ТҮБӘН КАМА: ВАҺҺАБИЧЫЛЫКТАН ХӘНӘФИТЧЕЛЕККӘ?!

Соңгы вакытта матбугатта Түбән Каманы Татарстанның ваһһабичылар үзәгенә әйләнүен тәкрарлый башладылар. Госман Исхакый мөфтилектән киткәч тә, Кама аръягы хакында тагын да кискенрәк сүзләр ишетелә. Моңарчы алар мөфтинең үзенә таянды. Хәзер ул да үз урынын бушаткач, Кама аръягының мөфтияткә буйсынмаячагы турында имеш-мимешләр таралды.

Бу хакта сүз күп булгангамы, Түбән Камага күптәннән чакыралар. “Читтән башкача күренә, мондагы вәзгыятьне үз күзең белән күреп китәргә кирәк”, – ди алар. Элемтә өчен барлык контактлар булса да, Түбән Камадагы вәзгыятьне ничек бар, шулай күзәтеп кайтыр өчен, берсенә дә алдан кисәтми, җомга көнне Кама аръягына кузгалдым.

Мәчеткә керүгә үк, минем белән татарча сөйләшкән, әмма үзгә кыяфәтле, татарларга хас булмаган сакаллы, балакларын күтәреп, чалбардан “бриджи” ясаган егеттән: “Икенде укымадыгызмы әле?” – дип сорагач, ул миннән “икенде” төшенчәсенә кабат-кабат аңлатма сорады, аннары гына “аср” (икенде намазы) дигәч, миңа: “Тиздән керә”, – дип җавап кайтарды. Бу хата түгел, әлбәттә, әмма бу кардәш миндә телле гарәпне хәтерләтте.

Ахшам намазына керешкәч үк, безгә, хәнәфи-татарларга, хас булмаганча, бертавыштан “Амин!” дип кычкыруларына шаһит булдым. Шушы сәфәрдән соң биредәге мөселманнарның шартлы рәвештә өч төркемгә бүләр идем. Бабайлар – традицион хәнәфитләр, яшь һәм урта яшьтәге мөселманнар (аларны тышкы кыяфәт һәм намаз укуларын күзәтү белән аеру җиңел. – А.Ш.) – үзләрен “сәләфи”ләр дип санаучылар, һәм шул мәчеттә хезмәт итүче дин әһелләре – хәнәфи мәзһәбенә нигезләнгән, шул ук вакытта башка агымнарга үсеш алырга да шартлар тудыручылар.

Бабайлар мәчеткә аз йөрми (шулай да 250 мең кешелек шәһәргә тулы бер мәчет булуын онытмаска кирәк). Аларның мәчеттә һәрчак әһәмиятле роль уйнаучы буын булуын истән чыгармыйк. Беренчедән, алар ата-бабаларыбыздан килгән дини йолаларны дәвам иттерүче булса, икенчедән, аларның мәчеттә үзләрен ни рәвешле хис итүләре мөһим булып кала. Чөнки әгәр мәчет “ваһһабилар оясы” икән, биредә бабайларга бик кыен булыр иде.

Кизү торучы бабай Мәсгуд Латыйпов сүзләренчә, мәчеткә даими йөрүче бабайлар саны 30-40лап икән.

– Бездә андый катгый каршылыклы очраклар булмаса да, кайвакыт бабайлар үзгәлекләр турында сөйләшә инде. Без – үзебезчә (хәнәфитчә. – А.Ш.), яшьләр намазны башка мәзһәбтә укый. Алар кулларын кендек өстенә куя, рокугъка киткәндә кулларын күтәреп намаз укый. Шулай тәрбияләнгәннәр һәм, билгеле, шулай дәвам итәләр дә.

– Бу мәсьәләдә аңлату эшләре алып барыла дип ишеттем.

– Хәзер бу эшкә тотындылар.

– 3,7,40ына йөрисезме?

– Без аны башкача, мәрхүмне искә алу ашы дип атыйбыз һәм андый ашларга йөрибез.

– Сездә безнең мәзһәбкә ят күренешләр, шул исәптән, “Амин” дип кычкырулар, башка традицияләрне өнәмәү күптәннән күзәтеләме?

– Бездә элегрәк тагын да катырак кычкыралар иде. Ул безнең мәзһәбтә юк әйбер. Хәзрәт бу мәсьәләне чишү өчен тырыша, инде бераз кимеде андыйлар. Бу гамәлләр Согуд Гарәбстаныннан өйрәнеп кайткан кешеләрдә күзәтелә. Гадәт бирегә 7-8 ел элек үтеп керде, моңа кадәр алай кычкыручы юк иде.

Шуны әйтергә кирәк: биредә Төньяк Кавказ, Урта Азия халыклары юк диярлек, күпчелекне татарлар тәшкил итә. Соңгы вакытта мәсьәлә кискенләшкәч, аңлату эшләре алып барыла башлаган (бу хакта миңа соңрак мөхтәсиб Йосыф Дәүләтшин сөйләде. – А.Ш.). Ләкин сорашкач, кайберәүләрнең бу дәресләр хакында хәтта бөтенләй ишетмәгән дә булуы ачыкланды. Үзләрен “сәләфи” дип санаучы мөселманнар мәчетне җылы урын һәм намаз укыр өчен генә файдаланалар. Алар биредә алып барылган эшчәнлеккә күз йома булып чыга.

Бар өмет – мәдрәсә шәкертләрендә. Алар белән танышу өчен, мөгаллимнәр бүлмәсенә атлыйм. Мәчетне ваһһабичылар учагы дип тасвирлау барлыгын беләм, әмма мин аның билгеләрен күрмәдем. Әйтик, революциягә кадәр татар илаһият галимнәренең чыккан хезмәтләре бүлмәдә бар, өстәлдә ачык килеш яталар.

– Без – караван. Безнең кырыйда дошманнар. Без гөжләп эшлибез, ә дошманнарга тәнкыйтьләргә генә кала. Безне күптәннән алыштырырлар иде дә, тик бит әзерлекле кадрлар юк, – ди Ирек хәзрәт.

– Безнең галимнәр киң карашлы булулары белән тарихта эз калдырган, – ди мәдрәсә мөгаллиме Фатыйх Хәбибуллин әңгәмәгә кушылып. – Баруди үз журналында шәкерте Шәрәфнең мәкаләләрен чыгарттырган. Анда Пәйгамбәребез Сөннәте турында нинди сүзләр язылган бит! Ә бит шул сүзләр өчен бүген безне тәнкыйтьлиләр. Без, никтер, миллилекне кемнеңдер карашы белән генә, тар итеп күзалламакчы булабыз. Бу бит зур хата. Миллилеккә киңрәк карарга кирәк. Бу дөньяви закон белән дә, шәригать ягыннан да дөрес түгел.

Бүген алар Мәрҗани, Риза Фәхретдин, Баруди, Курсави, “Мәгълүмат”, “Дин вә мәгыйшәт” һ.б. журнал-газеталарны, дин галимнәренең әсәрләрен укый, шуннан мисаллар китерәләр. Махсус үз файдаларына кулланыламы алар, юкмы – иң мөһиме бу хезмәтләр башка мәчетләрдән аермалы буларак укыла!

Шулай да мәдрәсә тормышын күзәтә торгач, гакыйдә дәреслегенә игътибарымны юнәлттем. Чөнки бөтен каршылык та шуннан башлана. Гакыйдә ул – мөселманның Илаһкә ышану нигезләрен, иман асылын өйрәтүче фән. Биредә “Тәхәви” хезмәте кулланыла, ул Әхле-сөннә вәл-җәмәгатькә караса да, монда бер үзенчәлекне онытмаска кирәк. Бу китапның 90нчы еллар ахырында Согуд Гарәбстаныннан кайтарылуы билгеле һәм белгечләр фикеренчә, ул классик, ягъни элекке “Тәхәви”дән аермалы булып, башка чынбарлыкларга яраклаштырылып бастырылган. Тарихтан билгеле ки, илаһият галимнәре арасында иманны ачыклауда бәхәс куерган. Сүз белән күңел ышану булса, кешене мөселман санаганнар. Хариҗитләр моңарга “гамәл булырга тиеш” дип өстиләр. Гамәлең булмаса, димәк, син мөселман түгел. Бу аларга теләсә кайсы гөнаһ кылучыны имансызлыкта гаепләргә нигез тудырган, ә адәм баласы азмы-күпме булса да гөнаһ кылудан азат түгел. Ә безнең традицион гакыйдә дә гамәл кылу – иманны ныгыту чарасы буларак аңлатыла. Белгечләр фикеренчә, бу тезис әлеге дә баягы “Тәхави” хезмәтендә хата буларак күрсәтелә.

“Ник Матуридины укытмыйсыз?” – дип кызыксынам (ул революциягә кадәр татар мәдрәсәләрендә укытылган. – А.Ш.). “Анда каләм (фәлсәфә) күп, Тукай әйткәнчә, “Укыдык без мәдрәсәдә, белмәдек без бернәрсә дә”, – булуын теләмибез”, – ди Фатыйх хәзрәт. Аның сүзләренчә, әлеге “Тәхәви” китапчыгы шәрехе, эчтәлеге ягыннан бик зәгыйфь. Революциягә кадәр Галимҗан Баруди чыгарган “Тәхәви”не дәреслек буларак бастырырга ниятли алар, инде асыл нөсхәсен тапканнар да.

– Кайбер тарафлар безне кискен радикаль карашларда гаепләсә, икенче як, киресенчә, бабайларга әйләнеп беттегез, баш-аягыгыз белән бидгатькә (ислам динендә яңалык. – А.Ш.) чумдыгыз дип тәнкыйтьли. Инде биредә 5-6 ел эшлим, аңарчы да башка урыннарда эшләп төрле ярлыклар тагарга теләделәр, әмма әле беркемнең дә дәлилләп шелтәләгәне юк, – диде Түбән Кама мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин.

– Аның чагылышлары безнең халыкка, мәзһәбкә хас булмаган төсмерләрдә күзәтелә бит. Мисал өчен, тәравихны бөтен 20 рәкагать укыганда, сездә Согуд Гарәбстанындагы кебек 8 рәкагать укыла, “Амин”не кычкырып әйтәләр, Матуридига тәнкыйди караш, бәйрәм үткәрелми, – дип гаҗәпләнүемне белдерәм.

– Сез монда эшләүчеләрнең берсенең дә, шул исәптән, имам, мөәзин, шәкертләрнең дә хәнәфи мәзһәбеннән тайпылып, “Амин!” дип кычкыруын ишетмәссез. Һичшиксез, мәчет хезмәткәрләренең андый эш эшләгәне юк, – дип мәхәллә хакында сорашкач сөйләп китте хәзрәт. – Әмма без бүген устав күтәреп, әле мәчеткә килгән кешегә көчләп мәзһәб тага алмыйбыз, ул бик четерекле мәсьәлә.

Дөрес, Йосыф хәзрәт мәчет-мәхәлләдә азмы-күпме бу юнәлешнең таралуын таный. Шул рәвешле аңлату рәвешендә аерым дәресләр алып барыла, ди.

Түбән Кама – сәнәгать үзәге. Заводларда, TANEKOда (Татарстанның нефть эшкәртү комплексы), шифаханәдә, автовокзалда, трамвай ДЭПОсында аерым намаз уку бүлмәсе булдырылган, шулай ук шәһәрдә 2 фатир-мәхәллә эшли. Рамазанга икенче яңа мәчетне ачарга ниятлиләр. Якын киләчәктә “Ихлас” – дини тәрбия үзәген ачу да планда. Бу тулы бер комплекс булыр дип көтелә. Аның эченә “Рисәлә” мәдрәсәсе, 70 кешелек тулай торак, мөхтәсибәтнең балалар белән эшләү һәм имамнарның белемен күтәрү бүлеге, хәйрия ашханәсе эшләр дип фаразлана.

Мөхтәсибәт 2003 елда “Сөембикә” балалар бакчасында әхлак төркемен туплаган. “Әгәр мөхтәсибәт йөрмәсә, дөресен әйтим, ата-аналарга берни кирәкми”, – дип сөйли мөхтәсиб. Бүген шәһәрнең 4 балалар бакчасында 9 мөселман төркеме эшләп килә. Мәктәптә дә әхлак сыйныфы бар. Бүген 5нче татар мәктәбендә мөселман сыйныфлары эшли. Тик бу эшне башлаганда, ата-аналар балаларын бирү яклы булмаган. “Шинный бистәсеннән балаларны үзебез такси белән җыя идек, – дип искә ала Йосыф хәзрәт. – Шәһәрдә бер мәктәп ябыла диләр, менә дигән бина. Шуннан татар лицее ачарга иде, бу киләчәккә планнар. Менә бездә балалар бакчасында, мәктәптә мөселман төркемнәре бар. Инде югары уку йортлары турында уйланырга кирәк”.

Ахырдан мәдрәсә шәкертләренең гади сорауларга ничек җавап бирүе кызыксындырды. Имам булып җәмәгатьне намазда җитәкләүче, махсус кыска балаклы чалбардан йөрүче Габделгалим шәкерт биредә үзләрен “сәләфи” дип санаучылар юк, дип әйтә. Болгар җыенына фәкать сәяхәт кылырга гына баруын белдерә, ә Коръән ашларын тулаем ислам динендә, хәнәфи мәзһәбендә юк дип белдерә, тик халыкны дингә чакыру максатыннан мәҗлескә баруны хуплый. Монысы бер хәл.

Шул ук вакытта Кама аръягы шәкертләренең үз остазларына каршы көрәш алып баруын да онытмаска кирәк. Хәзер Йәмәндә яшәүче, вакытында Әлмәт мәдрәсәсен тәмамлаган Муксим исемле мордва һәм Әнәс исемле татар егете күптән түгел: “Әлмәт һәм Түбән Кама хәсрәтләре турында ачы хакыйкать” дип аталган Кама аръягы мөселманнарына каршы 18 битлек мөрәҗәгать язып, интернет сәхифәгә элделәр. Биредә Кама аръягы мөселманнарының адашкан юлга басулары, тулы бер бидгатькә чумулары бәян ителә. Аерым алганда, Кама аръягы мөселман башлыкларының мәетне искә алу ашы, сакалны кыскарту, чалбар кию, балакка хәтле кием кию, мөнәҗәт җырлау, видеога төшерү, телевидениедә чыгыш ясау, европа киемен кию, кәфер дәүләтләрдә дөньяви белем алырга, дәүләт учреждениеләрендә эшләргә өндәү һәм рөхсәт бирү, кинотеатрларга, Болгар җыенына алып бару һәм башкалар – барысы да тәнкыйть учагында.

Түбән Камада боларны сәләфитчелекнең актык чигенә җиткәннәр, дип бәян итәләр. Әгәр Йәмән егетләре үз остазларына каршы бара икән, киләчәктә бу хәлне кабатланмас дип әйтеп буламы?! Димәк, нәрсәнедер үзгәртергә кирәк.

Айзат ШӘЙМӘРДӘН.

– Түбән Кама – .

ТҮБӘН КАМА: ВАҺҺАБИЧЫЛЫКТАН ХӘНӘФИТЧЕЛЕККӘ?!, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии