Иң зур кораб

Иң зур кораб

Мөселман кардәшләребез ишетепме, киносын карапмы дөньядагы иң зур кораб – «Титаник» турында белә торганнардыр. Аның буе 269,1 метр, киңлеге 28,19 метр һәм биеклеге 18,5 метр була. Менә шушы кораб үзенең беренче рейсында ук диңгездәге бозга бәрелеп һәлакәткә дучар була. Ә бит аның төзүче инженеры, кораб әзер булганнан соң: «Моны хәзер хәтта Аллаһ та батыра алмый», – ди. Моннан 105 ел элек «Титаник», юлга чыгып өч көн узуга, 15нче апрель көнне бата һәм 2223 кешедән 1517се һәлак була.

Мөхтәрәм милләттәшләр, газиз дин кардәшләрем, менә шушы «Титаник» чыннан да иң зур корабмы, әллә аннан да зуррак кораб та булдымы икән? Әйдәгез, пәйгамбәр Нухның (г.с.) халкын Аллаһы Тәгалә ничек итеп туфанга батыруын, ә Нухны (г.с.) һәм аңа иман китергән кешеләрне көймәдә коткаруы хакында исебезгә төшерик әле.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Адәм белән Нух арасы 10 гасыр». Димәк, бер мең ел. Шушы бер мең ел буе атабыз Адәмнән (г.с.) соң кешеләр Аллаһыга ширк катмыйча, тәүхидне бозмыйча яшиләр. Һәм шуннан соң Иблис мәлгунь кешеләрне потларга табынырга өйрәтә. Кешеләр тулысынча исламнан чыгып китәләр. Шул вакытта аларны Бер Аллаһыга гыйбадәт кылырга чакырыр өчен Раббыбыз Нухны (г.с.) пәйгамбәр итеп күндерә. «Без Нухны үз кавеменә пәйгамбәр итеп җибәрдек, һәм әйттек: «Аллаһының рәнҗетүче каты газабы килмәс борын кавемеңне кисәт!» (71.1.). Әмма халкы иман китерергә теләми. Нух (г.с.) 950 ел буе халкын иманга чакыра, шушы вакыт эчендә бары тик 80 кеше генә иман китерә.

Бу вакытта халык белән бер кяфер кеше җитәкчелек итә. Ул кешеләргә Нух (г.с.) белән очрашырга рөхсәт итми, потларга табынуны дәвам итәргә куша: «Үзегезнең илаһларыгыз Вадда, Сува, Йагус, Йаука һәм Насрга табынуыгызны ташламагыз!» – ди.

Нух (г.с.) Аллаһыга ялвара: «Нух әйтте: «Йә Рабби, кавемем миңа ышанмый, ялганчыга чыгардылар. Инде алар белән минем арамны хөкем ит, мине һәм миңа ияргән мөэминнәрне ул залимнәрдән коткар» (26.117,118).

Нухка (г.с.) вәхи килүе хакында Аллаһы Коръәндә әйтә: «Нухка вәхи булды: синең кавемеңнән иман китерәселәре иман китерделәр, инде калганнары иман китермәсләр, аларның кылган кабахәт эшләре өчен кайгырма! Безнең күз алдыбызда һәм Безнең өйрәтүебез белән көймә яса. Ләкин мөселман булмаган кешеләр өчен, аларны газаптан коткар, дип, безгә дога кылма, чөнки ул залимнәр Туфан суына батып һәлак булачаклар» (11.36,37).

Нух (г.с.) Җәбраил фәрештәнең өйрәтеп торуы буенча бик зур көймә (кораб) ясый. Кайбер галимнәрнең әйтүләренә караганда, ул бу көймәне йөз ел буе төзи. Аны төзер өчен бик күп агач материал кирәк була. Ул бик зур мәйданда тик дигән агач орлыгы чәчеп, 40 ел шул урманның үскәнен көтә. Урман өлгергәч, тау башында, судан бик ерак булган җирдә төзи корабны. Әлбәттә, аңа иман китергән мөселманнар да ярдәм итә. Инде аның тау башында кораб төзегәнен күргән кяферләр Нухтан (г.с.) көләләр, акылдан язган, диләр. Су булмаган җирдә кораб төзүнең сәбәбен аңлый алмыйлар. Аның кавеменнән булган кяферләр гаҗәпкә кала. Нух (г.с.) аларны иманга чакырудан туктый. Алар әйтәләр: «Әй Нух, башта пәйгамбәр идең, хәзер инде балта остасы булдыңмы? Нәрсә булды синең белән? Әй Нух! Тау өстендә кораб?» (хәдис).

Коръәндә Аллаһы Тәгалә хәбәр бирә: «Нух көймә ясый башлады, үз араларындагы мәртәбәлеләре Нух яныннан һәркайчан төрлечә көлеп, мәсхәрә кылып үтәләр иде. Нух әйтте: «Бүген сез безне мәсхәрә кылсагыз, иртәгә без сезне мәсхәрәләп көләрбез, сез мәсхәрәләп көлгән кебек» (11.38.).

Корабның зурлыгы, үлчәмнәре турында безгә пәйгамбәребезнең (с.г.в.) икетуган кардәше ибн Габбас (р.а.г.) хәбәр бирә: «Нух корабны «Будо» исемле тау өстендә төзеде, соңыннан туфан булды. Корабның озынлыгы 300 терсәк, Нухның әтисенең бабасы – ягъни Адәм терсәге белән. Киңлеге 50 терсәк, ә биеклеге 30 терсәк буе. Корабның өсте дә ябык була, чөнки берөзлексез яңгыр ява».

Мөхтәрәм җәмәгать! Атабыз Адәмнең буе ким дигәндә 24 метр була. Чөнки пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Адәмнең буе 60 терсәк буе иде», – дип. Әгәр бүгенге гадәти кешенең терсәге 40 см дип алсак, Әдәмнең терсәге 5 метрдан артыграк була. Шушы саннардан чыгып, корабның буе – 1500м, киңлеге – 250м, биеклеге – 150 метр була. Менә шундый кораб янында «Титаник» бәләкәй генә көймә кебек күренер иде.

Инде шушы корабның нәрсәдән төзелгәне хакында Аллаһы Тәгалә болай ди: «Нухны йөздердек такталардан ясалып, кадаклар белән ныгытылган көймәдә» (54.13.). Моннан 6 мең еллар элек такта һәм кадак ясавы ансат булмагандыр. Әмма Аллаһының рәхмәте, фәрештә Җәбраилнең (г.с.) өйрәтеп торуы белән барлык кирәк-яраклар булдырылганына шик калмый инде.

Ни өчен кораб шундый зур итеп төзелгән соң? Аллаһы Тәгалә әйтә: «Безнең әмеребез килүгә, һәм мичтән су кайнап чыга башлагач, әйттек: «Әй, Нух, һәр хайваннан ана һәм аталарын берәр пар һәм иман китергән кешеләрне вә өй җәмәгатеңне көймәгә алып кер, кемнәр хакында сүз булганнан башкаларны. Әмма Нухка бик аз кешеләр иман китерде» (11.40.). Менә шушы аятьтә Аллаһы Тәгалә һәр төрле хайваннарны берәр пар итеп көймәгә алырга куша. Җир йөзендә имезүчеләр семьялыгына керүчеләр генә дә 5500 төрле. Төрле кошларны исәпкә алмыйча да. Менә шушы 11000 хайванга күпме урын, 6 ай буе ашарга күпме ризык, күпме эчәр су кирәк. Ә бит без барыбыз да беләбез: бер сыерны кыш чыгарыр өчен дә икешәр машина печән, бер машина салам кирәк була иде. Әле бәрәңге, чөгендер ашата идек. 6 ай буена һәр хайванга, һәр кешегә (алар 80 кеше) ашарга, эчәргә ризык та алырга кирәк. Кораб өч катлы була.

Корабка төялергә барлык хайваннар да Аллаһының әмере белән килеп, чиратка басалар. Бер-берсен төрткәләмиләр дә, тешләмиләр дә, тәртип тә бозмыйлар. Барысы да төялеп бетеп, кораб астында су күренгәч, Нух (г.с.) та керде һәм кырыйда торган кяфер улын да чакырды. Әмма улы: «Мин тауга менеп котылам», диде.

«Ул көймә аларны күтәреп тау чаклы зур дулкыннар эчендә йөзә. Көймәгә кермичә, бер читтә торучы улын чакырды: «Әй улым, безнең белән көймәгә кер, кяферләр белән калма». Улы әйтте: «Бу судан тау башына чыгып котылырмын». Нух әйтте: «Бүген Аллаһ газабыннан коткаручы юк, әгәр Аллаһ рәхмәт кылмаса». Шунда аларны дулкын аерды һәм улы суга батып һәлак булучылар сафында булды» (11.42,43).

Аллаһы Тәгалә безгә тагын бер аятьтә болай ди: «Без күк капкаларын ачтык, аннан шарлап су ага башлады һәм җирне ярдык, аннан чишмәләр бәреп чыкты. Җир һәм күк сулары кушылдылар, тәкъдир ителгән эшне гамәлгә куяр өчен» (54.11,12.). Менә монда Аллаһы Тәгалә күк капкаларын ачу турында әйтә, ә яңгыр яудыру турында әйтми. Яңгыр бит ул диңгез өслегеннән чыккан пар белән генә барлыкка килә. Ә «Без күк капкаларын ачтык, аннан шарлап су ага башлады», ди. Моны аңлар өчен бер хәдискә тукталып үтик.

Әл Габбас ибн Габдул-Муталлибтан хәбәр ителә: «Бервакыт Аллаһының Илчесе (с.г.в.) безгә әйтте: «Беләсезме икән сез җир белән күк арасындагы ераклыкны?» Без әйттек: «Аллаһ һәм Аның Илчесе яхшырак беләләр». Пәйгамбәр (с.г.в.) әйтте: «Алар арасындагы ераклык 500 ел, ә һәрбер күктән икенчесенә чаклы шулай ук 500 ел. Җиденче кат күк белән Гареш арасында диңгез, диңгезнең төбеннән өстенә чаклы, күк белән Җир арасы чаклы. Бөек Аллаһ шуларның өстендә, һәм Адәм балаларының бер гамәле дә Аңардан яшерелмәгән!» (Монда 500 еллык ара – яктылык тизлеге белән күрсәтелә). Менә шушында искә алынган диңгез суына күк капкасы ачылу турында сүз бара торгандыр, дип уйларга җирлек бар күрсәтелгән аятьләрдә. Чөнки 8 километрдан да биек тауларны да су астында калдырыр өчен бүген җир йөзендә булган диңгез, океаннардан 4-5 тапкыр күбрәк су кирәк. Әйткәнебезчә, яңгыр ул үзе диңгездән күтәрелгән пар белән генә яралтыла.

Инде без мәктәпләрдә укыганда һәлак булган мамонтлар һәм динозаврлар турында сөйли иделәр. Алар Җир өстендә боз шуышу сәбәпле һәлак булганнар, дип аңлаталар. Юк җәмәгать! Менә шушы Нух пәйгамбәр вакытында булган туфан сәбәпле алар һәлак булганнар, дип әйтергә тулы хокукыбыз бар. Чөнки аларга Аллаһы Нух (г.с.) корабына керергә әмер бирми. Ә инде мамонт сөякләренең полюслардагы боз астыннан табылуы табигый.

Боз булмаган төштә аларның сөякләре, сакланмыйча, череп беткәннәр булса кирәк. Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәне хикмәт белән кыла. Һәм Нух (г.с.) тарихын да безгә уйланырга, фикер йөртеп, Аллаһының могҗизалары аша Раббыбызга тагын да ныграк иманыбызны үстерергә мөмкинлек бирә.

Иманнарыбыз ныклы булып, Раббыбызның рәхмәтенә ирешә торган гына гамәлләр кылып яшәргә һәм вәгъдә иткән җәннәтләрен кәсеп итәргә насыйп булса иде.

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА,

Казан шәһәре

Комментарии