Аятьләрне ничек укырга?

Аятьләрне ничек укырга?

Безнең авылда (башка күп кенә төбәкләрдә дә) тәравих намазын укыганда «Әлхәм» сүрәсеннән соң «Әс-Саффәт» сүрәсеннән аятьләр кушалар. I рәкәгатьтә – 79-81, II рәкәгатьтә – 109-111, III рәкәгатьтә – 120-122, IV рәкәгатьтә 130-132нче аятьләрне укыйлар. 5-8, 19-12, 13-16, 17-20нче рәкәгатьләрдә дә шулар рәттән кабатлана.

Бер үк аятьләрне кабатлау дөрес буламы, дип, Казандагы күпләргә билгеле бер хәзрәттән сораган идем, ул, алай итеп укуны бөтенләй ишеткәнем юк, диде. Ярый яки ярамый, дип сүз куертып тормады, соравыма ачыклык кертмәде.

1999нчы елда Казанда нәшер ителгән «Гыйбадәтләрнең асылыннан булган ураза шарты хакында» дигән җыентыкта (китап шәригать кануннарына туры китерү комитеты тарафыннан расланган) «Әс-Саффәт»не югарыда телгә алынганча уку һәм, гомумән, ураза шартлары хакында тәфсилләп язылган. Анда язылганга карасаң, тәравих намазы җиңелрәк тә, тизрәк тә укыла (алдагы уразаларда төннәр бик кыска – шуңа борчылам).

Газетада менә шушы сорауларга җавап табасым килә:

1. Аятьләрне мин язганча да укырга буламы, әллә Коръәндәге тәртип буенча гына кушарга ярыймы?

2. Фарыз, сөннәт намазларын укыганда, элгәреге рәкәгатьтә укылган аять артыннан килгән рәкәгатьтәгедән озынрак булсын, диләр. Тәравих намазында да шулаймы?

Хөрмәтле дин әһелләреннән берәрсе шушы сорауларга җавап язса, мин генә түгел, башкалар да бик рәхмәтле булыр иде. Барчабызга да Раббыбыз Аллаһ кушканча, изге гамәл-гыйбадәтләр белән генә яшәргә насыйп итсен.

Фәтхия БӘДЕРТДИНОВА.

Тукай районы.

Беренче эш итеп укучыбыздан гафу үтенәбез. Әлеге сорау редакциябезгә май аенда ук килгән иде. Көне-сәгате белән, аны халык арасында аеруча билгеле булган бер хәзрәткә күрсәттек. Тик ул, вазифалары буенча миннән югары торган дин әһелләре дә бар, алардан узып сөйләп булмас, дип җавап бирергә алынмады. Тагын берничә хәзрәт шушы ук сәбәпне әйтте. Алар җавап бирмәгәч, Фәтхия ханымның соравын ТР Диния нәзарәтенә юлладык. Матбугат хезмәте бүлеге җитәкчесе: «Соравыгызны алдык, бүген үк җавап бирәбез», – дип ышандырса да, җавап бер көннән соң да, бер атнадан соң да күренмәде, көн саен диярлек шалтыратып, кайчан була, дип ашыктырып торуыбыз да нәтиҗәсен бирмәде. Ниһаять, ТР баш казые ярдәмчесе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин белән элемтәгә кереп, укучыбызның сорауларына җавап алуга ирештек.

1. Аятьләрне Коръәндәге тәртип буенча уку кулай, тик мәҗбүри түгел. Һәр 4 рәкәгать намаз аерым санала. Шул 4 рәкәгать эчендә тәртип саклана икән, яңадан шул ук аятьләрне уку ярый. Бу кыска аятьләрне уку җәй көне ураза вакыты озын булганда кулланыла. Җәй көне без 20 сәгать ураза тотабыз, 4 сәгатендә ашарга да, 20 рәкәгать тәравих укырга да, гаиләбез белән булырга да, кыскасы, барысына да өлгерергә тиешбез.

2. Бернинди намазда да элгәреге рәкәгатьтә укылган аять артыннан килгән рәкәгатьтәгедән озынрак булсын, дигән шарт юк. Рәсүлебез (с.г.в.) күпчелек очракта шулай эшләгән, шуңа күрә болай эшләү кулай санала, ләкин мәҗбүри шарт түгел. Аятьләрне укучы соравындагы кебек укымасаң да намаз бозылмый.

Рөстәм Вәлиуллинның әйтүенчә, бу сорауларны ел да бирәләр икән. «Әллә оныталар шунда, әллә намаз укучылар рәтенә яңалар өстәлеп тора һәм шулар кызыксына башлый, Рамазанда иң еш бирелә торган сорауларның берсе инде бу», – диде хәзрәт.

Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии