СӘХӘР ВАКЫТЫ

СӘХӘР ВАКЫТЫ

Быел 2013нче елда – узган елга караганда да әзрәк кеше уразага керде. Төп сәбәп, көннең артык озын булуы. Киләсе елга Рамазан аенда көн тагын 40 минутлар чамасы озынрак булачак. Димәк, быел уразаны авырлык белән генә тотучылар киләсе елга уразага керә алмаска мөмкин. Әйтәсе килгән сүзем сәхәр ашау вакыты турында. «Кояш чыкканчы ике сәгать алдан сәхәрне ашап бетерергә тиешбез», – дигән катгый «закон»ны кайдан алдылар икән? Ирексездән шундый көлкеле сорау туа: Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сәгате Чистай заводыныкымы, әллә Швейцария заводыныкы булдымы икән? Әгәр бу сорауга җитдирәк карап, Коръәнгә күз салсак, анда менә шушындый аять бар: «…Таңның ак җебе кара җебеннән аерылганчы ашагыз, эчегез, аннан соң кояш баеганчы ураза тотыгыз…» (2.187) Менә шушы аятькә күренекле галим Йосыф Али менә ничек аңлатма бирә: «Табигать белән тыгыз бәйләнештә яшәгән кеше үзенә тартып торган иртәнге таң атканын күргәне бардыр. Башта көнчыгышта ачык булмаган ак сызык күренә башлый, аннары ул каралык белән каплана. Аннан соң караңгылыктан ачык булып алсу-ак тасма күренә. Менә шушы чын яктыру була һәм ураза вакыты башлана». (Значение и смысл Корана, 1 том, 91 стр. 390 ком.)

Менә шушы аятьтән һәм галимнең аңлатмасыннан күренгәнчә, кояш чыкканчы ике сәгать алдан сәхәр ашап кую, дөреслеккә туры килми. Билгеле булганча таңның алсу-ак төсе кояш чыгарга 40-50 минут калгач барлыкка килә.

Аллаһы Тәгалә күп кенә аятьләрдә әйтә: «Аллаһы сезгә көчегез җитмәс гамәл йөкләмәс…», (2. 286) «Аллаһы сезгә динегездә җиңеллек тели» (4. 28). Аллаһы бәндәләренә гарчич орлыгы чаклы да золымлык кылмый, алар изге гамәл кылсалар, Ул әҗерләрен арттырып бирә».(4.40) «Дөреслектә Аллаһы кешеләргә золымлык кылмый, алар Аллаһыга карышып үзләренә золым итәләр». (10. 44) Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Динегездә артыклык кылмагыз, сезгә чаклы кавемнәр диннәрендә артыклык кылып һәлак булдылар», – ди. Тагын: «Авырайтмагыз, җиңеләйтегез!» – ди.

«Сәхәрне кояш чыкканчы ике сәгать алдан ашап куярга кирәк», – дигән уйдырма берничек тә дин тотуга җиңеллек китерми инде. Аллаһы Тәгаләнең аятьләренә каршы килә-килә, бездә җәйнең болай да озын көннәренә тагы вакыт өстәү кемгә кирәк булды икән дә, нинди дәлилгә таяндылар икән?

Менә мондый хәдис бар: «Зәйд ибн Сабит (р.А.г.) әйтте: Пәйгамбәр с.г.в. белән бергә сәхәр ашадык, соңыннан намазга бастык». Әнәс сорады: «Азан белән сәхәр арасында күпме вакыт узды?» Зәйд әйтте: «Илле аять укырлык». (Бохари)

Шушы хәдисне кайберәүләр: «Сәхәр ашаганнан соң намазга азан әйткәннәр», дип аңлатырга тырышалар. Ә мин шуны ачык итеп әйтә алам, бер хәдис тә Аллаһының Коръәненә каршы килми, дип. Хәдис Коръәнгә каршы килсә, ул уйдырма хәдис була. Ә чынлыкта, бу хәдис Коръән аятен тулыландырып тора, башта азан әйтелгән, аннары 50 аять укырлык вакыт эчендә сәхәр ашаганнар да намазга басканнар. Тагын бер хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Дөреслектә, шул кеше Аллаһының сөекле колы була, кем намаз укыганда сул кулы өстенә уң кулын куйса, сәхәрне соңгарак калдырып, ифтарны вакытында кылса». Бу хәдистәге «сәхәрне соңгарак калдырып», дигән сүзне, сәхәр ашаганнан соң кояш чыкканчы иртәнге намазны укып өлгерерлек вакыт калдыру турында бара. Әйе, бу хәдистән без, Аллаһы Тәгалә Үзенең колына җиңеллек, артык озак вакыт ач тормавын теләгәнен күрәбез.

Инде килеп «сәхәр» сүзе нәрсәне аңлатканын карыйк. Адлер Тимергалиннең «Миллият сүзлеге»ндә: «Сәхәр г. –Таң ату, дөресрәге – таң беленгәннән соң башланып, кояш чыгарына беркадәр вакыт калган ара – төннең ахырдагы алтыдан бер өлеше». («Мәгариф» нәшрияты, 2007 ел).

Димәк, безгә – ураза тотучыларга кояш чыкканчыга чаклы булган беркадәр ара калганчы сәхәр ашап бетерергә кирәк булып чыга. Адлер ага берүзе, фәнни институтлар эшләргә тиешле бик яхшы сүзлек төзеп калдырган, Аллаһының рәхмәте булса иде.

Без бит сәхәр ашагач та: «Нәүәйтү ән әсумә саумә шәһри рамаданә минәл фәҗри иләл мәгриби халисән лилләһи Тәгалә». Ягъни, «Аллаһы Тәгалә өчен генә Рамазан аенда таң атканнан алып кояш баеганчы ураза тотарга ихластан ният кылдым», – дип дога кылабыз. Тагын шуны да истән чыгармаска кирәктер, Мәккә-Мәдинәдә таң беленгәннән соң 40 минут узуга кояш чыга. Шулай булгач, Үзенең колларына җиңеллек теләүче, рәхимле һәм шәфкатьле Раббыбыз безгә – болай да җәйге көннәр бик озын булган җирлектә яшәүчеләргә кояш чыкканчы ике сәгать алдан ашап куярга кушармы икән?

Кайсы яклап кына тикшереп карасак та, безнең җирлектә ураза тотучы мөселман кардәшләребезгә Коръәннең Бәкара сүрәсендәге 187нче аятендә әйтелгәнчә, көнчыгышта таңның алсу-аклыгы күренгәнче ашарга һәм эчәргә була. Бу кояш чыгарга 40-50 минут калганчы дигән сүз.

Мөхтәрәм мөселман кардәшләр, үзебезгә дин тотуны авырайтмыйсы иде, Аллаһы кушканча гына, Пәйгамбәребез (с.г.в.) өйрәткәнчә генә гамәлләребезне кылып, Раббыбызның рәхмәтенә ирешергә язса иде.

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.

  СӘХӘР ВАКЫТЫ, 5.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии