ИСЛАМ НИЧӘ ТӨРЛЕ БУЛА?

Бисмиләәһир-рахмәәнир-рахиим.

«Безнең гәҗит»тә басылган «Намазлыкта чукынмыйлар» (№33, 21 август, 2013 ел)дигән темага мин дә үз өлешемне кертергә булдым әле. Үзегез уйлап карагыз: химия фәне Африкада бер төрле, ә Русиядә икенче төрле була аламы? Булмый, әлбәттә, химия Кытайда да, Африкада да, Русиядә дә бер үк булып кала. «» дине дә нәкъ шулай: Гәрәбстанда да һәм Русиядә дә шул ук бер дин, ул традицион да һәм традицион булмаган да була алмый. Ничек инде дин ике төрле булырга мөмкин? Бу тилеләр өчен генә уйлап чыгарылган әйбер. Хикмәт нәрсәдә соң? Ни өчен кайбер надан-җаһил дин әһелләре, безгә традицион кирәк дип, җан оралар? Хикмәт шул: бу сүзләрнең башы иблис-шайтанга тоташа. Иблис-шайтан кешеләрне чын диненнән тайпылдырып адаштыру өчен бар көчен бирә. Моның өчен ул үзенең ярдәмчеләре Адәми-шайтаннарны куллана (надан -җаһил мөселманнарны). динен бөтенләй бетереп булмый, аны бик күп халык тота һәм ул бик киң таралган. Ә менә чын динен традиционга әйләндереп була. Моның өчен динен кисәкләргә, фиркаларга, агымнарга бүләргә кирәк. Традицион да үзенә күрә бер агым – фирка ул. Ул Әбү- Хәнифә мәзхәбенә якын да килми. Әбү-Хәнифә үлгән кешенең 3, 7, 40, 51, 52 көнен, елын уздыру кабахәт бидгать гамәл дип язып калдырган. Ә традицион исламда (бабайлар мәзхәбендә) ул фарыз дәрәҗәсендә. Әбү-Хәнифә мәзхәбендә зикерне фарыз намазыннан соң аерым-аерым уку хәерлерәк дигән, чөнки фарыз намазыннан соң кылган догалар кабул булалар дип язган. Ә традицион аңарга каршы. Әбү-Ханифә мәзхәбендә бернинди дә яңа еллар, туган көннәр үткәрү юк. Ә традицион аны сөннәт дәрәҗәсенә куя. Башка бик күп яңалыклар да бар монда. Әллә нинди сәдакалар җыю уйлап чыгарылган. Мәсәлән, гүр садакалары: Үлгән кешегә җавапнәмәләр кую һәм башкалар да бар. Хәтта кешене күмгәндә дә әллә нинди йолалар кулланалар. Ә бит аларның берсе дә шәригатьтә юк гамәлләр. Нәрсә, пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. надан булганмы, ул белмәгәнме әллә динен дөрес итеп ничек тотарга икәнен? Нәрсә, үзегезне пәйгамбәрдән дә акыллыракка саныйсыз? Сезнең нинди хакыгыз бар диненә яңалыклар кертергә? Традицион кешеләрне туры юлдан адаштырып, ялгыш юлга кертеп җибәрер өчен уйлап чыгарылган. Чөнки барча чын хак ихлас мөселман булмаган кешеләр – надан җаһилләр чын хак диненең күтәрелүеннән һәм таралуыннан куркалар. Ул шәригать хөкемнәре белән яшәргә, намаз укырга, ураза тотарга, урлаган кешенең кулын кисәргә, мөртәтне (намаз укуын ташлаучыны) үтерергә, аракы эчүчене чыбыркы белән кыйнарга, зина кылучыны таш белән бәреп үтерергә куша һәм башкалар. Динсезләргә җеназа намазы да укымаска куша. Менә шул шәригать хөкемнәреннән куркалар да инде алар. дине күтәрелеп хакимияткә хак ихлас мөселманнар килеп шәригать хөкемнәрен кертәчәкләрен аңлый алар. Барча җир шарына Бер Аллаһ Тәгалә генә хуҗа, патша, чөнки УЛ гына аны яратучы, ясаучы. Кешеләрнең дә хуҗасы бер – Аллаһы Тәгалә генә. Шуңа күрә барча җир шарында да Бер Аллаһ Тәгаләнең генә хакимлеге, патшалыгы булырга тиеш. Ә бу инде барча җир шарындагы халыклар да бер Аллаһы Тәгаләнең генә хөкемнәре, шәригать хөкемнәре белән генә яшәргә тиешләр дигән сүз. Менә шул хаклыкны халыктан яшерергә тырышалар. Шуның өчен хәтта Әбү-Хәнифәнең китапларын укудан тыялар. Кулиев тәрҗемәсендәге Коръән тәфсирен дә тыймакчы булалар, чөнки анда дөреслек язылган. Кыскасы, тыелмаган дини китаплар калмады диярлек. Халыкны гыйлемсез, надан, җаһил калдырып кына традицион кертеп була. Шуның өчен тырышалар да инде ул тинтәкләр. Аңламый алар бер Аллаһ Тәгаләнең динен алай гына бетерә алмауларын.

Безнең бурыч – халыкка хаклыкны аңлату һәм җиткерү. Аның юллары күп төрле, калганы бер Аллаһы Тәгалә кулында.

Газинур МОРТАЗИН.

Нурлат шәһәре.

АДАШУДАН САКЛАНЫГЫЗ!

Бисмиләәһир-рахмәәнир-рахиим. Нәрсә ул традицион ислам?

Намазлыкта чукынмыйлар» (№33, 21 август, 2013 ел)язмасына без дә кушылырга булдык әле.

Христиан дине дәүләттән һәм тормыштан аерылган (аерганнар). Ә чын ислам дине кешеләрнең яшәү рәвеше булып тора, ул дәүләттән берничек тә аерыла алмый, чөнки шәригать хөкемнәре белән, фарызлар – мәҗбүри гамәлләр белән бәйләнгән, аларны үтәмәгән кеше ислам диненнән чыгып китә һәм мөселман була алмый. Традицион ислам дине яңалык булып тора һәм дин белән кәсеп итүгә кайтып кала. Анда шәригать хөкемнәре бөтенләй каралмаган һәм юк та кебек. Анда барча гамәлләр дә акчага эшләнә, имам булу, укыту, Коръән уку, кеше күмү һәм башкалар. Ялкауларга да бик кулай бу. Эшләмичә, кеше өстендә көн күрергә тырышу да моңа этәрә. Анда кешеләрне явызлыктан-гөнаһлардан тыю юк, изгелеккә чакыру фарызы каралмаган. Бу агым – мөнәфыйклар, бидгатьчеләр, наданнар, җаһилләр һәм мөшрикләр өчен бик кулай дин. Кешеләрне динсез калдыра торган агым. Бу агымны чын ислам динен саткан кешеләр керткәннәр, кафер дәүләтенә яраклаштырып эшләгәннәр.

Ник имамнар, әгәр зур гөнаһлар өчен җәзасын бу дөньяда алмасаң, икенче дөньяга кала, дип халыкка аңлатмый? Ә анда бер җәза – ул да булса мәңгелек ут. Ник алар аңлатмый җәһәннәмнең катылыгын? Синең анда кермәячәгеңә һәм мәңге калмаячагыңа гарантия кайда? Бераз гына акылы булган кешеләр шуның турында уйларга, шуның турында сөйләргә тиешләр. Ә бездә, киресенчә, барча зур гөнаһларны да акларга тырышалар, җиңелгә чыгаралар, алардан курыкмаска кушалар. Зур гөнаһ эшләгән кеше 40 көн буена имансыз булыр, дигән! Әгәр шул кеше имансыз вакытында үлеп китсә, мәңгелек җәһәннәмдә булачагын беркем дә аңлатмый. Адәми шайтаннар басып алган дөньяны. Малга сатылып, каферләрдән куркып, җаһиллекләре аркасында үзләре дә адашкан һәм башкаларны да адаштыралар. Аллаһ сакласын аларга иярүдән.

Илдар ГИМАЕВ.

Нурлат районы, Ибрай авылы.

  ИСЛАМ НИЧӘ ТӨРЛЕ БУЛА?, 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии