«Кеше акчасыз туганына түгел, бай күршесенә сыена хәзер»

«Кеше акчасыз туганына түгел, бай күршесенә сыена хәзер»

Нәселне белү – һәр кешенең олы бурычы. Ислам динендә бу фарыз гамәлләрдән санала. Ни кызганыч, бүгенге көндә дәү әтисенең исемен белмәүчеләр дә шактый. Дин әһелләре моның сәбәбен ата-ана тәрбиясендә күрә. Нәселеңне белү нигә кирәк? Вафат булган әби-бабаларыңны түгел, исән булган туганнарың белән дә аралашмауның сәбәбе нидә? Бу турыда «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән сөйләштек.

– Алмаз хәзрәт, ислам динендә нәсел төшенчәсе зур мәгънәгә ия. Аны белү нәрсәгә кирәк?

– Нәселне белү – кирәкле һәм файдалы гамәл. Һәр кеше үзенең кем икәнлеген белергә тиеш. Кем турындадыр фикер йөрткәндә аның гаиләсе, туганнары турында да сүз йөртәбез. Бу – кешенең турыдан-туры нәселенә бәйле булуын дәлилли. Адәм заты хайваннардан һәм башка җан ияләреннән аң дәрәҗәсе югары булуы белән аерылып тора. Әгәр дә ул үзенең гаилә тамырын, нәсел тарихын, туганнарын белмәсә, аның бу дөньяда яшәвенең мәгънәсе булмый. Мондый кешене маңкорт дип атыйлар. Әгәр дә син кем икәнлегеңне белсәң, синдә җаваплылык хисе күбрәк була, чөнки син нәселеңә тап төшерүдән куркачаксың. Нәкъ шушы җаваплылык кешене тормыштагы төрле куркыныч гамәлләрдән саклап кала һәм изгелек кылырга этәрә дә инде. Нәселдәнлек 35 процентка кадәр кешенең холкына тәэсир итә. Ата-бабаларыбызның кем булуын белсәк, үзебезнең нинди нәселдән икәнебезне аңласак, нәрсәгә охшаш, нәрсәгә тартым икәнебезне дә чамалый алачакбыз. Әйтик, нәселебездә биюче бар, ди. Бу өлкәдә баланың белемен арттырсак, ул уңышлы гына биюче юлыннан китәргә мөмкин. Кешелекнең нәсел-нәсәбен белү якын туганнары арасында теләмәгән никахлардан котылу өчен дә булышлык итә.

– Кеше җиде буын нәселен белергә тиеш, дибез. Ни өчен нәкъ менә җиде, ә сигез буын түгел?

– Динебездә ата-бабаларының җиде буынын белү сөннәт гамәлләрдән санала. Без вафат булганнар рухына дога кылганда да җиде буын әби-бабаларыбызны искә алабыз. Җиде буын дип әйтү халык арасында туган сүз генә – электән шулай килгән һәм сеңеп калган. Уйлап карасак, сигезенче буын башкаларына караганда төплерәк һәм догага мохтаҗрак булырга да мөмкин бит. Җиде санын «күп» мәгънәсендә карасак, яхшырак булыр. Илен белмәгән – игелексез, халкын белмәгән – холыксыз, нәселен белмәгән – нәсәпсез дип, халыкта юкка гына әйтмиләр. Борынгылар да адәм баласы үзенең җиде буын бабасын белергә тиеш, дигән. Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, туган йортының, үз халкының чыгышын белер. Үзенең кемлеген – кем нәселеннән, нинди нәселдән, кавемнән булуын, ата-бабаларын белгән кеше беркайчан диненнән, теленнән, милләтеннән ваз кичмәячәк, беркайчан да чит тәэсирләргә бирелмәячәк.

– Кешенең бу дөньяда эшләгән гөнаһлары нәселенең җиденче буынында да сизелергә мөмкинме?

– Гөнаһ буыннарга төшәргә мөмкин. Әйтик, бабадан – балага, баладан – оныкка. Туктатмаган очракта шулай дәвам итәчәк. Берәү гөнаһ кылган да, шул җиде буынга кадәр җитәчәк, дип төгәл әйтә алмыйбыз. Вакытында туктатып калырга кирәк. Бүгенге гарәпләрнең бабалары Пәйгамбәребез заманында мөшрик булган. Хәзер инде оныклары динле кешеләр. Кабатлап әйтик: нәселне белү кирәкле гамәл, чөнки ата-бабаларыңның кем икәнен белү гөнаһлардан арынуда да ярдәм итәчәк.

– Антик чорда үзеңнең шәхесеңне дәлилләү өчен ата-бабаларыңның исемен һәм кем икәнен әйтү шарт булган. Хәзер, күп дигәндә, бер бабабызның исемен белү белән чикләнәбез. Бу нигә шулай?

– Беренче сәбәп – гаиләдә дөрес тәрбия бирелмәү. Икенчесе – бала күңелендә нәселенә карата кызыксыну уятмау. Менә Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) нәсел дәвамчылары әле дә Адәмгә кадәр үз шәҗәрәләрен белә. Гарәп илләрендә дә 20-30шар буынга кадәр нәселен белүчеләр шактый. Элек билгеле бер нәселгә караган кеше җәмгыятьтә кешенең урынын һәм статусын билгели иде, хәзер алай түгел. Җиде буынга кадәр әби-бабаларыбызның исемнәрен атап дога кылабыз икән, бу – куанычлы, әрвахлар өчен әҗер, үзебезгә зур шәрәфәт, дәрәҗә бирә торган саваплы гамәл. Бабалары рухына дога кылган кеше дөньяда да, ахирәттә дә дәрәҗәле була, киләчәктә балалары аның үзен дә догадан калдырмаячак. Ни кызганыч, хәзер бабасын белмәүчеләр дә бар. Моны булдырмас өчен балага гаиләң турында сөйләү кирәк. Гаилә – синең нәселең дигән сүз. Хәзер нәселең турында мәгълүмат табу кыен түгел. Бары тик теләк кенә кирәк.

– Нәселгә карата кызыксыну уятырга кирәк, дибез. Хәзерге яшьләрдә нәселне өйрәнүгә мәхәббәтне ничек тәрбияләргә соң?

– Үз тамырыңа мөрәҗәгать итү, үз халкыңның, бабаларыңның мәдәни һәм тарихи традицияләрен өйрәнү нәсел шәҗәрәсен өйрәнүдән башлана. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең хәдис-шәрифләрендә: «Туганлык җепләрен саклар өчен нәсел шәҗәрәгезне өйрәнегез, чөнки аларны саклау туганнарга мәхәббәтне, байлыкны һәм гомер озынлыгын арттыра». Ата-ана туганнарның бала тормышында иң кирәкле кешеләр рәтеннән булуларын күрсәтергә тиеш. Алар белән аралашуның нәтиҗәсен дә. Туганың күп булса, авыр чакта ярдәм кулы сузарга әзер булучылар да күбрәк булачак. Гади генә мисал: авылда бәрәңге утыртканда үзең генә эшләү җиңелме, әллә туганнарың беләнме? Әлбәттә дус-туганнарың белән җиңелрәк тә, күңеллерәк тә. Бала кечкенәдән үк туганнары белән аралашып яшәүне күреп үссә, үз нәселе белән кызыксыныр. «Туганнар белән элемтә, күркәм холыклылык һәм яхшы күршеләр илне яшәтә һәм гомерне озайта», диелә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бер хәдисендә. Икенче бер хәдисендә: «Юктыр шундый изгелек, кайсысы өчен Аллаһның рәхмәте иң тиз арада кешегә килә, ул туганнар белән араны җайлау. Юктыр шундый гөнаһ, кайсының газабы тиз арада кеше башына төшә, ул да булса туганнар белән араны өзү», – дигән. Изге Коръәндә һәм Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләрендә дә пәйгамбәрләрнең нәселе, шулай ук төрле кабиләләр тормышы турында мәгълүмат табарга була. Тарихи китаплар, борынгы әкиятләр, риваятьләр, җырлар безне чын һәм мифик хакимнәрнең, борынгы халыкларның геройларының шәҗәрәләре белән таныштыра. Бала күңелендә мондый китапларга карата да кызыксыну уятырга мөмкин. Һәркем нәселенең җиде буынын да белми, әмма нәсел шәҗәрәләрен төзүчеләр шактый. Кайберәүләрнең йортында фотосурәтләр урынына нәсел агачы эленеп торуы сөендерә. Димәк, үткәне белән кызыксынучылар бар һәм алар арта. Шундыйлар рәтеннән булырга насыйп әйләсен Ходай.

– Нәселне өйрәнүчеләр бар. Тик бүген берничә дистә еллар элек яшәгән әби-бабасын гына түгел, ә янында яшәгән апа-абыйсын да туган дип танымаганнар күбрәк. Туганнар арасындагы мондый мөнәсәбәтнең сәбәбе нидә икән?

– Кыйммәтләр үзгәрүдә. Халыкта дустыңа түгел, туганыңа да ышанырга ярамый дигән сүзләр дә тикмәгә йөрми. Нәсел-нәсәп онытылды, халыкның әхлагы бозылды, кешеләр арасында мөнәсәбәт туганлык, кардәшлек белән түгел, күбрәк акча, мал белән билгеләнә башлады. Җәмгыятьтә акчасыз яшәп булмый. Туганнар да акчасыз якын туганына түгел, бераз хәллерәк күршесенә сыена хәзер. Ата-бабасыннан мирас булып калган исеме, фамилиясе, динен саклау белән түгел, ә байлык җыю белән мәшгуль ул. Ә бит иң авыр вакытта акча да, дустың да яныңа килмәс, җир куенына иңдергәндә дә иң беренче булып туганың килер. Туганлык мөнәсәбәтләренең ныклы булуына бер нәрсә дә, хәтта туганнарның бер-берсеннән ерак җирләрдә торуы да киртә булырга тиеш түгел. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә: «Нәселегезне белегез, кардәшләрегезгә барыгыз, чөнки бергә яшәсәгез дә, өзелгән туганлыкта якынлык юк, еракта торсагыз да йөрешкән туганлыкта ераклык юк», – дигән.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

 

СОРАГЫЗ!

Туган көнне үткәрергә ярыймы?

– Миңа 54 яшь, тиздән туган көнем. 55 яшемне билгеләп үтәргә җыенам. Моңа кадәр 50 яшемне үткәргән идек. Яшь барган саен, күңелгә корт керә икән. Ислам динендә туган көнне билгеләп үтү гөнаһтан саналмыймы?

Сәрия ИСЛАМОВА,

Арча районы

Сезнең соравыгызга «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин җавап бирде:

– Диндә туган көнне билгеләп үтәргә ярамый дигән каршылык юк. Бәйрәм шәригать кануннарына гына каршы килмәсен. Табында хәрәм ризык һәм хәрәм эчемлек булмасын, хатын-кызлар белән ирләр бергә утырмасын. Алып баручы хәрәм уен уйнатмасын һәм хәрәм сүз сөйләмәсен – менә шул кагыйдәләр үтәлгән чакта бернинди проблема булмас. Якын туганнарыңны бер табын артына җыю – савап гамәл. Бу адымыңны хәрәм генә бозмасын. Пәйгамбәребез (с.г.в.) һәр атнаның дүшәмбе көнендә ураза тоткан. Бервакыт аннан, ни өчен шул көнне ураза тотасың, дип сораганнар. Ул, мин дүшәмбе көнне туганмын, шуңа тотам, дигән. Димәк, Пәйгамбәребез (с.г.в.) туган көнен елга бер мәртәбә генә түгел, атна саен искә алган.

Комментарии