Диндә бизнес яңалык түгел

«Бүре инде әзер» (№41, 17 октябрь, 2012 ел) дигән язманы укыгач, хат юлларга булдык. Ул язмада безнең кебек гади халык фикере, дөреслек чагыла. Безне дә динебезгә булган каршылыклар битараф калдырмый. Авыр елларда яшәп, замана таләпләренә туры килерлек белем ала алмасак та, акны карадан аерабыз.

Безне тетрәндергәне – хәзрәт белән Илдус Фәизгә булган каршылык. Вәлиулла хәзрәт турында хатыны марҗа дип гаепләүчеләр булды. Аңа шул сынауны биргәндер. Гомер юлында ялгышучылар күп, төзәлү юлында бер-беребезгә ярдәм итеп яшәргә иде. Матбугатта белән бәйле төрле мәгълүмат күренә. Аллага шөкер, ул исән калды. Ул Аллаһ тарафыннан сайланган, дин кардәшләребез хуплаган мөфтиебез. Белеме җитми, артистлыкка укыган, дин өчен түгел, китсен урыныннан, дигән сүзләр дә булды газетада. Ягез, уйлап карыйк әле, дин гыйлеме буенча Бәдих Заман Нурси (төрек галиме) кебек белгечләр бармы, булса кем? Милләттәшебез Фәрит Салман – дин турында күп белүче. Ул күп белгәне өчен, Казанда урын булмыйча, Мәскәүгә китте түгелме? Госман хәзрәт белән Юныс хәзрәт янына сыймады.

Госман Исхакыйны мөфти итеп сайлаганда, Габдулла хәзрәтнең каршы булуын да онытмадык. «Кайдан килгән Госманга чит ил машиналары, ничә коттедж», диде, тарткалашу бик көчле булды. Диннән бизнес ясыйлар дип тә яздылар. Бизнес шул вакытта чәчәк аткан бит, күрүче генә булмаган. Безгә ят булган агымнар Госман хәзрәт белән Юныс хәзрәт вакытында килеп керде. Алар ул агымны туктатырга тиеш иде. Нигәдер күз йомдылар. Илдус Фәизнең хаҗ юлламасы турында да сүз булды, ул хакта үзеннән ишетмәдек. Бәлки, арзанрак булганга эшләгәндер. Гаделлек элекке мөфти вакытында булдымы? Гаиләсе, туган-тумачасы, чыбык очы – бар да юллама белән түләүсез берничә кабат Мәккә юлын таптадылар.

Илдус Фәиз артист диделәр. Без артистны югары белемле, матур итеп ана телебездә сөйләшүче шәхес дип беләбез. Дин турында мәгълүматы җитми икән, аның башына сугып урынына утыртырга түгел, аңа булышырга иде, ул бит әле яшь. Җомга вәгазьләре, Габделхак Саматов сөйләгәнчә, аңлаешлы һәм хак. Мәскәү мөфтие Равил хәзрәт тә артист бит. Аңа ни булган, эшли бит. Озын сакалга килгәндә, безнең милләттә шыксыз сакал үстергән кеше юк. Карагыз әле: Шиһабетдин Мәрҗани, Гаяз Исхакый, Батырша, Муса Бигиев – күп алар. Озын сакаллылар – безнең туры юлыбызны адаштыручы яңа мөселманнар. Без Илдус Фәизне шушы кадәр каршылык, авырлык вакытта ничек курыкмыйча аякка басты икән дип уйладык. Үзебезнең гореф-гадәтләр белән, Рәсүлебез сәхәбәләре өйрәткәнчә, дөрес юлдан барыйк, дигән өчен аны гаеп иттеләр. Юкка чыгарырга тотындылар. Шөкер, ул исән, үз сүзен әйтер. Ахырзаман пәйгамбәре Рәсүлебез: «Бер-берегезне түбәнсетмәгез, ул кеше Аллаһ каршында, бәлки, хәерлерәктер», диде. Гади мөселманнар арасында Илдус Фәизне аклаучылар аз түгел. Сездән күңелгә шифа бирердәй язмалар көтәбез.

Отар бистәсе мөслимәләре.

P.S. Чираттагы аноним хатны газетага бирергәме, юкмы дип озак уйладык. Шулай да, гел берьяклы фикер генә бирәсез дигән үпкә булмасын өчен, куясы иттек. Мондый хатлар юк дәрәҗәсендә, булганнары да аноним. Мөфтине яклап язучылар нидән курка икән? Нишләп алар шундый хатларны да имзасыз җибәрә дип аптырыйбыз.

Комментарии