Мәмдәл кайтавазы

Мәмдәл кайтавазы

Матбугатта Рәүф Ситдыйковның законсыз рәвештә төрмәгә ябылуы һәм ялган фактлар белән ризалашсын өчен аны җәзалаулары турында язмалар күренде. Искә төшерәм, 2012 елның гыйнвар аенда районы, авылында булган шартлауга теракт тамгасы эленде. «Рөстәм теракт ясау өчен шартлаткыч матдәләр әзерләгән. Шуларның берсе егетнең әти-әнисе яшәгән йортта шартлады», – дип язды мәгълүмат чаралары. Шуннан соң, шартлауга катнашлары бар дип, бер-бер артлы биш егет кулга алынды. Шулар арасында Рәүф Ситдыйков та була. Нәкъ менә аны, законсыз рәвештә төрмәгә утыртып, шартлауда катнаштым дип әйтсен өчен җәфалыйлар. Түземлеге беткән егет полиция хезмәткәрләренә каршы шикаятьләр яза, ләкин алар игътибарсыз кала.

Ике тапкыр суд утырышы булып, полиция хезмәткәрләренең эшендә Рәүфкә карата законсыз гамәлләр кылынмаган дигәннән чыгып, бәлки, егет ул шикаятьләрне ялганлап язадыр дип уйлаучылар да бардыр. Үземдә дә андый шик туды. Ләкин тимер рәшәткә артыннан килеп төшкән тагын бер шикаять, Рәүфнең сүзләре хак булуга инандырды.

Аның белән бергә кулга алынган биш кеше рәтендә Марс Тимергалиев та була.

– 2012нче елның 11нче гыйнвар кичендә миңа әни шалтыратып, җизниебез Рөстәм Йосыпов йортында булганлыгы турында әйтте. «Рөстәмне хәзер бөтен полиция хезмәткәрләре эзли», – дип өстәп куйды. Соңыннан, билгеле булганча, җизни кулга алынган вакытта каршылык күрсәткәндә үтерелгән икән. Бер атна узгач, 18нче гыйнвар көнне заводта инженер-конструктор булып эшләгән җиремдә мине дә кулга алдылар, – дип яза Марс үз мөрәҗәгатендә, – Полиция бүлегенә алып баргач, Андрушкевич фамилияле тикшерүче миннән Рөстәм Йосыповка булыштым, терактка әзерләндем дип әйтүне таләп итте. Йосыпов миңа туган гына, аның җинаять эшләренә минем бернинди дә катнашым юк дигәч, җәзалау белән яный башладылар. Яңадан тентү үткәргәндә пистолет табачакбыз, шуның нигезендә хатыныңа да, әтиеңә дә җинаять эше кузгатачакбыз, диделәр.

Шушы вакыттан соң Марс өчен якты көннәр бетә. 23нче гыйнвар көнне кичке бишләр тирәсендә егет каты гына кыйнала: куллар белән бәргәлиләр, аяклар белән типкәлиләр, башына пакет кидереп сулышын кысалар. Моның белән генә туктап калмый полиция хезмәткәрләре. Егет сулышын югалтып егыла башлагач, пакетны салдырып, кире аңына кайтару өчен аммиак сулаталар һәм яңадан бәргәлиләр. Түземлеге калмагач, Марс ялган фактлар белән ризалашырга була һәм әйтеп яздырган кәгазьләргә кулын куя. Җәзалау төнге икедә генә тәмамлана. Егетнең имгәнүе шактый булганга аны травмпунктка алып баралар. Ләкин алдан ук кисәтеп куялар. Авызыннан берәр ялгыш сүз чыкса, җәзалау-кыйналулар дәвам итәчәк. Куркуыннан егеткә егылдым дип алдаларга туры килә.

26нчы гыйнвар көнне Марсны 15нче хастаханәдә урнашкан судмедэкспертизаны узарга алып баралар. Табиблар егылып кына андый имгәнүләр алуга ышанмый. Нәтиҗәдә егет, җавап алганда кыйналдым, дип әйтергә мәҗбүр була.

– Бу сүзләрдән соң оперлар бик ярсуландылар. Кире ЦПЭга алып киттеләр. Исмәгыйлев фамилиялесе куллар белән бәргәли башлады, ләкин хәзер инде алар миңа «сакланыбрак» суга иде. Җилкә, тез, буын җирләренә су тутырылган пластик шешә белән бәрделәр. Суккан эзләре калмасын өчен. Икенче көнне дә шул ук хәл кабатланды. Ашау-эчү турында сүз дә булмады, – дип яза егет.

21нче мартта җәзалаулардан туйган Марс Татарстан республикасы прокуратурасына шикаять яза. Ләкин аңа бу шикаятьтән соң җинаять эше кузгатылмаячак дигән җавап кайта. Тикшерүче Андрушкевичтан җавап алганда, ул Марс Тимергалиевне экстремистик төркемнең әгъзасы дип гаепли. Моның өстәвенә, егет үз-үзенә сугып, башы белән стенага үзе бәрелеп имгәнүләр алды дип әйтә.

«Ялган сүзләр, ялган фактлар белән ризалашу сәбәпле, мин инде ярты елдан артык төрмәдә утырырга мәҗбүрмен. Мин терроризм яклы түгел. Террорчылар законның иң кырыс маддәләре буенча җавап бирергә тиешләр дип саныйм. Ләкин террорчыларны тоту, аларның бөтен туганнарын кулга алырга кирәк дигән сүз түгел. Рөстәм Йосыпов белән кайчакларны очрашып аралашсам да, үзенең җинаятьчел планнарын ул миңа сөйләмәде. Сөйләсә дә, мин тыңлап та тормыйча, кире борылып китәр идем. Әгәр оперативниклар терроризм белән шулай «көрәшүне» дәвам итсә, мөселманнар белән хокук саклау органнары арасында ышанычлык та, хезмәттәшлек тә югалачак. Тикшерү органнары бездән террорчылар «ясаган» вакытта, чын террорчылар җинаятьчел эшләрен дәвам итә. Татарстан республикасы мөфтиенә һөҗүм моңа дәлил булып тора», – дип тәмамлый үз сүзләрен Марс.

Террорчылар, ваһһабчылар, мөселманнар – бүген бу сүзләр бик еш кулланыла. Аларның асылын тәшкил иткән ияләр бер-берсе белән буталып беттеләр. Без мөселман дип кычкырып йөрүчеләр чынлыкта кяферләр булып чыга, террорчылар исә, Коръән тәгълиматлары буенча яшәүче мөселман һәм мөслимә ханымнар. Бик катлаулы заманага эләктек, җәмәгать. Бердәнбер Раббыбыз, Аллаһы Тәгаләгә ышанып, аннан ярдәм сорап, белгән догаларыбызны укып сабыр итәргә, түзәргә генә кала.

Муса ИБРАҺИМ.

Комментарии