Һәйкәл куярлык кеше

Һәйкәл куярлык кеше

«Безнең авылда үзе исән чагында ук һәйкәл куюга лаеклы бер кеше яши, авылыбызның имамы Илгизәр хәзрәт Һидият улы ул», – дигән хәбәр килеп иреште безгә Әтнә районы, Бәхтияр авылыннан.

Безгә төрле гозерләр белән мөрәҗәгать итәләр. Ешрак ярдәм сорыйлар, зарларын җиткерәләр. Аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз, гаделлекне эзләп табарга булышабыз. Ә бу очракта – мактау сүзләре. Мактау гынамы соң, әнә ничек матур итеп әйтәләр бит: үзе исән чагында ук һәйкәл салып куярлык кеше! Мондый сүзләрне тик торганда гына әйтмиләр.

Бәхтияр зур авыл түгел. Ни кызганыч, картая да бара инде. Эш булмау сәбәпле, яшьләр авылда калмый. Бүген анда күбрәк өлкәннәр һәм урта буын кешеләре гомер итә. Менә шул кечкенә генә авылда имам вазифасын башкара икән Илгизәр хәзрәт Гатауллин. Ни өчен авыл халкы аны шулай яратып телгә ала – шул сорауга җавап табу өчен, Илгизәр хәзрәтнең сабакташы Сафия апа белән элемтәгә кердек. Менә нәрсәләр сөйләде ул безгә Илгизәр хәзрәт турында: «Илгизәр озак еллар колхоз бригадиры булып эшләде. Бик гадел, тырыш булды. Шуннан соң аны авылыбызның мулласы итеп сайлап куйдылар. Бу эшкә керешкәненә дә байтак инде. Бөтен эшләгәне – Аллаһ ризалыгы һәм авыл халкы өчен. Тирә-юньдәге муллаларга да үрнәк ул. Зиратыбыз чиста-пөхтә, читтән килүчеләр дә сокланып китә. Яшел калай белән бик матур итеп әйләндереп алдык. Мәчет кырыен да бик тәртипләп тота. Сугышта һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл дә куйдырды. Болар барысы да сәдака акчасына бит. Үзебез яшәгән тирәлек матур, чиста булсын, балаларыбыз шуларны күреп үссен дип эшләнә торган эшләр. Рамазан аенда ифтарлар да оештырабыз, анысы да шул сәдака акчасына инде. Аллаһка шөкер, гает вакытында шәһәрдә яшәүче яшьләребез дә авылга кайта.

Илгизәр мәктәптә дә бик әйбәт укыды, хәзер дә белемен гел күтәреп тора. Гаиләсе дә үрнәк: хатыны Илүсә белән ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр, бүген оныкларына әби-бабай булып, матур гына көн күрәләр».

14нче августта Илгизәр хәзрәт Гатауллинга 80 яшь тула икән. «Бөтен авылдашлар исеменнән аны гомер бәйрәме белән котлагыз әле», – диелгән безгә килеп ирешкән хәбәрдә. Котлау сүзләренә безнең редакция дә кушыла. Авылдашларыгыз, гаиләгез, якыннарыгыз белән шулай матур итеп, тигезлектә, исән-сау булып яшәргә язсын, Илгизәр хәзрәт!

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии