Дин башка – мөфти башка

Дин башка – мөфти башка

«Безнең гәҗит»не 2 ел гына алам. Гаилә һәм күршеләр белән бик яратып укыйбыз. Юлыгыз туры, каләмегез очлы, сүзегез кырыс, юнәлешегез гадел. Сезгә алда да уңышлар телим!

Мине өлкәсендә барган вәзгыять борчый. Шуңа күрә, бүгенгене тарих белән бәйләп, проблемаларның башлангычына төртеп күрсәтергә телим.

МӨФТИЯТ ТАРИХЫ

1788 елда Екатерина II, татар-башкорт баш күтәрүеннән куркып, боерык бирә. Анда болай диелә:

  1. Уфа шәһәрендә мөселманнарның Диния нәзарәтен төзергә.
  2. Муллалар билгеләү, авылларны мәхәлләләргә бүлү һәм муллаларга хезмәт хакы түләүне, мөселманнар өстеннән контроль урнаштыруны мөфтигә йөкләргә.
  3. Беренче булып Оренбург өлкәсеннән Каргалы авылыннан Хөсәенов (1798) билгеләнә.
  4. Беренче мөфтинең хәрби дәрәҗәсе, «по Петровской табели о рангах» генерал-майорга тиң була һәм аңа, шуннан чыгып, югары хезмәт хакы түләнә.

Менә төп мәсьәләнең кадагы. Мулла-мөхтәсибләр барысы да чиновниклар, ягъни дәүләт кешеләре. Аларның дини белемле булуы бөтенләй күздә тотылмый. Иң мөһиме – мөселманнар өстеннән контроль булдыру һәм, ул-бу була калса, вакытында кирәкле урынга хәбәр итү.

ЯЛГАН МУЛЛАЛАР

Хәзер инде укымышлы муллалар калмады, күбесе надан. Мөхтәсиб, муллаларның кайберләре – элекке партоешма секретарьләре. Сүз җаенда гел: «Мине фәлән кеше куйды, фәлән оешма куйды», – дип искә төшереп торалар. Исламны түгел, кыйбланы да белмиләр. Дин белүче муллаларның кая киткәне билгеле.

Хәзер тагын бер катлам – иске-яңа мөслимәләр пәйда булды. (Чын мөселман-мөслимәләрдән гафу үтенәм, сүз сезнең хакта түгел.) Бу «мөслимәләр» элек яшь иде, шуның өчен табигать итәгеннән, пикниктан, шашлыктан, «вечеринка»лардан кайтып кермәделәр, сөяркә өстенә сөяркә тотып, кеше ирләрен тартып алып, ана этләр кебек яшәделәр. Яшьлекләрен күркәм үткәрделәр, күңелле туташ иделәр.

Менә шулар хәзер остабикә, мөслимә булды. Шушы мөслимәләр, бәлеш кимерүчеләр, Президентка һәм башка урыннарга, кул куймыйча гына шикаять язалар.

Бер киңәшем сезгә: ялганламагыз һәм инде, ялган шикаятьләр язгансыз икән, фамилиягезне язып куегыз. Шунда кем икәнегезне белербез. Бәлкем, арагызда безнең белән бергә типтергән бәлеш кимерүчеләр бардыр. Узганнарны сагынып искә алырбыз. Күңелле заманалар иде бит.

ДИН КӘСЕПКӘ ӘЙЛӘНДЕ

Аңлавымча, традицион – хәзерге коммерциягә корылган исламдыр инде ул. Төгәлрәге, шул исәптән яшәүче мулланың, бәлеш кимерүчеләрнең бүксәсе һәм кесәсе. Сезгә акча гына кирәк, нинди генә сәдака уйлап чыгармадыгыз инде.

Хәзер кеше яшь вакытта фатир алырга дип акча җыя, картая башлагач, үлемтеккә туплый башлый. Мәетне бит акчасыз күмәләр, муллалар, кеше талаудан туктагыз! Сәдаканы өй хуҗасына бирик, аңа бераз ярдәм булыр. Әле мәчетләрдә дә гауга кимер, мәҗлесләр дә тату-күркәм үтәр.

«Коръән укыдым» дип аны сатасыз, дога сатасыз, Ясин чыктым дип, Ясинны сатасыз. Коръәннең кайсы битендә шулай эшләргә кирәк диелгән? Кайбер сораулар биргәләсәң, бәлеш кимерүчеләр үзеңне чәйнәп өзә, дөмбәсләп алырга да күп сорап тормый.

Дин, чиновниклар, мафия, сәяси партияләр… Болар барысы да бер вагонда бара, болар – бердәм көч.

Сайлаулар алдыннан, муллалар, басым ясап, кемгә тавыш бирергә икәнен «киңәш» итә. Ялгыша күрмәгез, диләр. Әлбәттә, кемгә тавыш бирәсе билгеле.

Соңгы вакытта мөфтиләргә карыйм да: «мөселманмы соң болар» дип уйланам. Күрегез: берсе поп кулын ялый, кайберәүләре, язылышмыйча гына (гражданский брак), марҗа белән яши, ә икесе ике дин тота, берәүләр халык алдына чыгып хатыннарны кочаклый…

МӨФТИГӘ КИҢӘШЕМ

М.Горбачев СССРны таркаткач, политбюро әгъзасы А.Громыко әйткән иде: «Шапка оказалась не по сеньке», – дип.

И.Фәиз, бу сиңа карата әйтелгән сүз. Син тизрәк китсәң, халык тынычланыр иде. Сиңа болай да 90-95% кеше ышанмый бит инде. Үзең дә хатаңны аңладың, халыктан гафу үтен дә кит. Синдә хәзер күпме җәбер, ятимнәрнең күз яше. Мөселман булсаң, гөнаһтан куркыр идең.

Синең һәр мөфти булган артык көнеңнең илебезгә тагын да зур бәла китерүе бар.

Сунарчылар әйтә: «Яраланган ерткыч бик куркыныч», – дип. Фәиз, син дә шул булма – Ходайдан шуны сорыйм.

Ялгышу кемдә дә була, шуңа күрә тизрәк хаталарыңны таны.

Тиздән син дә хуҗаларыңа кирәкмәссең – алар өчен син бер уенчык кына.

Ходаем, рәхмәтеңнән ташлама, гадел хөкемче – Үзең.

Исемем редакция өчен генә.

Дин башка – мөфти башка , 4.1 out of 5 based on 9 ratings

Комментарии