«Сездән яхшырак хәлдә булганнарга түгел, начаррак хәллеләргә күз салыгыз»

Көн дә зарлану, көн дә нидәндер канәгать булмау. Кызганычка каршы, бу сыйфатлар һәр кешегә дә хас. «Булганына шөкер ит, ахырдан соң булыр» дип кисәтүчеләр булса да, сүзләрнең мәгънәсен авыз пешкәч кенә аңлыйбыз. Гомумән, нәрсә соң ул шөкер итү? Зарланулар нинди адымнарга илтә? Бу сорауларга җавап табу өчен, «Әл-Мәрҗәни Җәмигъ» мәчете имамы Ансар хәзрәт МИФТАХОВ белән әңгәмә кордык.

– Ансар хәзрәт, дөньяда яшәүчеләргә төрле сынаулар аша үтәргә туры килә. Шуңа да кайберәүләр юлда очраган авырлыкларга бирешеп, тормышыннан зарлана. «Ник мине тудырдылар бу дөньяга?» кебек сораулар да бирүчеләр бар.

– Әйе, кызганычка каршы, мондый кешеләр дөньялыкта очрый. Бу шөкер кыла белмәү белән дә аңлатыладыр. Адәм баласы Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләргә шөкер итә белми. Ә без һәрдаим үзебезнең йөз-кыяфәтебез өчен дә, сый-нигъмәтләребез өчен дә, байлыгыбыз өчен дә, сәламәтлегебез өчен дә рәхмәт әйтергә тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в) да бу темага карата әйткән сүзләре бар: «Аллаһыбыз сиңа биргән сый-нигъмәтләргә шөкер итеп яшәсәң, кешеләр арасында иң бае булырсың». Ә кешеләр күбрәк зарлана гына, гел күбрәкне өмет итә. «Ибраһим» сүрәсенең 7нче аятендә Аллаһы Тәгалә «Әгәр дә нигъмәтләремә шөкер итсәгез, сезгә биреләчәк нигъмәтләремне арттырырмын, әгәр дә көферлек кылсагыз, минем газабым бик каты булыр» дип әйткән. Әгәр дә адәм баласы һаман зарланса, Аллаһыбыз аңа «син әле юклык заманында яшәмисең, син әле фәкыйрьлекнең һәм ачлыкның нәрсә икәнен белмисең» дип, төрле хәсрәтләр бирергә мөмкин. Дөньяда булган һәрнәрсәдән дә разый булып яшәргә кирәк. Үзегездән яхшы хәлдә булганнарга түгел, үзегездән начар хәлдә булганнарга карагыз дигәнне дә ишеткәнегез бардыр. Үзегездән ярлыракларга карап, гыйбрәт ала белергә кирәк. Әле ярый, минем гаиләм, йортым андый түгел, ярый әле табынга куярга сый-нигъмәтләрем бар дип шөкер итә белү кирәк. Юкка гына әби-бабаларыбыз «әлһәмдүлилләһ» дип әйтми. Бу сүз тирән мәгънәгә ия бит. Кем дә кем шул сүзне көнгә бер тапкыр әйтсә, ул шөкер кылган дип саналыр. Әгәр дә шул сүзне икенче тапкыр кабатласа, бу адәмгә савап булыр. Әгәр дә инде өченче тапкыр әйтсә, кешенең кылган гөнаһлары гафу ителер.

– Сер түгел, бик күпләр үзләренең йөз-кыяфәтеннән зарлана. Шуңа да төрле әгъзаларын үзгәртү өчен төрле операцияләр ясата. Бу ислам дине буенча рөхсәт ителәме?

– Шәригатебез буенча Аллаһы биргән йөз-кыяфәтне үзгәртү тыелган гамәл. Алла һәр кешегә дә төрле кыяфәтне биргән һәм аны яратырга, кабул итәргә кирәк. Ләкин мондый үзгәрешләрнең кирәк очраклары да бар. Әйтик, яңа гына туган баланың ниндидер әгъзалары аңа яшәргә комачаулый. Тормыш булгач, төрле хәлләр була – бәла-каза да килеп чыгарга мөмкин. Мәсәлән, янгында тәннәре пешкән кешеләргә тире күчерү кебек пластик операцияләр рөхсәт ителә. Ләкин үзеңнән канәгать булмыйча, үз кыяфәтеңне теге яки бу җырчы, актерныкына охшатырга, үзгәртергә теләү – гөнаһ.

– Кайберәүләр авырлыкларны фәкать үзенә генә килә дип уйлый…

– Дөньяда яшәгәндә төрле хәлләр аша узабыз. Арада кайгы-хәсрәт тә булмый түгел. Бу – адәм балаларына гына хас әйбер түгел. Аллаһы Тәгаләгә якын булган пәйгамбәрләр дә күптөрле сынау аша узган. Аллаһы Раббыбызның илчесе Мөхәммәт Мостафа (с.г.в) да төрле сынаулар аша үткән. Мисал өчен, Пәйгамбәребез Әюп галәйһиссәләмне генә алыйк. Ул бик бай кеше булган. Аллаһы Тәгалә аңа төрле җиләк-җимешкә бай бакчалар да, бик яхшы хатын да, балалар да насыйп иткән. Ул һәрвакытта да Аллага табынган, аны онытмаган, туры юлдан атлаган, гыйбадәт кылган. Ләкин көннәрдән бер көнне Раббыбыз аңа сынау бирә: Әюп пәйгамбәрнең җиләк-җимеш бакчасында уңыш кими. Шул вакытта аның янына кеше кыяфәтенә кергән шайтан килә:

– Әй, Әюп, жәллим мин сине. Һәрвакыт Аллага гыйбадәт кылдың, ләкин ул синең мул уңышыңны тартып алды. Ташла син бу эшеңне, – ди ул.

– Без – Аллаһы Тәгаләдән килдек һәм аңа кире кайтарылачакбыз. Ул үзе биргәнне үзе алды, – дип җавап кайтара Әюп галәйһиссәләм.

Сынаулар моның белән генә төгәлләнми. Әюпнең балалары үлә башлый. Моннан соң да шайтан аның янына килеп, гыйбадәт кылмаска котырта, ләкин Әюп догада кала бирә. Ул бөтен баласын җиргә иңдерә. Озак та үтми, гаилә башлыгы бик нык авырый башлый. Аның тәне бозыла һәм ул гыйбадәт кыла алмаслык дәрәҗәгә җитә. Аның авыртуын белеп алган авылдашлары да, авыруы бүтәннәргә йокмасын дип, аны авылдан куалар. Әюп галәйһиссәләм соңгы көчен җыеп Алладан сәламәтлеген кайтаруны үтенә:

– Миңа авырлык кагылып китте әле, – ди ул. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә аңа сәламәтлеген дә, балаларын да, мул уңыш бирә торган җиләк-җимеш агачларын да кире кайтара.

Авырлыкны барыбыз да күрә. Ләкин төрле кешегә төрле нисбәттә бирелә ул. Аллаһы Тәгалә үзе дә әйткән бит: «Мин адәм баласына күтәрә алмаслык авырлыкны бирмәмен».

– Ансар хәзрәт, зарлану дип сөйләштек. Кеше үзенә кушылган исемне дә яратмаска мөмкин. Хәзер исем үзгәртү очраклары да еш күзәтелә. Шәригать буенча, бу дөрес гамәлме?

– Исем начар мәгънәгә ия булган очракта, исем алыштыру ислам дине буенча рөхсәт ителә. Исемнәргә кагылышлы бер риваять тә яши әле. Пәйгамбәребез (с.г.в) бер сәхабәгә исемен алыштырырга куша. Аның исеме – моңсу дигән мәгънәгә ия була. Ләкин сәхабә аны тыңламый, исемен алыштырмый. Шуңа да аның бөтен тормышы да моңсу булган дип сөйлиләр. Бүген әллә нинди трактор, төрле прибор исемнәре дә кушалар. Исем кушкан очракта мәгънәсен аңлау, белешү кирәк. Исем бит ул – кешенең сакчысы. Ул язмышка да зур йогынты ясый.

– «Аллаһы Тәгалә миңа булышмый, мин сораганны бирми» дип ишетергә дә туры килгәли. Шуңа күрә башка дингә күчү очраклары да бар…

– Кеше чынлап та ислам динендә яшәсә, аның бөтен кануннарына буйсынса, шөкер кылса, аның башка дингә күчүе күз алдына китерә торган әйбер түгел. Аллаһы аңа моны эшләргә юл куймас. Гомумән, гыйбадәт кылып, туры юлдан атлаучы алай дип уйламас та. Кешенең тормышы, яшәү рәвеше, уйлар, фикер йөртүе – барысы да шәригать кануннарына туры килергә тиеш. Сораган кешегә, үзенә тугры булганнарга Аллаһы барысын да бирә. Шөкер итәргә һәм дин кануннарына буйсынырга гына кирәк.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

«Сездән яхшырак хәлдә булганнарга түгел, начаррак хәллеләргә күз салыгыз», 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии