын күтәрми генә кычкырып «Аллаһу әкбәр» дип рукүгька иелә һәм башка вакыттагы намазлары кебек тәмамлый (“Җиңел Кодури» китабы, 81нче бит).

ИМАМНАН БАШКАЛАР БӘЙРӘМ НАМАЗЫН НИЧЕК УКЫЙ?

“Намаз укый белмим”, – дип һичбер вакытта да гает намазларыннан да, җомга көнне җомга намазларыннан да мәхрүм калырга ярамый. Чөнки җәмәгать намазларында асылда имам гына укый. Калганнары аның артында тыңлап кына тора һәм имам нәрсә эшли, шуны кабатлый. Шулай Мәккә-Мәдинә шәһәрендәге мәчетләрдә бер ялгыз имам укыганда йөзәрләгән мең кеше тыңлап кына тора.

Ә намаз укый белгәннәр өч әйбердән әгүзе, бисмилләһ һәм Коръән укудан башкаларны бөтенесен дә укый һәм «Аллаһу әкбәр”не дә эченнән генә әйтә (“Җиңел кодури» китабы, 82нче бит).

ХАТЫН-КЫЗЛАР БӘЙРӘМГӘ БАРЫРГА ТИЕШМЕ?

Рәсүлебез яшь кызларга да, олы хатыннарга да барысына да бәйрәмгә чыгарга кушты, фәкать күрем күргән намаз укымады (ләкин хөтбәне тыңладылар) (“Бухари”, 974нче хәдис).

САБЫЙ БАЛАЛАР БӘЙРӘМДӘ КАТНАШАМЫ?

Габдулла ибн Габбәс «Сабый килеш пәйгамбәребез (с.г.в ) белән бәйрәмгә чыга идек”, – диде (“Бухари, 975нче хәдис).

УРАЗА ГАЕТЕНЕҢ ТӘРТИБЕ

Рәсүлебез (с.г.в ) гает көненең иртәнге намазын укыгач, бәйрәмгә барганда фитыр садакаларын бәйрәм намазына кадәр бирергә кушты. Иртәнге ашны ашамый гает намазына китмәде. Намазга бер юл белән барып, кайтканда икенче юл белән кайтты. Намаз мәчеттә мең тапкыр хәерлерәк булса да, кырга чыгып укыдылар. Намаз укыган җиргә бөтен шәһәр кешеләре чыга иде. Пәйгамбәребез башта ике рәкәгать намаз укыды, соңыннан үгет-нәсыйхәт итеп халыкка хөтбә сөйләде. Бәйрәм намазы укып таралышкач, һәрберсе дусларына, туганнарына йөрешеп күңел ачты, тәмле ризыклар әзерләде.

Чираттагы иман йорты

Рамазан айларын ямьләп, Дәрвишләр бистәсендә тагын бер мәчет сафка баса. Җомга көнне аны ачу тантанасы үтәчәк. Габделгалләм мәчете үз хозурына кунакларын 18 сентябрьдә 11 сәгатькә дәшә.

Нагорныйның бу мәчете дә, дөньяга иман нурлары таратып, бик күпләргә хак юлга басарга ярдәм итәр дип ышаныйк.

Бәйрәмне бергәләп үткәрик. Рәхим итегез!

Дәрвишләр бистәсеннән чыкканда Әки ягына борылып керәсе. Аллаһы йорты Пионер урамында урнашкан.

Комментарии