Дәрәҗә

Аллаһы Тәгалә кемгәдер үзегездән артык кылган нәрсәгә өметләнмәгез, ягъни Аллаһы Тәгалә берегезгә дәрәҗә бирсә, аңа хөсетлек кылмагыз.

Ирләргә үзләре кылган гамәлләренең әҗере насыйп булыр, хатыннарга да үзләре кылган гамәлләренең әҗере тияр. Хаклыктан уңышка ирешүне Аллаһы Тәгаләнең фазыйләтеннән сорагыз! Дөреслектә Аллаһы Тәгалә һәр нәрсәне белүче булды. (Ниса сурәсе 32 аят, Ногманый тәфсире.)

Разыя белән Фазлыйәхмәтне Казахстан далалары очраштырды, кавыштырды. Алар хәзер Сарман районы Саклаубаш авылында, үрнәк гаилә булып яшиләр. Икесенең дә бабалары дәрәҗәле хәзрәтләр булганнар.

Дин әһелләрен эзәрлекләү башлангач, бабалары гаиләләре белән Казахстанга күчеп киткән, шунда төпләнгәннәр. Әмма Аллаһы Тәгаләгә булган изге хисләре сүнмәгән, сүрелмәгән, ныгый гына барган. Балаларны да шул инану белән тәрбияләгәннәр.

Разыя үзенең сабый чагын искә алып:

– Өстәлгә ризык куелгач, барыбыз да кулларны юып, өстәл кырыена тезелеп утырабыз. Әти-әнинең урыны түрдә. Без өч малай, өч кыз. Кызларның барысының да башында яулык, малайларда – түбәтәй. Дога укып, ашый башлыйбыз. Сөйләшү юк. Ашагач дога уку, рәхмәт әйтеп китү, – ди.

Кич белән чыгып йөрү, ялгыз килеш егетләр белән очрашып йөрү – бөтенләй юк нәрсә, ә эшкә килгәндә: тегәргә, чигәргә, бәйләргә, ашарга пешерергә – барысына да өйрәтәләр. Киенүгә килгәндә, чалбар кию – кызлар өчен катгый тыелган нәрсә. «Мәңгелек ахирәт йортына эләккәч, Аллаһы Тәгалә кабат безне терелткәндә, кемгә охшарга тырышсаң, шулар арасында булырсың», – дип өйрәтәләр аны. Балалар барысы да укымышлы, ә кич йоклаганда дога укымый йокламыйлар.

Фазыйләхмәт мал табибына укып чыккач, юлламаны бабалары яшәгән Казахстанга ала. Шунда очрата ул Разыяне. Бер күрүдә гашыйк була.

Кызның кулын сорап өйләренә килә.

Разыянең әтисе кызыннан сорый:

– Бу егетне яратасыңмы? – ди. Разыя яратуын белдерә. Әтисе:

– Әгәр бу егетне яратсаң, аңа кияүгә чыгарга риза булсаң, талаштык, тормыйм дип кайтырга уйласаң, сиңа бездә ишек бикле – ди.

Әнисе өстәп куя:

– Ачуланышсагыз, тавышыгыз урамга чыкмасын, – ди.

Разыя ризалыгын белдерә, әтисе икесенә дә:

– Биш вакыт уку, тәһарәтле, госелле йөрү, балаларыгызны намазга өйрәтү, дини тәрбия бирү, Аллаһы Тәгаләне тану, барлыгын, берлеген аңлатуны катгый таләп итегез, – дип өсти.

Разыя дә, Фазыйләхмәт тә кушканнарны үтәргә сүз биреп баш ияләр. Алар әтиләренә биргән вәгъдәләрен үтәргә тырышалар. Кечкенәдән дини тәрбия бирәләр, һөнәргә өйрәтәләр.

Олы улларын өйләндергәндә туй өстәле артында безгә дә утырырга туры килде. Өстәл ризык белән тулы, барысы да – хәләл.

Бездә күп туйлар аракы белән узгач, мин Фазыйләхмәттән «Туегызда өстәлгә аракы куеламы», – дип сорадым.

Ул елмаеп кына: «Үз балаңа агу биреп, бу баладан үзеңне хөрмәт итүне ничек өмет итә аласың», – дип җаваплады.

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә. Барыбызга да Аллаһы Тәгалә тән-җан сихәте бирсен.

Бу гаилә дә иман кыйбласын үзгәртмәсен. Барлык авылдашлары, туганнары, дуслары белән дуслык җепләрен өзмичә ата-бабаларының хәер-догасын алып яшәргә язсын. Ахирәт бәхетенә ирешергә насыйп әйләсен.

Нәгыймә САДЫЙКОВА.

Тукай районы, Иске Теләнче авылы.

Комментарии