Өммәткә кылчык булып кадалган хиҗаб

Соңгы ике-өч ел эчендә мөслимә хатын-кызларыбызга бәйләнүләр барлык проблемалардан да уздырды. Бөтен Русия яссылыгында башка бер проблема да калмыйча, бары тик шәригать кануннары белән яшәргә омтылган хатын-кызларны чишендерү үзәк бер мәсьәләгә әйләнде. Әгәр дә инкыйлабтан соң коммунистлар хатын-кызларны чишендергән кебек, мөслимәләрне чишендерү бәхетенә ирешсәләр, илдә казна караклары да калмый, террорчылык үзеннән-үзе юкка чыгачак, ә юллар инде өстәл өсте кебек тигез һәм көзге кебек ялтырап торачак.

Бүген төрле дәрәҗәдәге кяферләр мөслимә хатын-кызларыбызга бәйләнәләр икән, монда беренче чиратта гаепне үзебездән эзләргә кирәктер, бәлки. Белмим, кайсы ахмагы хатын-кызларның яулыкларын «хиҗаб», дип атый башлагандыр, анысы мөһим түгел, әмма Аллаһының кануннарын үтәп яшәүчеләрне яратмаган Иблис шул сүзне күтәреп алды да, мөслимәләребез үзләре дә «хиҗаб» сүзенең нәрсә аңлатканын белмичә, бәйләгән яулыкларын шул сүз белән атап йөри башладылар. Инде хәзер «хиҗаб» сүзе өммәтебезнең тәненә кылчык булып кадалды. Шул сүз аркасында ислам дине дошманнары, чак кына ояты булган, милләтенә һәм диненә карамастан һәрбер хатын-кыз бәйләргә тиешле яулыкны, ислам дине символы итеп күрә башладылар.

Коръәндә Аллаһы Раббыбыз 8 аятьтә «хиҗаб» сүзен искә ала. Әйдәгез шул аятьләрне бергәләп карап үтик әле.

Әграф сүрәсе 46 аять: «Җәннәт белән җәһәннәм арасында дивар (хиҗаб) бар, аның өстеңдә кешеләр бар, ул кешеләр һәркемне (җәннәт әһелләрен) аерым билгеләрдән танырлар. Алар җәннәт әһелләренә әйтерләр: «Сезгә тынычлык!» Алар әле җәннәткә кермәгәннәр, әмма җәннәткә керүне теләрләр».

Исра сүрәсе 45 аять: «Кайчан син Коръән укыдың, Без синең һәм Ахирәткә ышанмаучылар арасына, кешеләр күзенә күренми торган пәрдә (хиҗаб) торгыздык».

Мәрьям сүрәсе 16-17 аять: «Коръәндә Мәрьям кыйссасын зекер ит! Менә ул үзенең гаиләсеннән шәрыкъ тарафына китте һәм калкулык артында (хиҗаб) күздән югалды. Без Мәрьямгә Җәбраилне җибәрдек, ул аның алдында камил яшь егет рәвешендә килеп басты».

Әхзаб сүрәсе 53 аять: «Ий иман китерүчеләр, Пәйгамбәр өйләренә мәҗлескә чакырсалар, иртәрәк килеп, ашның өлгергәнен көтеп утырмагыз. Әгәр чакырсалар, шул вакытта керегез, ашагач, өйләрегезгә таралышыгыз, калып сөйләшергә дип утырмагыз. Сезнең сөйләшеп утыруыгыз Пәйгамбәргә җайсызлык тудыра. Ул сездән ояла, ә Аллаһ хакны әйтергә оялмый. Әгәр пәйгамбәр хатыннарыннан бер нәрсә сорасагыз, чаршау (хиҗаб) аша сорагыз, әнә шулай соравыгыз сезнең калебегезгә дә, аларның калебләренә дә пакьлектер, һәм сезгә ярамас Пәйгамбәрне рәнҗетү, шулай ук үзе үлгәч аның хатыннарына өйләнү тыелды. Хакыйкатьтә, бу Аллаһ каршында олугъ гөнаһ».

Сад сүрәсе 32 аять: «Ул (Сөләйман) әйтте: «Мин атларга булган мәхәббәт аркасында, Раббымны зекер итүне кичектердем, хәтта кояш офыкта (хиҗаб) югалды».

Фуссиләт сүрәсе 5 аять: «Алар әйтә: «Син безне чакырганга, безнең калебебез ябык, колакларыбызда саңгыраулык, синең белән безнең арабызда – пәрдә (хиҗаб), син тырышлык куй, һәм без дә тырышлык куярбыз».

Шура сүрәсе 51 аять: «51. Кеше Аллаһы белән сөйләшергә лаек түгел, мәгәр төшендә вәхий кылыр яки чаршау (хиҗаб) аша сөйләшер. Яисә Ул (Пәйгамбәргә) илче җибәреп, Үзе теләгәнне вәхи белән сөйләтер. Хакыйкатьтә, Ул – Бөек, Хәким».

Мутаффифин сүрәсе 15 аять: «Ә юк! Ул көнне алар Раббыларыннан чаршау (хиҗаб) белән аерылырлар (Аллаһыны күрмәсләр).

Күргәнебезчә, газиз мөселман кардәшләрем, Раббыбыз Коръәннең бер генә аятендә дә хатын-кызларның яулыкларын да, киемнәрен дә «хиҗаб» сүзе белән атамый. Шулай булгач, кайдан алып без – Аллаһының коллары, Ул әйтмәгән сүз белән, ягъни бөтенләй башка мәгънәләргә ия булган сүз белән хатын-кызларыбыз бәйли торган яулыкны яисә алар кия торган күлмәкләрне атарга җөрьәт итәбез соң? Шуның өчен Аллаһының кануннарын үтәргә тырышып яшәгән мөслимәләребезне, мөселман егетләрен Раббыбыз Үзенең яклавыннан мәхрүм итмәдеме икән? Ә бит хак Тәгалә бик күп аятьләрдә: «Иман китерүчеләрне Үзем яклармын», дип вәгъдә бирә. Аллаһы Раббыбыз вәгъдәсен үтәүче Зат. Димәк хатаны үзебездән эзләргә кирәк.

Әгәр үзебезнең татар милләтеннән булган мәшһүр галимнәребезнең хезмәтләренә күз салсак, аларның берсе генә дә мөслимәләрнең киемнәре турында «хиҗаб», дип телгә алмый. Бу сүзне безгә махсус керттеләр булса кирәк.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә хатын-кызларга кием хакында ничек мөрәҗәгать итә соң. «Ий пәйгамбәр! Үз хатыннарыңа, кызларыңа һәм башка мөэминә хатыннарга әйт, алар япма-күлмәкләрен (җәләбийбиһиннә) төшеребрәк кисеннәр (тәннәрен каплап). Шулай кисәләр аларны танырга җиңел була (фәхишәләрдән аерылып торырлар) һәм хурлауга дучар булмаслар. Аллаһ – Ярлыкаучы, Рәхимле». (33. 59) Менә бу аятьтә «Япма- күлмәк» сүзе бар, ул гарәпчә берлек санында «җилбәбун» дип килә, ә Коръәндә «җәләбийбиһиннә – япма күлмәкләрен кисеннәр», дип килә.

Мин торып-торып гаҗәпләнәм, каян казып чыгарганнар мәгънәсе җисеменә һич туры килми торган «хиҗаб» сүзен. Бик алай яулыкны гарәп телендә атыйсылары килгәч, әйтсеннәр «шәл», дип. Шәл гарәпчәдән зур яулык, дип тәрҗемә ителә. Ә бит безнең әбиләр һәм әниләр өйдә чакта яулык кына бәйләп йөри иделәр, ә берәр кая барырга яисә урамга чыгарга булсалар, матур итеп шәлләрен (чәчәкле зур яулык) бәйли иделәр. Рус телендә дә «шаль» матур яңгырашлы сүз бит.

Әгәр дә ки, менә шушындый мәгънәсе туры килми торган «хиҗаб» сүзе белән мөслимәләребезнең яулыкларын, күлмәкләрен атамасалар, ислам дошманнары бер сүз әйтә алмас иделәр, мин моның шулай буласына тулысынча ышанам, чөнки бәйләнергә сәбәп калмый һәм Аллаһы Тәгалә дә Үзенең ярдәменнән мәхрүм итмәс иде.

Исең-акылың китәрлек инде кайчагында, мөселманнар өчен берәр төрле файдалы гамәл, яисә яхшы сүз әйтүче булса, берничек шуны халыкка җиткереп булмый, беркемнең дә кабул итәсе килми. Чак кына мөселманнарга зарарлы гамәл яки сүз ычкынса берәрсеннән, шунда ук эләктереп алалар да, бөтен халыкның авызында шул сүз генә яңгырап тора. Әй Иблис тырышып та эшли инде мөселманнарга каршы. Ярар инде, Иблис бит Аллаһыга вәгъдә итте Әдәм балаларын туры юлдан яздырырга, аның эше шул. Менә иң кызганычы шунда, мәгънәсез сүзне яисә ярамас гамәлне мөселманнар үзләре хуплап, үзләре үк яратып сөйли яисә гамәл кыла башлыйлар. Шундый гамәлләр һәм сүзләр белән әле исламга кайтырга өлгермәгән кешеләрдә, үзләре дә сизмәстән динебезгә карата тискәре караш тудыралар.

Әлбәттә, минем бу мәкаләне, әле укып эчтәлеген дөрес итеп аңларга да җитешмәгән кайбер имамнар һәм мөселманнар мине хатын-кызларның киеменә каршы чыгуда гаепләргә дә мөмкиннәр, чөнки алар өчен «хиҗаб» сүзе бер кирәкле якын төшенчәгә әверелеп бетте бугай. Ә чынлыкта: «Сөйли белмәгән сүз, башка бәла китерә», – дип, безнең борынгы бабаларыбыз белми әйтмәгәннәр. Шушы асылы башка мәгънә аңлаткан «хиҗаб» сүзе күпме мөслимәләрне һәм мөселманнарны авыр кайгыга салды. Шунлыктан мөселманнар, Дон Кихот кебек, «җил тегермәне» белән сугышып ятарга мәҗбүр ителделәр. Ә бит безне ислам дине һәрбер сүзнең мәгънәсенә тирәнтен төшенеп гамәл кылырга өйрәтә.

Мөхтәрәм мөселман кардәшләрем, әйдәгез, котылыйк шул башка бәла китерә торган сүздән, аның өчен бит күп кирәкми, бары тик әйтмәскә генә…

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА

Комментарии