Мөселманнарга басым көчле

Мөселманнарга соңгы арада көчле басым ясала. Бер яктан түрәләр ТВдан яңа мәчет ачу тантанасында елмаеп, исламның үсүенә “эчкерсез” куанып, матур сүзләр сөйли, шул ук вакытта дингә каршы зур һөҗүм бара. Күптән түгел Нурлат районында булган экстремистларны юк итү операциясе – моңа ачык мисал. Җирле халык үтерелгән егетләрнең диненә бернинди катышлары да юк дип белдерсә дә, республиканың Эчке эшләр органнары моның турында башка фикердә.

Янәсе, бик куркыныч террорчыларны фаш иткәннәр. Шәхсән үзем бу яшь малайларның экстремист булуына ышанмыйм. Җитмәсә, хезмәткәрләре шул операциядән үзләренә яхшы пиар ясады, аның турында хәтта федераль каналларда да сюжетлар күрсәтелде. Әйтерсең Чечен сугышы яңадан башланган?!

Ышанмавымның сәбәпләре дә бар. Әлмәт шәһәрендә укыган вакытта экстремист төркемнәр белән бәйле түгел микән дип, милиция хезмәткәрләре минем артымнан да тикшереп йөргән иде. Тулай торакта яшәгән намаз укучы егетләрне дә эчке эшләр идарәсе бинасына чакыргаладылар. “Подвал”га алып төшеп, бер егетне кыйнадылар да әле. Шуннан соң ул, тагын бер белән прокуратурага милиция хезмәткәрләре өстеннән шикаять язды. Ә тегеләре исә шуларның берсен бүлмәләренә чакыртып: “Син монда кемне җәзага тартмакчы булдың? Без монда шәһәрдә беркемгә буйсынмыйбыз, турыдан-туры Казанга гына буйсынабыз”, – дип, үзләренең көче белән масаеп ала.

Ул вакытта төбәкләре буйлап террорчыларны “ауладылар”. Хәтерләсәгез, берничә ел элек Бөгелмә шәһәрендә шартлау булды. Анда моны экстремистлар эшләде дип, бер-ике егетне төрмәгә озаттылар. Шуларның берсе белән мин якыннан таныш идем. Мескен малайны, “террорчы” дигән тамга салып, тимер рәшәткә артына җибәрделәр. Фатирда газ баллоны шартлаганын күпләр белә, тик көч структуралары аны мөселманнарга япты. Аңлавымча, бу югарыга “отчет” бирергә кирәк булганга эшләнгәндер, юкса бер гаебе булмаган кешене намаз укыганы өчен генә зинданга атмаслар иде.

Русия Федерациясе җирлегендә тыелган “Хизб-ут-Тахрир” оешмасы әгъзалары белән дә күп сөйләшкәнем бар. Аларның берсе дә хәлифәт төзү өчен кәферләр белән сугышырга кирәк дигән идея белән яшәми, гәрчә хокук сакчылары шулай дип исбатларга тырышса да. Ул егетләрнең дә күбесе төрмәдә. Иректә кечкенә балалары белән хатыннары калды. Соңрак шәһәр мөселманнары гаиләләренә ярдәм итү йөзеннән, акча, ризык җыйды. Тыныч кына эшләп, матур гына яшәп ятучы егетләр көннәрдән беркөнне террорчыга әверелде дә куйды. Ә бит алар бернинди начарлык та кылмады. Имеш, өйләрендә экстремистик рухтагы әдәбият тапканнар. Инде хәзер һәрбер мөселман кулында булган “Крепость мусульманина” китапчыгын тыелганнар рәтенә керттеләр. Болай булгач, мәчеткә йөрүче һәм намаз укучы теләсә кемне террорчы дип атарга мөмкин бит.

Нурлат районындагы бер авылда булып эшләүче Г. абзыйны да Әлмәттә, имеш, кесәсендә пуля таптык дип, тоткарлыйлар. Аның белән беррәттән “Таблигъ” оешмасы вәкиле дә кулга алына. Аларны микроавтобуска утыртып, Казанга алып китәләр. Шундагы “ОМОН” хезмәткәрләре: “На, жри!” – дип, мөселманнарга мәҗбүри дуңгыз салосы каптырып мыскыл итә.

Чечняда яшәүче танышым Халиднең бу хәлләргә карата үз фикере бар.

– Хакимият мөселманнарның, ислам диненең зур көч икәнен аңлый, шуңа күрә теләсә нинди ысул белән аның дәрәҗәсен төшерергә тели, – ди ул. – Чөнки халыкта дин турында начар фикерләр булса, аны кабул итүчеләр бермә-бер кимиячәк. Хәзер шушы сәясәт бара да инде. Мөселманнарны җинаятьче, пычрак, мескен, ерткыч итеп күрсәтәләр.

Ислам диненә каршы матбугат, радио-телевидение аша шулкадәр көчле һөҗүм бара ки, хәзер урамда сакаллы кешеләрдән курка башладылар, аларны бөтенләй урап узарга тырышалар. Автобуста яулыклы хатын-кызлар барса да, халык күңеле тыныч түгел, яннарында “камикадзе” утыра шикелле тоела.

“БГ”да Гамил Камалетдиновның “Чүп эзләмик” ( 8 декабрь, 2010 ел) язмасында: “Ваһһабилык ул – ислам дошманнары тарафыннан иң көчле мөселманнарга каршы уйлап чыгарылган карачкы”, – дигән сүзләр бар. Моның белән килешмичә мөмкин түгел, чөнки динебезне төбе-тамыры белән корыту өчен, фетнә тудырырга телиләр. Гыйракта да шулай бит, Америка солдатлары йә шиитларны, йә сөннәтчеләрне шартлата да тегеләре исә бер-берсенә каршы сугыша башлый. Әйбәт бит, гаскәрләрнең үзләренә әллә нәрсә эшләргә дә кирәкми, мөселманнарның бер төркемен икенчесенә каршы котыртып, тик йөрисең шунда. Татарларны да үзләренең диннәренә каршы көрәш алып барырга мәҗбүр итәләр, аларны кемнәрдер курчаклар шикелле куллана.

“БГ”ның шул ук санында Айзат Шәймәрдәннең (“Татарлар, чукыныгыз!”, 8 декабрь, 2010) мәкаләсендә Нурлат районында булган вакыйгаларга карата Госман хәзрәт Исхакыйның фикере язылган иде. Шуңа җавап итеп, Фәрит Сәлман: “Диния нәзарәте башлыгы үз теләге белән урыныннан китәргә тиеш”, – ди. Госман хәзрәтнең: “Кайбер сәяси көчләр безнең тынычлыкны теләми, арабызны бутарга һәм фетнә салырга тырыша”, – дигән сүзләре бик акыллы, тик менә Фәрит Сәлманга гына алар ошамаган. Үзе урынына утыргач, мөселманнарның тормышын яхшыртам дип уйлыйдыр бу бөек хәзрәт. Ислам диненә бәйле хәлләрне һәрберсе үз ягына, үз файдасына аударырга тырыша шул бездә, халәтне үзгәртү өчен, нәрсә булса да эшләүче генә юк. Татарстандагы экстремистлык, террорчылык – юк нәрсә ул. Аның белән баш катырып, бер гаепсез яшьләрне төрмәгә озатканчы, ислам динен ничек итеп мескенлектән арындырырга мөмкинлек хакында уйларга кирәк. Чын җинаятьчеләрне тотар урынга, хокук сакчылары студентлар, тыныч кына яшәүче гаиләләр артыннан тикшереп йөри. Бу башбаштаклык туктатылсын иде.

Рәсим ХАҖИЕВ

Кайтаваз

Арбаны өч якка тартмыйк

“Безнең гәҗит”тә басылган “Ваһһаби шәкертләр кайта, нишләргә?” (29 сентябрь, 38нче сан) дигән мәкаләгә җавап язасым килә.

Без, әлһәмдүлилләһ, мөселманнар, тик шунысы кызганыч: таркаубыз. Мөселман кешесе мөселманны гаепли, алай гына да түгел, үзләрен мөселман дип атаган кешеләр бер-берсенә каршы көрәшә. Төрледән-төрле фикер туа, әллә кайларга кереп адашабыз кайчак. Чыгу юлын табучысы гына сирәк.

Нәрсә ул идеология? Русча-татарча сүзлекләрдә, идеология ул – дөньяга караш дигәнне аңлата. Дөньяга карашыбыз бертөрле булырга тиеш түгелме соң безнең? Мәгълүм мәсәлдәгечә – аккош, чуртан, кысла кебек төрлебез төрле якка тартса, кая барып чыгарбыз соң? Әлбәттә, һәркем үз карашы дөрес дип саный. Пәйгамбәребез (с.г.в.) күрсәтеп калдырган хаклык (тулысынча Аллаһы кушканча яшәү) берәү генә бит югыйсә. “Коръән һәм хәдискә тотыныгыз, адашмассыз”, – дигән хәдисне ничек аңлыйсыз соң сез, газиз кан кардәшләребез? Шушы бердәнбер булган хаклыкны аңлау, башы эшләгән, фикерләп караган кешегә аз гына да авыр түгел ләбаса.

Ата-бабаларыбыз мирасын кайсы чордан, ничәнче елдан алып саныйсыз соң сез? Адәм (г.с) нән үк Аллаһы Тәгалә кушканча яшәгәннәр түгелме соң? Якын гасырларда гына без барысын да бозып бетердек. Моны һәркайсыбыз яхшы аңлый. Суд кына түгел, яшәү рәвешебез шәригать кушканча булырга тиеш бит. Менә безнең төп хатабыз кайда. Мөхәммәтшин иптәш, сезнеңчә, мөселман кешесенә фарыз ителгән биш вакыт намаз четерекле мәсьәләмени ул хәзер?

И.Ә.ҖАМАЛИЕВА

Комментарии