«Акыллы имамнар кирәк»

«Акыллы имамнар кирәк»

Соңгы вакытта Рамазан аенда күмәк ифтарлар оештыру күркәм гадәткә әйләнде. Мөмкинлеге булган кешеләр бу изге гамәлдән читтә калмаска тырыша. Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, Казан шәһәренең Хаҗилар шурасы рәисе, җәмәгать эшлеклесе Фәрит Мифтахов та туган авылында ифтар уздырып килгән, чиратта – Казан мәчетләре. Шунысын да әйтергә кирәк: Фәрит Фәиз улы үзе дә күп еллар инде ураза тота. Әңгәмәбезне дә аның дингә килүе турында сөйләшүдән башлап җибәрдек.

– Әти-әни исән вакытта ук алар белән бер-ике көн булса да ураза тоткалый идек. 2001нче елның маенда – әти, ноябрендә әни вафат булды. Әнине 16нчы ноябрьдә җирләдек. Рамазан аеның беренче көне иде ул. Бу хәлдән соң кәеф тә булмады, күңел дини якка тартты. Шуннан әкренләп ураза тота башладым. 2004тән бирле бер көнен дә калдырмаска тырышам. Ныклап кереп китсәң, аны туктатасы да килми, юлда булганда да тотарга тырышасың. 2006нчы елның ахырында хаҗга бардым. 2008нче елда гомрә (кече хаҗ) кылдым. Быелның гыйнварында да гомрәгә барып кайттым.

Дингә килүемә тагын бер вакыйга сәбәпче булды. Безгә Касыйм бабай дигән бер кеше (хәзер мәрхүм) мөрәҗәгать иткән иде. Ул төрмәдә мәчет төзегәндә ярдәм итүебезне сорады. Без аңа ярдәм иттек. 2001нче елның 7нче сентябрендә мәчетнең ачылышы булды. Минем туган көнемә туры килде ул. Бу вакытта әле мин дин әһелләрен белми дә, алар белән кызыксынмый да идем. Шул мәчет ачылышында беренче тапкыр Госман хәзрәт Исхакый белән таныштым, дин белән кызыксына башладым.

– Сез үзегезнең туган авылыгызда мәчет тә төзеткән кеше бит әле…

– Мәчет төзү буенча Госман хәзрәт, Шамил Исхаков, Рөстәм Зиннуров, Ильяс Җиһаншин һәм башка дин әһелләре белән киңәшләштек. 2003нче елның 22нче мартында туган авылым – Нурлат районы, Көрнәле-Әмзә авылында изге йортны ачтык. Исән булса, ул вакытта әнинең 75 яшьлек юбилее булырга тиеш иде. Мәчетне аның истәлегенә багышлап салдырдык, исемен дә «Әминә» мәчете дип куйдык.

– Әлеге мәчет туган нигезегездә салынган. Анда еш кайтасызмы?

– Кайткалап йөрергә тырышам. Әле 12нче июльдә ифтар үткәреп килдек, аны башлыча туганнар оештырды. Туганыбыз Хәлим абыйның вафатына өч ел булды, аның рухына багышлап уздырылды инде ул. Ифтарга безнең авыл халкы һәм тумышлары белән шуннан булган кешеләр җыелды.

– «Әминә» мәчетенә йөрүчеләр бармы соң?

– Кызганыч, авылда кеше әз калып бара. Соңгы елларда гына да мәчеткә йөри торган 15кә якын карт вафат булды, туучылар юк. Элегрәк ифтарга мәдрәсәдә укучы шәкертләрне дә алып кайта идем. Аларга практика була, халык та канәгать кала иде. Хәзер, авылда кеше аз калгач, шәкертләрне алып кайткан юк инде.

Бүген авылда 20ләп кенә хуҗалык калды. Монда кешеләрнең мәчеткә йөрмәве проблемасына кадәр авылларда халык саны азаю алгы планга чыга. Ярый әле мәчет бар, ул барыбер авылны үтерми тотып тора. «Әминә» мәчетенең мулласы – 82 яшьлек бабай. Авылларыбыз бетмәс, дип ышанасы килә. Авыл бетеп, шәһәрләрнең генә үсә баруы кеше белән табигать арасында булган бәйләнешне өзә.

– Казан мәчетләрендә дә ифтарлар оештырасызмы?

– Шөкер, Рамазан бик матур үтә. Без дә чакырабыз ифтарга, безне дә чакыралар. Казанның «Ярдәм» мәчетендә һәр көнне бер кеше ифтар уздыра. 20нче июльдә без дә үткәрәбез. 22нче июльдә Казанның Тынычлык бистәсендәге «Тынычлык» мәчетендә авыз ачтырырга ният бар. Әле 8нче июльдә «Казан-Арена»да узган зур ифтарда катнашу насыйп булды. Бик яхшы үрнәк күрсәттеләр. Мондый чаралар дәүләткә ышанычны арттыра, исламның кодрәтен күрсәтә. Халыкка якынаю бит бу.

– Сез Исламның 1000 еллыгы мәдрәсәсендә попечительләр советы рәисе булып торасыз. Димәк, дини уку йортлары белән бәйле проблемалар сезгә яхшы таныштыр…

– Әлеге мәдрәсәдә 16-17 яшьтән алып, 70-80 яшьтәге бабайларга кадәр укый. Республикадан гына түгел, Русиянең башка төбәкләреннән дә киләләр. Башка төбәкләргә барсаң да, һәрберсендә диярлек безнең мәдрәсәдә укып чыккан имамнар бар.

Безгә чит илдә укып кайткан имамнар кирәкми, дибез, тик үзебезнең мәдрәсәләрдә укулар бүген тиешле дәрәҗәдә бармый әле. Аларга игътибарны арттырырга, мәсьәләне дәүләт дәрәҗәсендә карарга кирәк. Бүген авылларда халык белән эшләргә кеше юк. Авылларда дәрәҗәле, акыллы имамнар булса, алар халык белән дә аралашыр, тәрбияләү, иманны ныгыту мәсьәләсендә дә эшләр иде. Болай эшләүнең дәүләткә дә файдасы бар. Исерекләр, инвалидлар, наркоманнарны дәвалауга бюджеттан күпме акча бүлеп бирелә! Әгәр дини тәрбия, иман булса, андый кешеләр әзрәк булыр иде.

– Авылларга укымышлы имамнар кайтару, мәдрәсәләрне күтәрү, дидегез, сезнеңчә моңа өмет бармы?

– Президентыбызның гает намазларына йөрүе, дини вакыйгаларның үзәгендә кайнавы – мактауга лаек гамәл. Минтимер Шәймиев белән Тәлгать Таҗетдиннең Болгар җирен күтәрүләре, Ислам динен кабул иткән көнне дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтү –безнең өчен зур байлык. Шуңа күрә бу өлкәдә киләчәктә дә зур эшләр башкарылыр әле. Ислам көне-төне намаз уку, мәчетләргә йөрү генә түгел, ул әле милләтне үстерү чарасы да. Һәр халыкның –үз дине. Ислам дине дә һәркайда үзенчә. Татарларның милли-дини традицияләрен башкаларныкы белән бутарга, әби-бабалардан узып эш итәргә кирәкми. Русиядә яшәвебезне онытмыйк.

Сөмбел СӘЙФИ.

Комментарии