- 14.10.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №41 (14 октябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Чуашстан Республикасында татарларның бердәм, үзләрен татар итеп саклап яшәүләрен узган гасырның 90нчы елларында ук күреп шаккаткан идем. Биредәге мишәр халкы борынгы гореф-гадәтләргә, татар белән бәйле булган һәрнәрсәгә хөрмәт белән карый. Без, инде борынгы милли традицияләрне җуеп баручы татар балалары, моңа сокланып, гаҗәпләнеп караган идек…
КЛУБ КИРӘКМИ
Һәм мин кабат бу якларда. Аерма бар. Авыллар зурайган, төзекләнгән. Муллык игезәкләрдәй сарыга буялган биек капкалардан, икешәр катлы коттеджлардан күренә. Ә гореф-гадәтләргә караш шул ук, хәзер ул иман нуры белән дә сугарылган.
– 90нчы елларда Батыр, Комсомол районнарының татар авылларын иңләп чыктык. Артист булган чаклар. Концертлар куеп йөрдек. Ә сезнең авылны, никтер, хәтерләмим, – дидем мин аптырап, безне каршы алучыларга.
– Без тау астында бит. Шунда качып калганбыздыр, – дип көлештеләр.
Аның сәбәбе гади икән. Авылда клуб юк. Замана җилләре алышынып, мәчетләр төзелә башлагач та, халык клуб дип түгел, мәчет дип күтәрелгән. Бүген дә мәдәният йорты булмаганга аптырамый кебек тоелды миңа алар.
– Клубларның авылларда нинди хезмәт күрсәтүен беләбез. Ул хәзер бозыклык урыны, яшьләр шунда җыелып эчә, тәртипсезлек кыла… Безгә менә мәктәп кирәк, аны вәгъдә итәләр, проект документлары әзерләнеп ята. Анда концертлар өчен дә зал булачак. Менә бу хәзерге заман күзлегеннән иң отышлы гамәл булыр иде, – диделәр миңа.
ТУКАЙ, ЛӘКИН ГАБДУЛЛАНЫКЫ ТҮГЕЛ
Чуашстанның Комсомол районына кергән татар авылы Тукай белән танышуым шулай башланды. Мондагылар инде күнегеп беткән сорауга сораганчы ук җавап бирә: авыл исеме бөек шагыйребез Тукай белән бәйле түгел. 450 ел элек беренчеләрдән булып килеп утырган авыл аксакалы Тукай атлы булган. Ләкин очраклы бәйләнешме, әллә Габдулла Тукайның үзенә генә билгеле сере булганмы, авыл халкы Тукай исеме белән бик горурлана. Биредә татар иле саналган Татарстанда да булмаган татарлык һәр тыкрыкта, һәр йортта аңкып тора. Чуашстан Президенты Николай Федоров та – бу якларда еш кунак. Мәскәүләрдән зур түрәләр килгәндә дә монда сугылалар. Биредә эшмәкәрләр ачкан предприятиеләр бар… Федоров татарларга хөрмәтен, аерып яратуын яшерми, һәрдаим искәртеп тора. Комсомол районы хакиме Геннадий Волков та моннан кайтып керми диярлек.
– Бирегә килсәм, ял итәм мин. Мондагыларга комачау гына итмә, барын да булдыралар, – диде ул безгә.
КАПКАСЫЗ ЙОРТ – БУЛДЫКСЫЗЛЫК БИЛГЕСЕ
Сүз башы – “Шүрәле” дигәндәй, сөйлим дә сөйлим, тәэсирләр артык көчле булганда нидән башларга белмисең бит, минем дә шулайрак чыга, ахры, бу сәфәремнең хисабы. Басу капкасын ачу тантанасына кайттым бит. 280 мең сумга төшереп авылга керү-чыгу юлында махсус стелла – авыл символы урнаштырылган. “Нинди тамга, нинди һәйкәл?! Бүгенге кризис чорында”, – дияр кемдер. Монда алай уйламыйлар. Сүз башындагы гореф-гадәтләргә тугры калып яшиләр. Басу капкасы элек-электән изге саналган. Туры сукмаклардан түгел, урау булса да читкә киткәндә басу капкасыннан чыкканнар. Шунда утырып дога кылганнар, исән-имин әйләнеп кайтканнан соң, Аллаһыга рәхмәт укып, капка төбендә тагын догага кул күтәрелгән…
Тукайлылар бүген әнә шундый изге урыннарын булдырды. Тантанага килгән Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов сүзләренчә, капкасыз йорт турында аның яныннан үтүчеләр, биредә булдыксыз хуҗа яши, дип китә. “Гаиләдә аңлашу булганда гына, капкага чират җитә”, – диде ул.
ВАТАН КАПКАСЫ
Без килгәнче үк капка янында иртән корбан чалынган, соңыннан шул корбан итеннән пешерелгән аш мәҗлесендә сыйландык.
– Бу изге урын. Биредә корбан каны акты, монда хәрәм эшләр кылу – гөнаһ. Кайткан-киткән, никахлашучылар туктап сәлам бирсен, дога кылсын, – дип кисәтте авылдашларын Тукай мәхәлләсенең иҗтимагый советы рәисе Әгъзам Шакиров.
– Хәтерлисезме “Ватан кайдан башлана” дигән җырны? Ул һәрберебезнең туган йортыннан, туган авылыннан башлана. Бу авылда шул Ватаннарын хөрмәтләүчеләр яши, – дип котлады район хакиме Геннадий Волков та.
Стелланың авторы Мидхәт Шакиров хезмәтеннән үзенең дә канәгать калуын яшерми. Бу авылда бөтенләй башка дөнья кебек, шуңа яхшы чыккандыр. Авылда исерекләр юк, сүгенгән сүз ишетмәдем. Бик җайлы эшләдек, – диде ул.
Иртән юлга чыкканда мин дә Тукайдан килгән юлдашым Рафистан сорап куйган идем.
– Эчкечеләр, өйләрендә өлкәннәр үлеп бетеп, башка туганнар чыгып киткәч, берүзе генә калып сукбайлыкка чыккан, бәрәңге дә утыртмый көн күрүчеләр бармы авылыгызда?
Рафис сәерсенеп карап куйды, бу журналист абыйга шул гына кирәк, ахры, дип уйлады булса кирәк.
– Юк, Аллага шөкер, бездә андыйлар юк. Мәчетле, намазлы авылда яшибез. 500гә якын йорт, бар да төзек. Халык эшчән. Бар да эшле. Эшмәкәрләр бик күп. Балта осталары читкә китеп эшләп кайта. Бездә булдыксыз булырга ярамый, – диде ул.
Татар авыллары да үз йөзен җуеп барган чакта, аракы-хәрәмгә чумып юкка чыгып ятканда мондый үрнәк күңелне сөендерә. Мин мисал иткән сукбае булмаган татар авыллары бар микән бүген? Эчкече хатын-кызлар булмаган татар авыллары да сирәгәя хәзер… Ә монда мин, чынлап та, үземне башка мохиткә эләккәндәй хис иттем.
КИЛӘЧӘК ТӘ ИМАНЛЫ БУЛАЧАК
Тантанага кунаклар килеп беткәнне көткән арада, Тукай урта мәктәбе балалары белән аралашам. Барыбер күңелемдә шик бар. Бүгенге бозыклык хакимлек иткән заманда бу авылда да бар да ал да гөл түгелдер… Ә моны каян беләсең, хәйләкәр өлкәннәр яшерер, беркатлы балаларны сораштырмыйча?! Никадәр әйләндерсәм-тулгандырсам да, шигемне раслый алмадым. Балалар үз Ватаннары дип туган авылларын саный. Алар телендә – туган авылларын, татар телен чиксез ярату, татарлыклары белән горурлану. Мәктәпне тәмамлагач та, китәселәре килми авылларыннан.
– Нәрсә бар инде, авылыгызда, хәтта клубыгыз да юк бит, кичләрен яшьләргә күңелсездер, – дим, һаман аларны чиста суга чыгармакчы булып.
– Юк, безнең мәктәптә актлар залы бар. Шунда концертлар, спектакльләр куябыз. Безгә авылыбызда бик күңелле.
Балаларның яраткан дәресләре арасында беренче урында татар теле булуын да белдем. Алар хәтта инглиз телен дә хәйран аңларлык дәрәҗәдә өйрәнеп җитешә икән мәктәптә, рус телен әйткән дә юк.
– Безнең мәктәп бик әйбәт. 298 бала укый. Башкалар кимегәндә, оптимизация дип борчылып яшәгәндә, без елдан-ел арта барабыз. Бездә туучылар үлүчеләргә караганда 2 ярым тапкырга артык. Бар да яхшы, тик менә кысанрак. Яңа мәктәп кирәк, – дип сүзгә кушыла мәктәп директоры Әминә Баһаутдинова.
Соңыннан авылның иҗтимагый киңәшмәсенең киңәйтелгән утырышында да авылы, аның кешеләре турында горурланып сөйләде узган ел Президентның 1 миллион сумлык Грантын откан мәктәп директоры. Эшмәкәрләр гел булышып тора икән. Балалар тәртипле. Мәктәпне тәмамлагач та, алар туган мәктәпләрен онытмый.
– Безгә, укытучыларга, үзләре тәрбияләгән кешеләрнең инсафлы, булдыклы булуын күрүдән дә зур бәхет юк, – ди педагог.
– Ә кем тәрбияли соң шундый игелекле балаларны? – дип сораганымны сизми дә калдым, “Аларны без тәрбиялибез бит!” дип әйтергә тыйнаклык күрсәткән директорның үзеннән.
Тукай авылында хәйләкәр кешеләр яши: алар бүгенге белән генә көн күрми. Иманлы балалар тәрбияләп үз картлыгын, киләчәген бәхетле итәләр. Мондагыдай өлкәннәрне олылау рәвешенә без инде гаҗәпләнәбез дә. Љчәр, дүртәр буын бергә көн күргән гаиләләр шактый икән Тукайда. Хәзер бит ана белән кыз, ата белән ул да тыныша алмый, мал бүлешә торган заман…
АЛЛА БАБАЙ КҮРӘ
Юк, ышанып бетмим әле мин. Балалар тагын очрар, сорашырмын… Очраттык без аларны мәдрәсәдә. 8-9 яшьлек 4 малай Коръән укырга өйрәнә.
– Кем сезгә мәдрәсәгә килеп укып йөрергә кушты. Футбол уйныйсы, күңел ачасы урында?
– Беркем кушмады. Үзебез. Кызык бит. Без футбол уйнарга да өлгерәбез…
Балалар берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә нинди догалар белүләрен санап киттеләр:
– Әлхәм, Колхуәллаһ…
– Әлхәмнәр белгән кешегә оршышырга, ямьсез сүзләр әйтергә, сугышырга ярыймы?
– Юк. Тәртипле булырга кирәк. Алла бабай күрә…
Күз тимәсен, үзләре әле тормышны күрергә өлгермәгән тишек борыннар, ә иманнары минем бик күп яшьтәшләремнекеннән ныграк. Болар беркайчан да адашмас, тайгак сукмаска басмас дип ышанам. Амин, шулай була күрсен, Тукай данын данлау, аның матур традицияләрен дәвам итү эстафетасын Әгъзам, Наил, Рафис, Илгизәр, Миңназыйм, Наил, Хәлим, Рафаил һәм башка бик күп абый-апаларыннан алып калачак алар. Тукай авылы мәчетенә, елның нинди вакыты булуга карамастан, иртәнге намазга да 20-30 кеше җыела икән. Ә инде җомга намазына мәчет тула… Бу картлар мәчете түгел. Чөнки Тукай – 5 вакыт намазлы халык авылы. Юлга чыкканда мәчет капкасына эленгән сәдака савытына сәдака салып китү биредә яшәү рәвешенә кергән. Ай саен 8-9 мең сум сәдака акчасы гына җыела мәчеткә. Эшмәкәрләр булышып тора. Хәер, мәчетне генә түгел, бүген ачылган Тукай капкасын да авыл халкы үз акчасына төзегән бит. Кем күпме булдыра, 5 мең бирүчеләр дә, 500 сум салучылар да бар. 70ләп кешедән торган иганәчеләргә үз кеременнән Иҗтимагый шура да 110 мең сум өлеш чыгарган.
БӘРӘКӘТ ИМАН НЫКЛЫГЫННАН
Тантанадан соңгы җыелышта авыл аксакалы, 85 яшьлек сугыш ветераны Шакир абый үз фатихасын бирде. Шушындый иманлы тормыш тудырган яшьләргә, авылдашларына рәхмәт укыды ул.
– Мәчетебез бар, 5 вакыт намазга шунда йөрибез, балалар да килә. Илләребез, көннәребез бәрәкәтле булсын, – диде ул.
Әйе, иман булганда, һичшиксез, бәрәкәт була. Ә Тукайда бәрәкәт бар. Биредә халык үз тормышын үзе матурлаган. Әнә бар мәсьәләләрне дә җирле үзидарәгә салынмыйча, Тукай мәхәлләсенең иҗтимагый киңәшмәсе белән хәл итәләр. Элеккеге колхоз җирләрен үзләренә алып калганнар. Аларга инвестор да кирәкми, җирне үзләре эшкәртеп, уңышны үзләре җыя. Җир пайларын бүлү, аны арендалау тәртибе – аерым зур тема. Без булдыра алмыйбыз, дип инвестор кертеп, аннан зар елаучылар өчен ул бер үрнәк. Анысы хакында да язарбыз әле. Бу авылга тагын барырга кайчан насыйп итәр икән дип, очрашу мизгелләрен көтеп яшим. Әлегә шуны гына әйтәм: биредә чын мәгънәсендә Ислам социализмын булдырганнар.
Әлеге сәфәрне оештырган өчен, мин “Азатлык” радиосы хәбәрчесе Рафис Җәмдиханга рәхмәтле. Татар милләте нинди булырга тиеш, безнең киләчәгебез өчен нишләргә, дигән сорауга җавапны Чуашстан мишәрләре тормышында күрдем…
P.S. Тукай авылының үз сайты бар (tokaevo.ucoz.ru). Авылның үзендә авыл халкы өчен айга ике тапкыр үз газеталары чыга. “Нурлы иман ” – тукайлыларның иң яраткан газеталары. “Безнең гәҗит”не дә укып барабыз, чын милли, кыю газета”, – диде миңа авылның “Нурлы иман” газетасы мөхәррире Гаязетдин абый.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Комментарии