Нәзарәттә хәйрия акциясе: «дини китаплар кабул итәбез»

Нәзарәттә хәйрия акциясе: «дини китаплар кабул итәбез»

«Дога язылган һәм «Аллаһ» сүзе кулланылган кәгазь-китапларны кая куярга?» – дип еш шалтырата безнең укучыларыбыз. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бу сорауга җавап тапты: «Ак кәгазьгә – яңа тормыш» дип исемләнгән республикакүләм хәйрия акциясен игълан итте. Ул 29нчы сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Дини китаплар аеруча хөрмәт таләп итә торганнар рәтеннән. Кечкенәдән үк «Дога язылган китапларны, кәгазь битләрен билдән түбән урынга куймагыз, бу Аллаһы Тәгаләгә карата кадерсез булуны аңлата», – дип әйтәләр иде. Заманалар үзгәрсә дә, шул гадәт әле дә саклана. Игътибар иткәнегез бардыр: ислам динен хөрмәт иткән һәркемнең йортында мондый китаплар биек урынга урнаштырылган. Коръән китабы, гомумән, йортның иң түрендә, киштәнең иң өске катында булыр. Тик кайчакта иске китаплардан арыну, яңаларын алу нияте белән, беренчеләрен кая куярга дигән сорау туа. Нәкъ шуны истә тотып, нәзарәт акция башлап җибәргән дә инде. Анда Аллаһ исемнәре, Коръән аятьләре, хәдисләр кергән кәгазьләрне җыю да оештырыла. Билгеле булганча, андый кәгазьләр үзләренә аерым игътибар һәм сакчыл мөнәсәбәт таләп итә.

Казанның «Рамазан» мәчете имам-хатыйбы Солтан хәзрәт Морадыймов белән бу темага кечкенә генә әңгәмә дә корып алдык.

– Солтан хәзрәт, Коръән аятьләре язылган кәгазьләрне ташларга ярыймы?

– Бу сорауны мәчеттә эшләүчеләргә еш бирәләрдер. Коръәннән аятьләр бирелгән китап-газеталарны, кадерсезләнеп ятмасыннар өчен, ташламау хәерле. Чүпкә тапшырып, аны кайда һәм нишләтәчәкләрен беребез дә белми. Әллә ул дини китап берничә ел буе чүплектә әвәләнер? Андый очракта мәчеткә китерсеннәр иде. Борынгы китаплар булса, без аларны алып калабыз. Әйтик, бер елны бер апа берничә дини китап китергән иде. Арасында моңарчы күрелмәгән һәм бик күп дистә еллар элек чыгарылганы да бар иде. Андыйларны алып, мәчет музеена куябыз. Мәчеткә йөрүчеләр алардан файдаланыр һәм шуның белән әҗере дә булыр. Кеше мондый язуларны нишләтергә белми икән, мәчеткә алып килсен, тиешенчә яндырып, урнаштырып бирербез.

– Ә мәчеткә китерү җае булмаса?

– Ул очракта яндырырга мөмкин. Әмма көлне кеше йөрми һәм таптамый торган берәр урынга күмәргә киңәш ителә. Күп кенә дин белгечләре мондый язулар калмасын, юылсын өчен, китап-дәфтәрләрне су астында тотарга да киңәш итә. Ташлау катгый рәвештә тыела. Аять, хәдис һәм Аллаһы Тәгалә исеме язылган кәгазь бите аяк астында аунап ятса, гөнаһ саналыр. Кеше тарафыннан Аны мыскыл итү булыр. Авылларда шундый китап-дәфтәрләрне шкафның бер читенә җыеп, саклап бару гадәте яши. Гәҗиттә чыккан дини язмаларны да аерым җыеп баручылар бар хәтта. Бу күркәм гадәт турында онытмасак иде.

– Шәһәр һәм район күләмендә ел саен макулатура җыю оештырыла. Мәктәп балаларына да йөкләнә бу эш. Дини китапларны шунда бирергә рөхсәт ителәме?

– Нәзарәт оештырган акция кысаларында макулатурага тапшырырга мөмкин, чөнки монда дини китапларның аерылып алыначагы һәм шәригать буенча эшкәртеләчәге, юк ителәчәге билгеле. Белми торып, теләсә кайсы оешмага дини китапларны тапшырып, гөнаһка кермәсәк иде.

– Ә «Аллаһ» сүзе кергән савыт-сабаларга килсәк?

– Чокыр яки тәлинкәгә төшерелгән гравировканы сөртеп була. Аны бетереп ташларга мөмкин. Алар әрәм-шәрәм булып, аунап, кадерсезләнеп ятса, нигездә чыгаручы җаваплы булыр. Гомумән, Аллаһы Тәгаләнең исемнәре, сыйфатлары, пәйгамбәрләрнең исемнәре, Коръән аятьләре язылган чәй каплары, чокыр-тәлинкәләр, савыт-саба чыгару дөрес түгел.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә әлеге акция беренче тапкыр гына уздырылмый. Узган ел аңа Казан халкы гына түгел, Чүпрәле, Арча, Чистай, Әгерҗе, Спасс, Саба, Кукмара, Бөгелмә, Кайбыч һәм Әлки районнары да кушылган иде. Нәтиҗәдә, барлыгы 8 тонна кәгазь җыелды. Аларның 7,2 тоннасы (аять-хәдисләр очраганнардан башка) махсус кәгазь кабул итүче оешмаларга тапшырылды. Макулатура өчен 41416 сум акча алынды. Быел бу сан зуррак булыр, дип көтә оештыручылар. Диния нәзарәтендә эшләүчеләр фикеренчә, безнең җирлектә әлеге акцияне үткәрү кирәк, чөнки кирәкмәгән кәгазь, китап-дәфтәрләр күп. Ә Коръән аятьләре, хәдисләр язылган китапларны да аерып җыю бу акциянең дәрәҗәсен тагын да күтәрә, чөнки макулатура тапшыручылар байтак. Аеруча урта буын вәкилләре бу акциядә теләп катнаша икән.

Акцияне уздыруда мөфтиятнең «Muslimvol» мөселман яшьләре хәрәкәте катнаша, алар аятьләр һәм хәдисләр очраган кәгазьләрне аерып бара. Алга таба кирәксез китап-кәгазьләр махсус кәгазь кабул итүче оешмаларга тапшырыла. Аллаһ исемнәрен искә алган, Коръән аятьләре һәм хәдисләр очраган китап һәм кәгазьләр кабул ителеп, оештыручылар аларны шәригать кануннары буенча яндырып утильләштерә. Татарстанлылар гарәпчә һәм иске имлә белән язылган борынгы китапларны да китерергә мөмкин икән. Алар өйрәнү һәм электрон форматка кертү өчен Диния нәзарәте белгечләренә тапшырылачак. Шуны да әйтеп узарга кирәк: макулатурадан кергән акча Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды карамагындагы авыру балаларның дәвалануы өчен түләүгә тапшырылачак. Димәк, өегездәге артык кәгазьдән аерылып, сез кемнеңдер дәвалануына өлеш кертәчәксез.

Макулатура Казан шәһәре, Сара Садыйкова урамы, 6/22 йорт (7нче кабинет) адресы буенча эш көннәрендә көндезге сәгать бердән кичке алтыга кадәр (13:00-18:00) кабул ителә. Өстәмә мәгълүмат өчен телефон: +7(843)237-86-18.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии