- 14.11.2022
- Автор: Расих ҖӘЛӘЛ
- Выпуск: 2022, №44 (9 ноябрь)
- Рубрика: Иманга юл
1917нче елгы революциягә кадәр ислам дине мөселман кешесенең рухи терәге генә түгел, ә аның яшәү рәвеше дә була: татар кешесенең гадәти тормышы шәригать кануннары буенча тәртипкә салынганга күрә, муллаларның халык алдында абруе зур була, чөнки ул намаз, вәгазь уку белән бергә халык өчен кирәкле башка вазифаларны да үтәгән, казый-судья да, мөгаллим дә, хәтта табиб та булган. Янәшәдәге авыл-шәһәрләрдә яшәүче православие дине руханилары ислам динен үзләренә табигый көндәш итеп караган, чөнки әле бер динне дә кабул итми мәҗүсилектә яшәгән халыкларга ислам диненең рухи яктан тәэсире православие диненнән көчлерәк булган дип уйларга нигез бар. Һәрхәлдә, рус-православ дине һәм Русия дәүләте җитәкчеләре ислам дине Русиядә активлашмасын өчен һәм аны бөтенләй булдырмас өчен барлык чараларны да күргәннәр.
«Мөселман муллаларында гаеп табып, аларны кызганмыйча җәзаларга, гади татарлар аларга пәйгамбәрләргә ышанган шикелле ышануны бетерү һәм мөселман санын киметү нисбәтеннән аларны Уфа һәм Казан өязләреннән сөргенгә сөрергә. Мөселман руханиларын мәчет-мәктәпләрдән алып, гарәп-фарсы телләреннән тылмач итеп, халыктан аерсаң тагын да яхшырак булыр», – дип язган XVIII гасырның утызынчы елларында Оренбург комиссиясенең беренче җитәкчесе И.К. Кириллов.
Чукындыру кантуры, нәкъ менә шушы И.К. Кириллов тәкъдимнәре белән эш йөртеп, мөселманнарның көчләп чукындыру сәясәтенә каршылыкны юкка чыгару нияте белән, рухи һәм мәдәни үзәк булган мәчетләрне җимерүдән башлый. Православие миссионерлары фикеренчә, мәчетләрне җимерү мөселман руханиларын юкка чыгаруга тиң булачак. Ислам диненең терәге булган руханилар юкка чыккач, ислам дине дә югала, татар халкы динсез кала, шул чакта православие динен таратуга киң мөмкинлекләр ачыла.
Рус тарихчысы Н. Фирсов муллаларның татар җәмгыятендәге ролен болай дип күрсәткән: «Бу мәмләкәттә ислам диненең куәте, аның халык арасында таралуы муллаларның тәэсиреннән килеп чыкканлыгы, ә алардагы тәэсир көченең, гыйбадәт урыны гына булып калмыйча, вәгазь һәм тәрбия урыны да булган мәчетләр ярдәме белән саклануы аңлашылганга, мәмләкәттә исламның бу таянычын какшату кирәк иде».
Әлбәттә, миссионерларның бу кабахәт фикере юк җирдә генә тумаган. Казанны яулап алгач та Явыз Иван һәм аның идеология җитәкчесе Макарий шәһәрдә булган барлык мәчетләрне җимереп, алар урынына чиркәү салырга әмер бирә. Рус елъязмалары бу вәхшилекне болай дип теркәп куйган: «Божию милостию и православного царя Ивана Васильевича великою верою по его желанию сердечнему прадеде ему господь бог безбожных татар казанских и бесерменскую их веру благочестивый их государь разори и мизгиты (т.е. мечети) их розсыпа и попра, и мрачных их места своим благочестием просвети и божии церкви воздвигнув и православие устрои и архиепископию и многие священства по церкви учини». Казанның берничә урынында Явыз Иван үз кулы белән тәреләр, хач утыртып, чиркәүләр төзергә боера. Татарстан башкаласы үзәгендә Мәскәү патшасы ул чакта күрсәткән урында төзелгән Благовещение соборы бүген дә эшли.
МӘЧЕТЛӘРГӘ ҺӨҖҮМ
Бөек тарихчыбыз һәм фикер иясе Ризаэтдин Фәхретдин фикеренчә, «Өлкәне басып алганнан һәм тырнакларын батырганнан соң, руслар мәчетләрне, мәктәп һәм мәдрәсәләрне ваттылар, җимерделәр, изге Коръән һәм башка китапларны яндырдылар. Язулы кәгазь һәм дәфтәрләрдән берсе дә калмады. Казан шәһәре алынганнан соң руслар бөтен авылларда йөреп байлыкны басып алдылар, мәктәп-мәчетләрне яндырдылар, бик күп мөселманнарны чукындырдылар. Керәшен нугае, мәкрүһ дип йөри торган халыкларның күбесе шул вакыттагы чукындырылган халыклар… Казан хөкүмәте бетү белән гыйлем әһелләре Кавказга һәм Төркестанга качты. Кайбер авылларда кечкенә генә һәм күбесе яшерен рәвештә гыйбадәтханәләр ачылды, муллалар барлыкка килде. Абыз ага дип йөртелә торган бу муллалар ир һәм кыз балаларны үз өйләренә җыеп иман һәм намаз да өйрәтәләр иде».
Совет хөкүмәте идарә иткән вакытларда да ислам дине шул хәлдә «пыскып» яшәп ятты. Авылларда мәчетләр калмады, мәдрәсәләр юк. Кача-поса авылның берәр карчыгы өендә җомга намазы укып, Корбан бәйрәмен зират өсләрендә үткәреп ислам динен сүндермәскә тырыштылар. Авылларда үзлегеннән намаз, догалар укырга өйрәнгән пенсия яшендәге кешеләр мулла ролен үтәп яшәде.
XX гасыр башында яшәгән рус тарихчысы Н.А. Спасский язуларына караганда, хан сараенда җимерелгән 4 мәчет урынына Благовещение соборы төзелә. Явыз Иван әмере буенча Кремльдә җимерелгән мәчет урынына изге Киприан һәм Иустан чиркәве салына. Кол Шәриф мәчете урынына Спас-Преображенское монастыре төзелә. Кремльдә булган биш таш мәчетләрдән берсе генә ватылмый кала. XVIII гасырда бу мәчетне чиркәүгә әйләндерәләр. Шушы мәчет тарихта Нурали мәчете буларак билгеле.
Чыганакларга таянып татар мәчетләрен җимерү турында фактлар
1742нче елның 19нчы ноябрендә сенат (сенат – дәүләт органы, димәк, рус дәүләте диннәр белән турыдан-туры шөгыльләнгән) чыгарган указ буенча тормышка ашырыла: «О недопущении в Казанской губерни строить мечети, и о разведывании губернаторам и воеводам о обращенных в магометанский закон новокрещенных людей». Указ Казан, Себер, Әстерхан, Воронеж губерналарында рөхсәтсез төзелгән мәчетләрне җимереп ташларга һәм яңаларын төземәскә боера. Бу фәрман буенча, мөселманнар яшәгән авылларда бер генә керәшен булса да, мәчетләр җимерелергә тиеш була. Чукындырылган, әмма яңадан мөселман диненә күчкән кешеләрне эзәрлекләргә рөхсәт ителә.
Ә чынбарлыкта татар авылларында мәчетләрне җимерү ярты ел алдан синод тарафыннан шул ук елның 10нчы маенда кабул ителгән указ нигезендә башлана. Мәчетләрнең язмышын Казан епискобы Лука Канашевич (Аксак Каратун) үзе генә хәл иткәнлектән, мәчетләрне саклап калу мөмкинлеге бөтенләй юкка чыга. Бу хакта Казан епискобы үзенең һәрбер приходына махсус указ юллый: «Нигде мечетей не было и построенные за запретительными указами мечети, где еще не разобраны б были, а так же о возоблены вновь мечетей с согласия от него быть уже не следует». Башка епархия җитәкчеләре дә нәкъ Лука атакай шикелле эш итеп, мәчетләрне җимерүне оештыралар.
Шушы указны алу белән татар авылларында мәчетләрне, мәдрәсәләрне җимерү, рәхимсез вату башлана. Татар авылларына нур биреп торган мәчетләрне, рухи вә мәгърифәт үзәкләрен җимерү шаукымы табигать афәте сыман үтә, әмма моңа табигать түгел, исламны күралмау сәбәп була. Бик аз вакытта – 1742-1743нче елларда Казанда һәм өяздә 536 мәчетнең 418е, Себер губернасындагы Тубылда, Тарада һәм башка өязләрдә 133 мәчетнең – 98е, Әстерхан губернасында 40 мәчетнең 29ы ватыла. Русия патшаларының күп кенә яман эшләре өчен Совет хөкүмәте никадәр сүксә дә, мәчетләрне җимерү һәм көчләп чукындыру турында сүз чыкмады, шушы көнгә кадәр аларга каршы бернинди дә яман сүз дә әйтелмәде әле.
Татарча язма җыентыкта бу афәт болай тасвирлана: «Мең дә ети йөз дә кырык өчтә мәсҗидләр бозылды, аз калды. Ат елы ирде, Петр кызы Елизавет шаһ ирде. Соң кири ясамага улук әмер итте. Аллаһының әмере илән».
Казандагы татар бистәсендә ул елларда 342 хуҗалык булып, анда 665 ир-ат яшәгән һәм биредә 4 мәчет булган. Дүрт мәчетнең икесе Казан ханлыгын алганчы ук төзелү турында бистә халкы әйтүгә карамастан, барлык мәчетләр дә җимерелә.
Ул заманда Казан өязе Казан ханлыгы традициясен дәвам итеп, 5 юлга бүленгән була. Казан өязе Галич юлы буенча – 17, Алат юлы буенча 91 мәчетнең барысы да җимерелә. Җөри юлындагы 97 мәчетнең – 96сы, Ногай юлындагы 83 мәчет җимерелә, 52 мәчет исән кала; Арча юлында 127 мәчет җимерелә, 65е сакланып кала.
Мәчетләре җимерелгән кайбер авыллар исемлеге
Галич юлында – Котлыбулат, Кулбаш, Чуаш авыллары.
Алат юлында – Ябынчы, Олы Сәрдә, Әтнә, Ташкичү, Кенәр, Куныр авыллары.
Җөри юлында – Артыш, Кече Кирмән, Баландаш, Иске Җөри авыллары.
Ногай юлында – Әлки (Буа районы), Ибрай, Елховой, Баграж, Шахмай, Әлмәт авыллары.
Арча юлында – Түбән Симет, Сатыш, Янгул, Казиле, Югары Мәтәскә, Кырлай, Сикертән авылларында мәчетләр җимерелә, ә Югары Симет, Мәңгәр, Казанбашта – ике, Түбән Мәтәскәдә, Урта Пошалымда, Югары Корсада мәчетләр сакланып кала.
Җимерелүгә, ватылуга дучар ителгән 418 мәчеттән кала, татарлар күпләп яшәгән башка өязләрдә дә ватылган мәчетләр исемлеге тарихи документларда юк. Бу сан аз дигәндә 2-3 мәртәбә артыграк булырга тиеш. Русия дәүләтенең һәм православие миссионерларының мәчетләрне җимерүе ислам диненең татар халкы арасында көчсезләнүенә китерми; киресенчә, ул православие диненә карата нәфрәт уята; ә татарлар мондый хәлләрдән соң үзләрен керәшеннәр белән бутамасыннар өчен, башка халыклар белән танышканда һәр җирдә дә мөселман дип атый башлыйлар.
ТӨРЛЕ ТӨБӘКЛӘРДӘ МӘЧЕТЛӘРНЕ ҖИМЕРҮГӘ БЕРНИЧӘ МИСАЛ
Вятка епискобы Варлаам атакай Слабодской өязендә Зур авыл, Ильяс, Починошной, Чепса өязендәге Кыстым авылында булган мәчетләрне ватарга тәкъдим итә. Рус руханиларының мәчетләрне юкка чыгару теләге вакытында тормышка ашырылган. 1753нче елда Касыйм шәһәрендә Дмитрий Симонов исемле бер алпавыт элек татарлар биләмәсе булган урында җир сатып ала. Бу җирдә таш мәчет салынган була. Дмитрий Симонов мәчет материалларыннан чиркәү төзү өчен Рязань епискобы Палладийдан рөхсәт ала һәм үзенең кешеләрен мәчетне сүтәргә җибәрә. (Игътибар итегез: мәчет сүтәргә мөселман мулласы түгел, ә православие рухание рөхсәт бирә). Бу вәхшилекне ишеткән Касыйм татарлары морза Абдулла Маметов җитәкчелегендә мәчет тирәсенә җыелалар һәм ачудан мәчет ватучыларны кыйнап ташлыйлар, ә берсенең кулын бәйләп Касыйм кәнсәләренә алып киләләр. Тик барыбер мәчет сүтелә, аның материалларыннан чиркәү төзелә. Чынлыкта исә Русиядәге бик күп чиркәүләр татар мәчетләре материалларыннан төзелгән. Касыйм шәһәрен мисалга алганда, бөек Болгар шәһәре тыюлыгында урнашкан чиркәүнең нигез ташларын мөселман зиратындагы кабер ташлары тәшкил итә. Нижгар губернасы Курмыш өязендәге Маклаковка авылында булган мәчет 1760нчы елда юкка чыгарыла. Мәчетне ватканда татарлар каршылык күрсәтмәсен өчен авылда гаскәрләр командасы «тынычлык» саклап тора.
МӘЧЕТЛӘРНЕ ТОРГЫЗУ ӨЧЕН КӨРӘШ
Төбәкләрдә мәчетләрне җимерү кызган вакытта, 1742нче елның сентябрендә Казанның Татар бистәсе мөселманнары исеменнән Сәфәр Гомәров исемле изге зат патшабикә Елизавета Петровна исеменә үтенеч юллый. Аның фикеренчә, татар бистәсендә мәчетләрне ватарга нигез юк, чөнки бистәдәге мәчетләрне вату турындагы указда махсус әйтелми, керәшеннәр Татар бистәсендә яшәми, рус чиркәүләре биредә юк, ә татар бистәсе руслардан аерым урнашкан. Әлбәттә, бу үтенеч мәчет төзергә рөхсәт алырга мөмкинлек бирми. Киресенчә, 1742нче елның 19нчы ноябрендә сенат кабул иткән указ шушы мөрәҗәгатькә җавап була да инде.
Татар-мөселманнар хакимият органнарына җимерелгән мәчетләрне торгызу өчен рөхсәт сорап мөрәҗәгать итеп торалар. Беренчеләрдән булып, сенатка Казан өязе Төбәк авылыннан Бакый Исмәгыйлев, Зөя өязе Олы Шырдан авылыннан Айтуган Ураскиев, Сембер өязе Мочалы авылыннан Мөхәммәтали Мәхәммәтов, Пенза өязе Түбән Елзан авылыннан Давыт Кудашев мәчетләрне яңадан торгызу мөмкинлеген үтенәләр. 1743нче елда, Казан, Зөя, Сембер өязләрендәге ясаклы татарлар миссионерлар җимергән мәчетләрне торгызу кирәклеге турында патшабикәгә шикаять язалар. Сенат: «Хәзергә кадәр мәчетләр сакланып калган булса, аларны ватарга, яңаларын төзергә рөхсәт итмәскә, татар авылларында чукынганнар арасында чукынмаганнар булса, аларны икенче авылларга күчереп утыртырга!» дигән фәрман чыгара. Шулай да бу указ Казандагы татар бистәсендә, Казан һәм башка губерналарда җимерелгән мәчетләр урынына, мәхәллә 200-300 кешедән торса, мәчет салырга рөхсәт бирә. Шул ук вакытта яңа мәчетләр төзүне булдырмас өчен хакимият татар абызларыннан һәм йөзбашларыннан махсус имзалар ала. Тик сенатның бу рөхсәте ул елларда тормышка ашырыла алмый, чөнки ул елларда татарларны дини изү шулкадәр көчле була ки, рөхсәт бирегез дигән үтенечләргә һәрвакыт: «Мәчетләрне җимерергә!» дигән карарлар чыгып кына тора. Указның җимерелгән мәчетләрне торгызырга рөхсәт ителгән өлеше татарларга бөтенләй җиткерелми кала.
Казан һәм Сембер өязләреннән йомышлы морзалар һәм татарлар исеменнән Якуб Биметев 1744нче елның 13нче апрелендә сенаттан мәчетләр төзергә рөхсәт сорый. Бу сорауга сенат: «Сакланып калган мәчетләрне ватарга, яңаларын салмаска, ә мөселманнарны икенче авылларга күчерергә!» дигән фәрман кабул итә.
Русия империясе составында булган мөселманнар арасында XVIII гасыр буенча туктамыйча баскыннарга каршы баш күтәреп торган башкортларга гына мәчетләр тотарга рөхсәт ителә, биредә булган мәчетләр рәсми җимерелми; әмма 1744нче елның 20нче февралендә чыккан фәрман буенча Уфа өязендә, башкорт ягында да яңа мәчетләр төзү тыела.
Ә татар-мөселман халкы, Русия хөкүмәте рөхсәтен көтеп алалмыйча, җимерелгән мәчетләр урынына яңа мәчетләр төзи башлый. Миссионерлар күзенә чалынмас өчен, мәчеткә манара күтәрмиләр. (Руслар аны рәсми документларда «пятивременные мечети», ягъни биш вакыт намаз укый торган мәчет дип теркәгән).
Беренчеләрдән булып Казан өязе, Ногай юлы Елтан, Агрызан, Ясаклы Көек, Зур һәм Түбән Шантала авылларында 1744нче елда җимерелгән мәчетләр урынына яңалары салынган була. Казан өязе, Ногай юлы Әлки авылы йомышлы татарлары исеменнән Әнишә Борисов, сайланган (выборный) Мәкәй Мәмәев, староста Али Чапкынов 1744нче елда авылларында җимерелгән мәчет урынына яңаны төзергә рөхсәт сорыйлар. Мондый хәбәрне алу белән рус миссионерлары бу төбәктә зур тикшерү үткәрә. Тикшерү татарларның бернәрсәдән дә курыкмыйча, ерактагы авылларда гына түгел, ә рус авылларына якын булганнарында да рөхсәтсез мәчет төзүләрен күрсәтә. Бу хәлләрне күргән миссионерлар тагын «Мәчетләрне кичектергесез җимерергә, яңаларны салырга рөхсәт итмәскә, ә татарларны рус һәм керәшен булмаган авылларга күчереп утыртырга!» дигән фәрман кабул ителә. Рәсми рәвештә татар авылларында 200 хуҗалык булган очракта мәчет төзергә рөхсәтне сенат 1756нчы елда, Батырша восстаниесе шаукымы астында гына кабул итәргә мәҗбүр була. Казандагы Татар бистәсендә мәчет төзергә рөхсәт 1743нче елда ук бирелсә дә, аларга Аллаһ йортын салу өчен 25 елга якын шәһәр түрәләре һәм миссионерлар белән көрәшергә туры килә. Казанга кунакка килгән Әби патша – Екатерина – Сания генә 1767нче елда татар бистәсендә таш мәчетләр салырга рөхсәт бирә. Бу хакта риваятьләрдә болай диелә: «Әби патша Казанга килгәч, мөселманнарның олуг байлары Әби патша катына кереп гарызнамә биргәннәр, бистәгә таш мәчет салырга рөхсәт сорап. Вә һәм Әби патша, Казан байларының гарызын кабул итеп, таш мәчет салырга рөхсәт биргән вә һәм мәчет урынын тәгаен кылган. Вә һәм мөселманнарны бик яраткан; Казанда торган мөддәтендә һәммишә (һәрвакыт, өзлексез) мөселман арасына төшеп: «Рустан җәфа күрмимсез?» – дип сорашып йөргән». (Бу вакытта инде Татар бистәсе уртасына рус чиркәве салып куелган, берничә керәшен гаиләсе мөселманнар арасына күчерелеп утыртылган, 200 бала укый торган керәшен мәктәбе ачылган була). Патшабикәнең карары булуга карамастан, татарлар 1773нче елда яңадан төзегән мәчетләрне руслар җимерергә исәпли, чөнки: «Рөхсәт телдән генә әйтелгән иде», – дип, яңадан шикаять язарга мәҗбүр булалар.
Чукындыру кантуры миссионерлары мәчетләрне вату, җимерү белән беррәттән, Идел буендагы керәшен авылларында чиркәү һәм монастырьлар салу эшен киң җәелдереп җибәрә. Керәшен авылларында чиркәүләрне күп итеп төзүне архимандрит Дмитрий Сеченов башлый. Башта ул авылларда 30 чиркәү төзүне сорый. Сенат фәрманы чиркәүләрне керәшен авылларында гына түгел, ә чукынырга теләмәгән мөселман-татар авылларында да төзү, төзелешкә мөселман татарларны да җәлеп итү кирәклеген күрсәтә.
Лука Канашевич тәкъдиме белән чиркәү, монастырьлар нигезен салганда борынгы татар зиратларындагы кабер ташлары киң кулланыла. Шулай итеп халкыбызның борынгы гореф-гадәте, теле һәм мәдәнияте ядкәрләре вәхшиләрчә юк ителә. Бу хакта бер гыйбрәтле мисалны Мәрҗәни хәзрәтләре дә китерә: «Моннан 70 еллар элек Әтрәчтән биш чакрым көньяктарак урнашкан Җанбакты исемле рус авылы алпавыты шул авылга чиркәү салдырганда, нигезенә таш кирәк булгач, шундагы тигез ташларны кулай күреп, мөселман кабер ташларының егерме-утызын агач чиркәүнең нигезенә куйдырган. Әтрәч авылының яше сиксәннән узып барган мөәзине түбәндәгеләрне сөйләде: «Мин бала чагымда атам белән шул авылга йомыш белән барганда ул ташларны арбага куйганнарын карап тордым. Атам елап: «Менә, балам, газизләрнең каберләре өстендәге ташларны да чиркәү бусагасына куялар», – дип әйтте».
Казан һәм Воронеж губерналарында 1747нче елда гына да 88 чиркәү төзелә, ә тагын 22не төзергә кирәк, дип табыла. Күпләп чукындыру елларында керәшен авылларында барысы 241 чиркәү казна хисабына төзелә. Казан епархиясендә 1740нчы елда 669 чиркәү булса, 1745нче елда алар саны 725кә җитә. Димәк, биш елда 56 храм төзелә. Ул елларда Казан епархиясенә Арча, Лаеш, Зөя (Свияжск), Козмодемьянск, Чабаксар, Царевококшайск, Тәтеш, Сембер, Оса, Сарапул, Кукарка, Царевочансурск, Малмыж, Уржум, Алабуга, Яранск, Ветлуга, Уфа, Бөре, Самара, Оренбург, Сергиевск, Ставрополь (хәзерге Тольятти), Җаек шәһәрләре һәм өязләре кергән була.
Җимерелгән мәчетләрне торгызу өчен татар-мөселманнар зур көч һәм тырышлык куйган. XVIII гасырның 60-70нче елларында ук шактый авыллар мәчетләрен төзеп, мәктәп-мәдрәсәләр эшен дә рәткә сала алганнар. Рус академигы И. Лепехин шул заманда Чирмешән якларындагы татар авылларын карагач һәр авылда мәчет һәм мулла булуын, ә авыллар зур булган очракта, аларның саны ике-өчкә җиткәнен дә күрсәтеп үтә. Бу хакта шулай ук Пётр Рычков язмалары да сөйли. Ул да һәрбер авылда диярлек мәчет, мәктәп булганлыгын, анда малайлар гына түгел, кызларның да татар, гарәп теленә, Коръән серләренә өйрәнүе турында сокланып яза.
Буа районындагы Карлы авылы минем туган авылым. Авылда XX гасыр башында ике мәдрәсә һәм кызыл кирпечтән төзелгән бер хосусый мәктәп, ике мәчет эшләп килгән. Авылда итек, читек, галош, шиблет (ботинка) күн итекләр ремонтлап көн күрүче Җәләлетдин бабамнан миңа гарәп графикасы белән язылган 100дән артык китап калды. Анда догалыклар гына түгел, Румын татарлары язган роман, пьеса, комедия, математика китабы, ислам дине, тәре йөртүчеләр белән сугышлар тарихы һәм башка китаплар бар. Болар барысы да авыл мәдрәсәләрендә укытуның ни дәрәҗәдә югары, камил булуы турында дәлил. Татар халкы патшаларның җәберләүләрен «йотты», хәзерге заман золымнарын да «йотса», калырмы икән ул?
Расих ҖӘЛӘЛ,
Казан шәһәре.
«Дин һәм Мәгыйшәт» гәҗите материалына нигезләнеп язылды
Комментарии