«Аллаһы Тәгалә җәзаламый, сабак кына бирә»

«Аллаһы Тәгалә җәзаламый, сабак кына бирә»

Ислам – могҗизалар дине. Яши торып, моңа күбрәк инанасың. Чын күңелдән теләгәнең дә һичшиксез кабул була, ярдәм сорап ялварганыңны да Аллаһы Тәгалә ишетми калмый… Динне ниндидер рухи азык буларак кабул итәбез һәм күңел белән генә сизәбез кебек. Тик кайчак табигать үзе үк Аллаһы барлыгын искәртеп куя. Күктәге болытларның «Аллаһ» исемен хасил итүе дә ни тора бит! «ТНВ» телеканалында эфирга чыга торган «Нәсыйхәт» тапшыруы режиссеры Рифат Йосыпов мондый табигать могҗизалары белән беренче генә очрашмый инде.

– Минем Коры Елгада бакчам бар, тау өстендәрәк урнашкан ул. Кадер кичәсе алдыннан шундый болытларны күреп алдым да, фотога төшердем, – ди Рифат абый, фотосурәткә төртеп күрсәтеп. –«Аллаһ» дип язылган. Хәтта «һ» хәрефе дә күренә. Могҗиза дими, нәрсә дисең моны. Юк, күк йөзе – үзе могҗиза, ә бу – гаҗәеп күренеш.

Рифат абый күптән намазда. Биш вакыт намазын да үти, җомга намазларын да калдырмый, Рамазан аенда мәчеткә тәрәвихка да йөри. Гарәп әлифбасын да белә, хәрефләрне танып, аларны ялгарга да өйрәндем, ди. Дини тәрбия алмаса да, бүген күктәге шул «Аллаһ» сүзенә карап соклана ул.

– Әни пенсиягә чыккач, намазга басты. Ул миңа үрнәк булды, «Әлхәм» сүрәсен өйрәтте. Мәҗбүри рәвештә түгел, йорт стенасына зур календарь элеп куйды – анда «Әлхәм» язылган иде. «Менә моны укыштыргала, сиңа кирәк булыр», – диде. Ихтыярсыз рәвештә шуны укып ятладым. Намазга басканда аны белә идем, шуңа күрә җиңел булды. Совет чорында намаз дигән нәрсә юк иде. Бәлки, бу үзенә күрә безне саклау да булгандыр, чөнки динне катлауландырырга яратабыз. Ә ул чорда мәктәптә динне кабул итмиләр иде. Партия, комсомол оешмалары аны инкарь иттеләр.

Рифат абыйның мондый гаҗәеп күренешкә беренче генә юлыгуы түгел. «Нәсыйхәт» тапшыруы кысаларында республиканың төрле районнарына барып, кызыклы шәхесләр белән танышып кайту бәхете елмая аңа. «Чын мөселманнар белән якыннан аралашып, танышканнан соң, ниндидер көч җыеп кайткан күк буласың. Дингә тагын да якынаясы, ислам кануннары буенча гына яшисе килә башлый», – ди ул.

– Әйткәнемчә, мондый гаҗәеп хәлне беренче генә күрүем түгел. «Нәсыйхәт» тапшыруына материал әзерләү өчен, без Кызыл Байрак авылына юл тотарга тиеш идек. Анда меңьеллык мәдрәсәнең умартачылыгы бар иде. Шундый хәбәр килеп иреште: имештер, бал кортлары кәрәзгә «Аллаһ» дигән сүз ясаганнар. Бу – Рамазан ае тәмамланган вакыт. Аңа кадәр туганнар күчтәнәчкә йомырка биреп җибәргән иде. Командировкага иртәнге 5ләрдә чыгып китәбез, 9га барып җитәсе бар. Иртән ашап китәм дип, йомры килеш йомырка пешергән идем. Пешкәч карыйм – анда да «Аллаһ» сүзе пәйда булган. Үзебез могҗиза карыйбыз дип, Кызыл Байракка җыенабыз, баксаң, үземдә дә нәкъ шундый хәл. Диндә очраклылык дигән нәрсә юк. Болар барысы да – Аллаһның билгесе. Менә ул күк йөзендәге болытлар да әлеге Рамазан аеның 27нче көнендә «Аллаһ» сүзе ясап тезелделәр. Пәйгамбәребез (с.г.в) хәдисләреннән күренгәнчә, Кадер кичәсен Рамазан аеның соңгы ун кичәсе арасыннан эзләргә кирәк. Ул 27нче яки 29нчы кичтер, – дип сөйләде әңгәмәдәшем.

Коръәндә язылганнарның барысын үтәмәсә дә, ислам диненә якынаючылар арта. Хәрәм эшләрдән тыела, әз-әзләп догалар укый, аннары намазга баса. Чын мөселман дингә мәҗбүри рәвештә китерелергә тиеш түгел. Рифат абый да нәкъ шундый фикердә. Үзе дә дингә салмак адымнар белән килгән ул.

– Мин дингә кисәктән кереп китмәдем. Башта хәрәмнән тыелдым, аннары яшәү рәвешемнән канәгатьсезлек сизә башладым. Дингә тартылдым, рәхәтлек тойдым. Ләкин бу юлда дусларымны югалттым. Дус дип санаганнарның 70 проценты булмагандай юкка чыкты. Туган-тумачалар бу адымымны уңай кабул итте, ә бит туганнарым да йөз чөйде дигән фикерләрне ишетергә туры килә, – дип дәвам итте ул сүзен. – Кызганыч, тик тормышта хәрәм күбрәк. Кешеләр үз малларын сәдака рәвешендә бирәләр һәм шуннан бәрәкәт күрәләр. Ул аларга артып килә. Ә хәрәм белән башланган эшнең нәтиҗәсе күренмәс. Әйтик, бүгенге тормышта эшне процент белән башларга кирәк, ә диндә бу тыелган гамәл. Менә кредитка 10 бозау алдым ди, бер елдан барысы да үлеп беттеләр. Процентның бернинди файдасы булмады, киресенчә зыян килде, үз малымнан чыкты. Кешеләр хәрәм юлга кереп, зыян күрәләр. Аллаһны танымаучылар, ул кушканны үтәмәүчеләр, Коръәнне инкарь итүчеләрнең эше уңышлы бармый. Мин ничек телим, шулай яшим дигәннәрнең эшләре тарала. Аллаһы Тәгалә беркайчан да җәзаламый, ул сабак бирә. Эшең бармый икән, димәк уйланырга вакыт. Күзаллавыңны төзәтергә этәргеч инде бу.

Аллаһны танып һәм аннан куркып яшәүчеләр дә очрый Рифат абый юлында. Лаеш районы Кече Елга авылында бер абзый гел әнисе турында сөйли торган булган. «Минем әни Аллаһтан шул кадәр курка иде. Иске яулыгын алыштырганда да, башта яңасын бәйли иде, аның астындагы искесен тартып кына ала иде», – дип уртаклашкан ул.

– Ислам диненең могҗизалары моның белән генә чикләнми, аларны сөйләп бетереп тә булмас. Һәркем дингә үз теләге һәм төрле сәбәпләр аркасында килә. Кемдер авыру аша, кемдер шатлык аша килә. Боларның икесе дә дөрес дип саныйм, чөнки нәтиҗәсе бер – Аллаһка якынаю.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии