Сәер хәлләр

Туган авылым Карлыга кайткан чакта һәрвакыт зиратка кереп, әти-әни, әби-бабай һәм башка туганнар каберләренә барып, аларны искә алам. Җәй көне Буа шәһәрендә яшәүче туганнан туган сеңелем Рузинә: «Мине дә Карлы зиратына алып барыгыз әле, Мәхемҗиһан әбинең каберенә барасым килә», – дигән иде. Мәхемҗиһан әбием – минем әнинең әнисе. Шулай ук туганнан туган сеңлемнең әтисе Һәмәткәримнең дә әнисе, димәк, Рузинәнең дә әбисе.

Зиратка баргач, бар туганнарның да каберләрен барлап, чистартып, искә алып, догаларыбызны укыдык. Мәхемҗиһан әби каберенә дә барып чыктык. Рузинәнең бала чагы, башка оныкларга караганда, әби белән күбрәк үтте. Шуңа, бергә үткән вакыйгалар искә төшеп, ул бик дулкынланды. Чардуган янәшәсендә җиргә тезләнеп озаклап дога кылды. Икенче көнне Мәскәү шәһәрендә яшәүче Миләүшә сеңлесе (Рузинәнең апасының кызы) телефоннан шалтыраткан. «Рузинә апа, мин төш күрдем, әби сиңа зиратка килгәндә ак күлмәк кияргә, ак яулык бәйләргә әйтте», – дигән.

Әйе шул, зиратка барганда Рузинәнең өстендә көндәге киеме, башында ни икәнен хәтерләмим, ләкин ак яулык түгел иде. Гаҗәп хәл, Миләүшә Мәхемҗамал әбине белми, ничек итеп Мәскәүдә яшәп ятучы кешегә шул ук төндә әби кергән?

Без вафат булган туганнарыбыз киттеләр дә югалдылар, дип фикер йөртәбез. Шул ук вакытта вафат булган кешеләрнең якын туганнарга гына түгел, чит кешеләрнең дә төшләренә кереп, хәбәр биргәннәрен еш ишетергә туры килә.

Расих ҖӘЛӘЛ,

Буа-Казан

Комментарии