«Коръәнгә ышанмаган кешегә Аллаһның китабы бүләк ителми»

«Коръәнгә ышанмаган кешегә Аллаһның китабы бүләк ителми»

«Аллаһның рәхмәте яусын сиңа». Бу сүзләрне үз гомеребездә ничә тапкыр ишетеп, ничә тапкыр кабатлыйбыз икән? Тик әлеге җөмләнең мәгънәсенә игътибар итәбезме? Аллаһның рәхмәте нәрсә ул, аңа ничек ирешергә? Бу һәм башка сорауларга җавапны Казанның «Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин белән бергәләп эзләдек.

– Аллаһның рәхмәте нәрсә ул һәм аңа ничек ирешергә?

– Безне юктан бар кылган Аллаһ Тәгалә – бик тә рәхимле зат. Ул безгә әти-әниләребезгә караганда да мәрхәмәтлерәк. Аллаһ Тәгалә бу хакта Коръән китабында: «Минем рәхимлегем бөтен нәрсәне дә үз эченә алды», – дип әйткән. Бу – «Әгъраф» сүрәсенең 156нчы аяте. Бу дөньяда Аллаһ Тәгалә бөтен кешегә дә Үзенең рәхимлеген күрсәтә. Адәм баласы имансыз булса да, гөнаһлар кылса да, Аллаһ Тәгалә аңа рәхмәтен күрсәтеп ризыгын бирә, авырса – шифасын иңдерә, авыр хәлдә калса – ярдәм итә. Коръәндә һәм хәдисләрдән аңлатылганча, Аллаһның рәхмәте бик күп нәрсәләрне үз эченә ала. Шуңа күрә аны бер сүз белән генә аңлатып булмый. Мәсәлән, саулык-сәламәтлек, имин тормыш, балалар һәм оныклар, хәерле хатын, кием-салым, хәләл ризыклар һәм эчемлекләр, җылылык һәм яктылык бирүче Кояш, көн һәм төн – болар барысы да Аллаһның безгә күрсәткән рәхмәте. Шулай ук Ислам дине, Коръән китабы, ахирәттә булачак җәннәт, гөнаһларның гафу ителүе, ата-аналарның балаларын яратуы һәм назлавы да Аллаһның рәхмәте булып тора. Бу дөньяда Аллаһ Тәгалә үз рәхмәтенең йөздән бер өлешен генә күрсәтә, калган туксан тугыз өлешен ул Кыямәт көнендә мөэмин-мөселманнарга гына күрсәтәчәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Аллаһ Тәгалә үзенең рәхмәтен йөз өлешкә бүлде. Туксан тугыз өлешен Үзендә калдырды, ә бер өлешен җиргә иңдерде. Шушы бер өлеш белән җан ияләре бер-берсенә карата рәхим-шәфкатьлелек күрсәтәләр. Аллаһ Тәгалә иңдергән рәхимлелек белән ат баласына мәрхәмәт күрсәтеп, аны таптамас өчен аягын күтәрә». Бу хәдис Бохари хәдисләр җыентыгында риваять ителә. Икенче бер хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр болай дигән: «Дөреслектә, Аллаһның рәхмәте йөз өлештән тора. Шуның бер өлешен Ул җеннәргә, кешеләргә, хайваннарга һәм бөҗәкләргә иңдерде. Шуның белән алар бер-берсенә ягымлылык һәм мәрхәмәтлелек күрсәтәләр. Шушы мәрхәмәтлелекнең бер өлеше белән кыргый җәнлекләр балаларын назлыйлар. Мәрхәмәтлелекнең туксан тугызын Аллаһ Тәгалә Кыямәт көненә калдырды. Шуның белән ул кешеләргә рәхим-шәфкатьлек күрсәтәчәк».

– Аллаһның рәхмәтенә ничек ирешеп була?

– Аллаһның рәхмәтенә ирешү өчен билгеле бер гамәлләр кылырга кирәк. Шуның беренчесе – Аллаһка иман китереп Ислам дине буенча яшәү. Мәсәлән, биш вакыт намаз уку, Рамазан аенда ураза тоту, байлыктан зәкәт түләү, хәрәм гамәлләрдән саклану – Аллаһның рәхмәтенә ирешүнең төп юлы булып тора. Аллаһ Тәгалә бу хакта Коръәндә «Нур» сүрәсенең 56нчы аятендә әйткән: «Намаз укыгыз, зәкәт түләгез һәм илче Мөхәммәд пәйгамбәргә буйсыныгыз. Шаять Аллаһның рәхмәтенә ирешерсез».

Икенчесе, Коръәнне ешрак уку һәм аның белән гамәл кылу. Аллаһ Тәгалә бу хакта: «Без иңдергән Коръән китабы – бәрәкәтле китап. Аңа иярегез һәм Аллаһның кушканнарын үтәүче тәкъва кешеләр булыгыз. Шаять Аллаһның рәхмәтенә ирешерсез». Бу – «Әнгам» сүрәсенең 155нче аяте. Өченчесе – Аллаһ Тәгалә бар кылган җан ияләренә рәхимле булу. Мөхәммәд пәйгамбәр: «Аллаһ Тәгалә бәндәләре арасында мәрхәмәтле кешеләргә генә рәхмәтен күрсәтә», – дигән. Дүртенчесе – курку һәм өметләнү хисе белән Аллаһка дога кылу һәм кешеләргә игелек кылу. Аллаһ Тәгалә бу хакта «Әгъраф» сүрәсенең 56нчы аятендә: «Аллаһка курку һәм өмет хисе белән гыйбадәт кылыгыз. Дөреслектә, Аллаһның рәхмәте изгелек кылучыларга бик якын», – дигән.

– Күпләр намазга авырлык белән очрашкач баса. Моңа кадәр булганына рәхмәт әйтү турында уйламыйлар. Бу очракта аларның бу адымнары дөрес буламы?

– Аллаһ Тәгалә төрле кешене төрлечә Ислам диненә китерә һәм намазга бастыра. Кемдер авырлык белән очрашкач, кемдер якын кешесен югалткач, ә кемдер бик каты авыргач, Аллаһка гыйбадәт кыла башлый. Иң мөһиме намазны Аллаһның ризалыгына омтылып ихластан уку. Башкалар алдында үзеңне күрсәтү өчен намаз укысаң яки мактауларын теләсәң, андый намазны Аллаһ Тәгалә кабул итми. Әгәр дә берәү намаз укый башласа, ул инде үзенең гәүдәсе, кул-аяклары һәм теле белән Аллаһка шөкер һәм рәхмәт әйткән була. Шуңа күрә намаз уку белән Аллаһка рәхмәт әйтү бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән. Аллаһ Тәгалә шуңа ишарә итеп «Әз-Зүмәр» сүрәсенең 66нчы аятендә: «Аллаһка гына гыйбадәт кыл һәм шөкер итүчеләрдән бул», – дигән.

– Нинди кешеләр Коръәннән ерагая?

– Гөнаһлар кылу, үзеңне башкалардан өстен күрү, кешеләрнең хакларын бозу, аларны рәнҗетү, Ислам динен ялганга санау Коръәннән ерагайта. Бу хакта Аллаһ Тәгалә Әгъраф сүрәсенең 146нчы аятендә: «Мин җир өстендә хаксызга тәкәбберләнеп йөрүче кешеләрне үземнең аятьләремнән читләштерәчәкмен», – дигән. Шуңа күрә күңелебез Аллаһ китабыннан ерагаймасын өчен, һәрдаим Аллаһка дога кылырга, Коръәнне укырга һәм ятларга кирәк.

– Коръән – изге китап. Шуңа ишарәләп, күпләр теләк теләгәндә Коръәнне үбә. Болай эшләргә ярыймы?

– Коръән – ул Аллаһның сүзе. Шуңа күрә аны олылап һәм хөрмәт күрсәтеп үбәргә ярый. Бу хакта Хәнәфи, Шәфигый һәм Хәнбәли мәзһәбләре галимнәре үзләренең китапларында да язганнар. Моның рөхсәт ителүенә кайбер сәхәбәләрнең Коръәнне үбүе дәлил булып тора. Мәсәлән, Гыйкримә исемле сәхәбә Коръәнне үбеп: «Бу минем Раббымның китабы», – дип әйтә торган булган. Әлеге хәбәр дөрес чылбыр белән «Мүснәд әд-Дәрими» исемле китапта риваять ителә. Шулай ук Габдуллаһ ибен Гомәр исемле сәхәбәнең Коръәнне үбеп: «Коръән ул Раббымның әмере», – дип әйткәне мәгълүм. Ләкин Коръәнгә хөрмәт күрсәтү аны үбү белән генә чикләнергә тиеш түгел. Коръәнгә чын хөрмәт күрсәтү ул – аны уку, ятлау һәм аның белән гамәл кылу.

– Лаек булмаган кешегә Коръән бүләк итү гөнаһмы?

– Коръәнне аңа иман китергән һәм аны укый торган мөселманга бүләк итәргә кирәк. Коръәнгә ышанмаган һәм хөрмәт күрсәтмәгән кешегә Аллаһның китабы бүләк ителми.

– Бездә күпләр намазлы булулары белән мактана, дин буенча яшим ди, тик Коръәнне укырга өйрәнергә атлыгып торучылар аз. Ник укырга өйрәнергә теләмиләр?

– Мин бу фикер белән бик үк килешеп бетмим, чөнки хәзерге вакытта Коръәнне гарәпчә укырга теләүчеләрнең саны елдан-ел арта. Бик күп яшьләр һәм өлкәннәр Коръәнне укырга өйрәнү өчен мәчетләрдә оештырыла торган дәресләргә йөри. Кайберләре мәдрәсәләргә һәм ислам университетларына укырга керә, ә кайберләре онлайн дәресләр аша Коръәнне укырга өйрәнә. Коръәнне гарәпчә уку бик тә саваплы гамәл. Аның һәр хәрефен укыган өчен Аллаһ Тәгалә ун әҗер-савап бирә. Мөхәммәд пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кем дә кем Аллаһ китабыннан бер хәреф укыса, аңа бер изгелек языла. Ә бер изгелек ун тапкыр арттырыла. Мин «әлиф, ләм, мим» бер хәреф дип әйтмим. «Әлиф» үзе бер хәреф, «ләм» үзе хәреф, ә «мим» үзе бер хәреф», – дигән.

– Халык муллаларны бай дисә дә, республикабызда күпме мәчеткә имам җитми. Ник әлеге вазыйфага алынырга ашыкмыйлар?

– Муллалар – пәйгамбәрләрнең эшен дәвам итүче кешеләр. Алар халыкны Ислам диненә өнди, мәчеттә бишвакыт һәм җомга намазларын укыта, вәгазь сөйли, мәетне соңгы юлга озата, никах укыйлар, балага исем кушалар. Мулла булу өчен Ислам диненең хөкемнәрен, Коръәннең мәгънәләрен һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең хәдисләрен белергә кирәк. Моңа өстәп мәчетнең хуҗалык эшләрен алып бару да алар өстендә. Мәсәлән, ремонт ясату, газга, электрга һәм суга түләү өчен акча табарга кирәк, чөнки мәчетләр дәүләт карамагында булган объектлар түгел. Закон буенча дин дәүләттән аерылган. Шуңа күрә дә имамлык вазыйфасы бик җаваплы вазыйфа булып тора. Бәлки, шуңа күрә әлеге вазыйфага алынырга ашыкмыйлардыр.

ЙӘГЕЗ, БЕР ВӘГАЗЬ

«Аллаһы Тәгалә Изге Китапта: «Мөэминнәр – бер-берсенә туганнар», – дигән. Без өйлә, җомга намазлары укырга дип, мәчеткә җыелышабыз. Безне анда кардәшлек хисләре түгел, бәлки, Аллаһ Тәгаләгә булган ышаныч, өстебезгә йөкләнелгән бурычны үтәү тойгысы җыядыр.

Бүген безнең иманыбыз зәгыйфь: бер-беребезгә ышанычыбыз аз, бер-беребезнең гайбәтен сөйлибез, инде Коръән укырга өйрәнеп, уразалар тотып, намазлар укып та динен ташлаучылар да юк түгел. Без әле диннең ләззәтен тоймыйбыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Өч сыйфатка ия булучы гына иманның ләззәтен тоя: Аллаһны һәм Аның Рәсүлен башка бөтен нәрсәдән дә ныграк яратучы; әгәр берәүне яратса, ул аны фәкать Аллаһ хакы өчен генә яратучы, һәм шулай ук бер тапкыр Аллаһ Сөбханә вә Тәгалә коткарганнан соң, икенче тапкыр динсезлеккә, кяферлеккә кайтырга теләмәүче, ягъни утка ыргытылуны теләмәүче».

Аллаһ ризалыгы өчен, Аллаһ хакы өчен диндә бер-берсен яратучыларга бөек урыннар вәгъдә ителүе турында Пәйгамбәребез (с.г.в.) икенче бер хәдисендә дә әйткән: «Аллаһ Газзә вә Җәллә әйтте: «Бер-берсен яратышучыларга минем каршымда нурдан мөнбәрләр булачак, алардан шәһидләр һәм пәйгамбәрләр дә көнләшәчәкләр». Без Аллаһ Тәгаләгә булган мәхәббәтнең әһәмиятен тиешле дәрәҗәдә аңламыйбыз. Без башкаларга охшарга, башкаларның безгә булган мәхәббәтен, ихтирамын яуларга тырышабыз. «Мин яхшылык эшлим, әмма беркем дә мин эшләгән яхшылыкны күрми», – дибез. Безнең карашыбыз ялгыш. Безгә кешегә түгел, бәлки, Аллаһ Тәгаләгә ошарга тырышырга кирәктер. Әгәр дә Аллаһы Тәгаләнең ышанычына, мәхәббәтенә ирешсәк, башкалар безне һичшиксез яратачак.

Без бүген «мөселманнарның хәлләре авыр» дип зарланабыз. Дингә кайтканнарыбыз да аерым-аерым намаз укып, башкалар да аерым гына гамәл-гыйбадәтләр үтәп яшәргә тырышабыз. Дуслашу, турында уйламыйбыз. Шуңа күрә дә хәлебез авыр. Ахирәткә, җәннәткә, җәһәннәмгә дә ышанычыбыз аз. Әгәр дә тиешле дәрәҗәдә булса, без үзара дуслашуга, бер-беребезне яратуга омтылыр идек.

Пәйгамбәребез (с.г.в) болай дигән: «Үзенең кулында җаным булган Зат белән ант итәмен: иман китерми торып, сез җәннәткә кермәячәксез, ә инде бер-берегезне яратмый торып, сез иман китермәячәксез. Күрсәтергәме сезгә аны эшләгәндә ул сезне үзара мәхәббәткә китерә торган нәрсәне? Үз арагызда сәламләшүне таратыгыз!». Динсезлек безнең һәрберебездә дә үзенең эзен калдырды. Әмма бу безнең аралар начараюга, үзара дошманлашуга сәбәп булырга тиеш түгел. «Мөселманга үзенең туганы белән 3 көннән артык сөйләшмичә, бер-берсеннән читләшеп йөрү рөхсәт ителми, һәм беренче булып сәлам бирүчесе – аларның хәерлерәге», – диелгән бер хәдистә. Ә без тормышта 3 кенә көн түгел, еллар буе да сөйләшмичә йөрибез. Халыкта «Туры әйткән туганына ярамаган» дигән әйтем бар, беребезнең туры әйтүен икенчебез күтәрми, өстәвенә, икенчебезнең гайбәтен дә сөйләп ташлыйбыз, аннары шул гайбәт аңа ирешкәндер дип, янына барырга куркып йөрибез. Беренче карашка, күрештең ни дә, күрешмәдең ни, аннан нинди зыян кебек. Әмма бер хәдистә: «Үз туганыңны 1 елга ташлау аның канын коюга тиң», – диелгән.

(«Нур татар» сайтында чыккан Рөстәм хәзрәт ШӘЙХЕВӘЛИ вәгазеннән өзек)

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии