Тигез җирдә фетнә чыгармыйк

Тигез җирдә фетнә чыгармыйк

Әссәламегаләйкем, хөрмәтле «Безнең гәҗит» редакциясе!

Сезнең «Иманга юл» сәхифәсендә дини вәгазьләр һәрдаим чыгып килә. Аллага шөкер, дин мәсьәләләрен яктыртасыз, әмма кайбер вәгазьләрдә Ислам диненең кануннарына бер дә туры килмәгән фикерләр яңгырый. Мәсәлән, соңгы 3нче февраль (№5) санындагы язмада автор, Ислам динендә ничәмә-ничә гасырлар яшәп килгән дүрт мәзһәбне кире кагып: «Безгә Коръән һәм сөннәт буенча гына яшәргә кирәк», – дигән. Бу дүрт мәзһәб тә бит Коръән һәм сөннәт нигезендә төзелгән, алар бары тик төрле җирлеккә генә яраклаштырылган. Сезгә Свердловск өлкәсенең Әҗегол авылында имамлык вазифасын башкаручы кешенең вәгазен җибәрәм, бастырсагыз – рәхмәтле булыр идек. Ул нәкъ менә мәзһәбләр темасын яктырта, динне белергә теләүче укучыларга да файдалы булыр иде, дип уйлыйм.

Сезгә зур хөрмәт белән, Свердловск өлкәсеннән Айгөл.

Тигез җирдә фетнә чыгармыйк

Аллаһу Сөбханәһә вә Тәгалә Коръәндә әйтә: «Бөтен барлыкны төзүче Аллаһ – Тәрбиячегездер, Илаһә булырга яраклы һичбер зат юк, мәгәр Аллаһ үзе генә. Ул һәрнәрсәне төзүче, Аңа гыйбадәт кылыгыз! Вә Ул һәрнәрсә өстеннән эш башкаручы», – ди. («Терлек» сүрәсе, 102нче аять.)

Кадерле мөселман кардәшләр, без Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вәссәллам өммәте, Аллаһу Сөбханә вә Тәгалә каршысында иң яхшы, Аллаһының яраткан өммәте булабыз. Без барыбыз да Аллаһы Тәгаләне ихлас күңелебездән яратабыз һәм Аллаһыбызны яраткан кешеләрне дә яратабыз. Бар мөселман халыклар да танылган дүрт мәзһәб дини юлында барырга тырышалар, әлхәмдүлилләһ, һәм без Пәйгамбәребезнең өммәтендәге мөселманнар булабыз.

Һәр мөселман кешесе мәзһәбләрне таный һәм шул мәзһәбләрне тоткан һәр кешене мөселман кардәше дип кабул итә, хөрмәт итә.

Һәр мөселман Аллаһы өчен, мөселман кардәшләрен ярата, бу шулай, һәм дөресе шул.

Бүгенге көндә исә хәзерге заман мөселманнарының тормышында нәрсә күзәтәбез? Кайсыдыр илдә мөселманнар, бер-берсен гаепләп, бер-берсен шартлаталар, атып үтерәләр; кайсыдыр илдә бер мәзһәб мөселманнары икенче мәзһәб мөселманнарына карата үзләренең дөресрәк булуларын исбатларга тырыша, үзләрен өстенрәк дип уйлый. Бу хәлне ничек аңларга? Дөресен әйткәндә, дингә яңа килгән кардәшләр һәм яшь мөселманнар дөресен аңламыйлар, кызганычка, аңларга теләмиләр дә…

Хикмәт нәрсәдә соң, әллә хәзерге яшьләр акылга зәгыйфьрәкме, әллә замана гаеплеме? Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: «Мәгәр Коръән өйрәткәнчә, дөрес юл белән, чын иман китереп, Ислам динен кабул иткән, һәрвакыт изге гамәлләр кылган, Коръән дәлилләре белән хактан һич тә аерылмаска һәм тормыш вә дин мәшәкатьләренә, килгән төрле авырлыкларга, бәла-казаларга сабыр итәргә, чыдамлы булырга бер-берсен эндәшкән чын мөэминнәр генә зарлануда, хәсрәттә булмаслар»,– ди. («Гасыр» сүрәсе, 3нче аять.)

Яшь, иманнары ныгып җитмәгән мөселман кардәшләребезгә менә шул Коръән аятьләрен мисал итеп китерсәң, алар: «Әйе, дөрес, без дә Аллаһы кушканча яшәргә тырышабыз», – диләр. Бер караганда, һәр мәзһәбтәге мөселман кардәшләр Коръән аятьләре һәм Пәйгамбәребезнең сөннәте белән яшәргә тырыша, гаепләре юк кебек, ә кырыш-талаш бар.

Дөньяның төрле ягында бик күп халыклар яши, аларның үзенә күрә табигате дә төрле, гореф-гадәтләре дә ата-бабаларыннан сакланып килгән, тормыш тәртибе дә һәр халыкның үзенчәлекле, төрле. Мөселман илләрендә дә үзләренең гореф-гадәтләре, тормыш тәртипләре, һәр халыкның үзенә генә хас аермалыклары бар, хәтта табигатьнең дә кеше тормышында йогынтысы була. Болар барысы да Ислам диненең шәригать кануннары эчендә каралган, исәпкә алынган, тормыш тәртибе корылган. Нинди халык нинди мәзһәб буенча яши, анысы мөһим түгел, ә мөһиме – ничек Аллаһының кушуларын үти, тыюларыннан тыела һәм фарыз гыйбадәтләрен үти.

Һәр мөселман иле үзләренә хас булган тормыш тәртибен исәпкә алган һәм динне тиешенчә үтәп, бер мәзһәб кенә сайланылган һәм сакланып калган. Шуның өчен бер илдәге мәзһәб икенче илдәге мәзһәб белән туры килми, һәм илдәге мәзһәбкә туры килмәгән икенче мәзһәб белән динне өйрәтә алмыйсың. Сине анда аңламыйлар һәм үз мәзһәбләрен яклап, каршы чыгалар. Бу илдә булмаган дини мәзһәб буенча яшьләрне өйрәтсәң дә, шул илдә яшәгән халыклар белән каршылык булачак. Бүгенге көндә без шундый хәлне күзәтәбез дә, барыбер кайсыбер мөселман кардәшләр шуны аңламый. Илебездә шундый фетнә аркасында күпме мәчетләр ябылды, күпме яшьләрнең тормышлары бозылды, үз мәзһәбем буенча яшим дип, кайбер яшьләрнең илебездәге Әбү Хәнифә мәзһәбен кабул итәселәре килмәде, мондагы мөселманнарга каршы чыктылар, кырыш-талаш башланды.

Мөселман кешесе буларак карасаң, мондый хәл кемгә яхшылык китерә? Берсүзсез, мөселман өммәтенә файдасына караганда зыяны күбрәк, ә менә дошманнарыбызны сөендерәбез. Шайтаннар исә бездән егылып ятып көләдер: «Тагын бераз башларын әйләндерсәм, минем дуслар булырлар!» – дип шатланадыр. Кемдер, бу хөкүмәт эше дип, мәчетләр ябылу сәбәбе аларда, дияр. Әйе, бу шулай, әмма ябарга сәбәпне кем бирде соң? Илебездә динебез рөхсәт ителгән, гыйбадәтләребезнең фарызларын үтәргә комачауламыйлар, ә закон бозарга берсе дә рөхсәт бирмәячәк. Нинди илдә яшисең, андагы законны бозма, килешәме сиңа, юкмы, бу – чынбарлык.

Үзебезнең илдә икенче мәзһәб буенча яшәргә теләүче мөселман кардәшләр, шуны аңлагыз: Русиядә бик күп төрле халык яши, алар христиан да, яһүдиләр дә, буддистлар да, мәҗүсиләр дә – алар белән тату гына яшәргә тиешсең. Әле бит төрле секталар да бар – балаларыбызны шулар карамагына калдырып, адаштырырга юл куймау да безнең изге бурычыбыз. Юкса, килгән бәла-казаларга, мәчетләр ябылуга син дә өлешеңне керттең, дигән сүз. Башка мәзһәб буенча яшәргә теләгән мөселман кардәшләр, илебездәге мөселманнарга килгән авырлыкларның күп өлеше сезнең өстегездә, җавап бирүчеләр – сез, Аллаһ каршысында кылган бөтен гыйбадәтләрегез, яхшылыкларыгызның саваплары юкка чыгарга мөмкин бит. Шулай булса, сезгә дин ни өчен кирәк? Үзегезнең җаныгызны тәрбия итмәгәч, Аллаһының рәхмәтенә ирешә алмагач, сезгә дин нинди файда китерә? Динне тоту мин мөселман дип әйтер өчен генә кирәкмени, әллә дөньялыкны үз теләгегезгә ирештерә торган һөнәр дип уйлыйсызмы? Алай булса, сез адашкан. Аллаһ сакласын.

Бүген телевизор карасаң, Сүрия ягындагы мөселманнарның кеше башын кискәннәрен күрсәтәләр, сүз белән дә әйтеп булмый торган бозыклык кылалар. Без беләбез, алар адашкан бозык кешеләр, без – мөселманнарга кагылышлары юк, ләкин илебездәге динне белмәгән кешеләр алай уйламый. Алар шул «мөселманнар» тарафыннан кылынган һәр начарлыкны Ислам динендә бар дип уйлыйлар, диннән шикләнеп куялар.

ИКЕНЧЕ ЮЛЛАР ЭЗЛӘМӘГЕЗ

Без, мөселманнар, үзебезнең илдә динебезнең яхшы ягын күрсәтергә тиеш, ә без исә тигез җирдә фетнә чыгарабыз. Бу буталчыклардан башка да бүгенге көндә кеше акылына зарар китерә торган нәрсәләр күп. Мәсәлән, компьютер каршында утырып, бик күп яшьләрнең күңелләре каткан. Яшьләрнең кайберсе динне бик яхшы өйрәнә кебек, бик күп кенә Коръән аятьләрен яттан беләләр, хәдисләр дә беләләр, ә тормышларына карыйсың, диннең бернинди йогынтысы күренми, җаннары Аллаһ сүзе белән тәрбияләнмәгән, иң куркынычы, алар үзләре дә аны аңламый, мөселманнар шундый булырга тиеш, дип уйлыйлар. Андый яшьләр, динне өйрәнгәндә, дөнья белеме алган кебек, дини белемне алып була, дип уйлыйлар, менә укыдым да, барысын да аңладым, дип фикер йөртәләр; алай түгел шул, дин белеме, беренче чиратта, үз җаныңны Аллаһ кушканча тәрбияләү. Берәр белем алдың икән, яхшы гамәл кыл, үзең әйткән сүзеңә туры кил, Аллаһтан ярдәм сора һәм тагын белем ал, иншә Аллаһ, хакыйкатьне аңлый башларсың. Бертуктаусыз белем алып, гамәл кылмый гына җаныңны тәрбияли алмыйсың, шуның өчен дә бүгенге көндә коры белем генә алган мөселманнарны динсезләр акылга өйрәтә.

Русия илендә Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча гына тулы динне тотып була. Ә башка мәзһәб буенча барырга тырышкан яшьләрне кемнәр өйрәтә? Гаеп аларны өйрәткән укытучыларда, остазларда, алар кырыйдан гына карап торалар, яшьләр кылган хаталарына кысылмыйлар һәм үзләренең бер гаепләре дә юк кебек, яшьләргә килгән төрле авырлыклардан качып калалар, ләкин Аллаһ газабыннан кача алмаслар. Бу кардәшләр Аллаһыны таныгач, намаз укырга өйрәнгәч, ураза тота башлагач, бар уйларын икенчеләрне тикшерүгә юнәлтәләр: «Аягыңны нигә алай бастың? Кулыңны ничек күтәрәсең?» һ.б. Алар уйлавынча, барысы да алар аңлаганча гына дини тормышны тотарга тиешләр. Үзләре исә, шул нәрсәләргә артык игътибар биреп, иң мөһим булган җанны тәрбияләргә оныталар һәм Аллаһы Тәгаләне оныткан булалар. Аллаһ сакласын, ләкин икенче төрле аңлатып булмый мондый хәлне. Шулай итеп, бу кешеләрнең гыйбадәте дә тирән уйламый гына кылына, ритуал, күрсәтмә гыйбадәткә охшый. Әлбәттә, алар үзләре моны танымый һәм танырга теләмиләр дә, чөнки Аллаһ Үзен онытканнарны адаштыра бит, бу хәл аларга газап буладыр.

Остазлар динне өйрәткәндә, әлбәттә, намаз уку рәвешен, укыганда аякны ничек куярга, кулны кайчан күтәрергә кирәк, Коръән аятьләрен укыганда, хәрефләрне ничек дөрес әйтергә өйрәтергә тиешләр, бер сүз дә юк. Моның белән бергә, алар рухи белем аша җанны тәрбияләү, Аллаһыга якынаю турында да төшендерергә тиешләр. Аллаһы Тәгалә генә гыйбадәтләребезне кабул итүче икәнлекне аңлатырга кирәк. Коръәндә әйтелә: «Әле сез туры юлны кирәксенгән яхшы теләкне дә таба алмассыз, мәгәр Аллаһ теләсә генә табарсыз, тәхкыйк Аллаһ һәрнәрсәне белүче вә гадел хөкем итүче булды. Теләгән кешесен рәхмәтенә кертер һәм Аңа каршылык күрсәтеп, үзләренә золым иткән залимнәргә рәнҗетүче каты газапны хәзерләде», – диелә. («Кеше» сүрәсе, 30,31нче аятьләр).

Кадерле мөселман кардәшләр, Ислам дине кешегә, иң беренче, үзеңнең җаныңны тәрбияләргә бирелгән, аннан соң гына дөрес уйлый аласың һәм дөрес гамәл кыла башлыйсың. Шул тәртиптә генә белем алып, икенче кешеләрне дөрес аңлап, аларны дин юлына чакыра аласың, шулай эшләмәсәң, күп кенә кешеләрне адаштырасың һәм адашканнарның кылган гөнаһлары өчен дә, үзеңнең гөнаһларың өчен дә җавап тотачаксың. Аллаһ юлында көрәшәм дип, кеше үтереп, талап, рәнҗетеп һәм төрле бозыклыклар кылып йөреп була, дип уйласаң, син ялганчы, Аллаһ берсенә дә начарлык теләми.

Кадерле мөселман кардәшләр, ничә гасырлар буенча тикшерелеп төпләнгән һәм халкыбыз белән кабул ителгән Әбү Хәнифә мәзһәбе өйрәткән Ислам дине буенча гына яшәргә тырышыгыз, кадерле вакытыгызны әрәм итеп, икенче юллар эзләмәгез, Русия илендә шул дини юл белән генә динне саклап яши аласыз.

Коръәндә әйтелә: «Тәкъвасыз мөселманнар Аллаһ төзеп биргән хак динне төрле кисәкләргә бүлделәр һәм төрле батыл мәзһәб ияләре булдылар, ий Мөхәммәд галәйһиссәлам, аларның һичбер эшләре турында соралачак түгелсең. Аларның эшләре Аллаһыга тапшырылмыштыр, соңра Аллаһ үзләренә кылган эшләре белән хәбәр бирер», – диелә («Терлек» сүрәсе, 159нчы аять).

Барыгызга да, ихлас күңел белән, бу сынау дөньясында хак дини юлында яшәвегезне телим. Амин.

Җәмил хәзрәт ХАЛИТОВ.

Свердловск өлкәсе, Әҗегол авылы имамы.

Комментарии