«Дин татарга үлгәч кенә кирәк»

«Дин татарга үлгәч кенә кирәк»

Кайбер гарәп илләрендә каракның кулын кисү гадәти хәл. Американың Йель университеты психиатрлары тикшерүләрдән соң, кул кисү куркынычы кешеләрне урлашудан туктата дигән нәтиҗә чыгарган. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кем үзенеке булмаган әйберне «минеке» дип дәгъва кыла, үзенә җәһәннәмдә урын хәзерләсен», – дигән. Без урлашу һәм караклык чәчәк аткан заманда яшибез. «Каракны Кыямәт көнендә ни көткәнен белсәк, бер саплам җеп тә урламас идек», – ди сәхифәбезнең даими кунагы – Зөфәр хәзрәт Тәхавиев. Караклык, урлашу хакында аның белән сөйләштек.

– Аллаһы Тәгалә: «Карак ир һәм хатыннарның кулларын кисегез, кәсеп иткән явыз эшләренә җәза йөзеннән», – дигән. Аллаһ – көчле һәм гадел хөкем итүче. Берәү, явызлык кылып, урлаганнан соң тәүбә итсә, алган малны иясенә тапшырса һәм бөтен эшен төзәтсә, Аллаһ аның тәүбәсен кабул итеп, гөнаһын ярлыкар.

– Кайбер Ислам дәүләтләрендә каракларның кулын кисү очраклары әле дә бар...

– Гарәп Әмирлекләрендә шундый канун белән яшиләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «И, кешеләр! Бу дөньядан яшәп киткән кавемнәр тик шул сәбәптән һәлак булганнар: аларның зыялылары бернәрсә урласа, аны җибәргәннәр, зәгыйфьләре урлашса, аңа җәза биргәннәр. Аллаһы белән ант итәмен! Мондый эшне кызым Фатыйма эшләгән булса, һичшиксез, аның кулын да кистергән булыр идем», – дип әйткән.

Әгәр дә Аллаһ Тәгалә хөкеме буенча безнең илебездә дә каракларның кулларын киссәләр, халыкның күбесе сәламәт кул белән йөрмәс иде. Кайберәүләр Ислам дәүләтләрендә каракларга карата кулланылган шундый каты җәзаны аңламый, гыйлемсезлекләре аркасында Аллаһ Тәгаләнең хөкеме һәм әмере белән килешми. Карак кулын кисү урта гасырдан калган кыргый гадәт, имеш. Шулай дип үзләренә җиңеллек эзли, җаваплылыктан кача, акланмакчы була. Төрмәләр бар, хөкем итәрләр, дибез. Каракны төрмәгә утыртып кына урлашуларны киметеп булмый. Бөкрене кабер төзәтә. Төрмәдән иреккә чыккач, карак кеше барыбер урлау кәсебенә тотыначак. Чын мөселманнар ни өчен урлашудан ерак тора? Урлаган өчен кул киселүдән курку гына түгел, ә төп сәбәп – Аллаһ Тәгаләнең хәерле рәхмәтеннән мәхрүм калудан курку. Тик бу әле безнең калебкә сеңеп бетмәгән.

Бервакыт чүлдә яшәүче гарәпләргә инглиз илчесе килә. Үтеп барышлый, бер өй алдында күп акча ятканын күрә. Янәшәдә беркемнең дә булмавына аптырап, йортка керә һәм хуҗадан: «Сездә караклар юкмы әллә?» – дип сорый. Йорт хуҗасы: «Юк, бездә каракларның кулларын кисәләр!» – ди. Илче:«Нинди кыргыйлык!» – дип гаҗәпләнә. Хуҗа: «Дөресен генә әйтегез әле: сезнең илегездә көненә ничә кеше урлашкан өчен җавапка тартыла?» – дип сорый. Илче: «Кимендә 50 кеше», – дип җавап кайтара. Ә гарәп: «Ә бездә 40-50 елга бер мәртәбә генә бер каракның кулы киселде», – ди.

– Ә пәйгамбәрләр заманында каракның кулын кисү очраклары еш булганмы?

– Булган, ләкин еш түгел. Әле әйткәннәргә өстим: Мәгъзүмия исемле хатын-кыз караклык кылган. Аны эләктергәннәр. Шәригать кануны буенча каракның уң кулын кисәләр. Мәгъзүмия бик бай хатын булган. Хәер, хәерчеләр мондый адымга бармас та, бу түбәнчелек юлына күбрәк хәлле кеше баса. Бай булса да, урламыйча да тора алмаган бу хатын. Пәйгамбәребез (с.г.в.) аңа хөкем чыгарырга тиеш булган. Мәгъзүмиянең туганнары Пәйгамбәребез (с.г.в.) тәрбиясендә үскән Зәетне табып: «Зәет, Пәйгамбәребез (с.г.в.) белән сөйләш әле, болай булмый бит. Мәгъзүмия бик югары дәрәҗәдәге хатын, аның кулын кисәргә ярамый. Ничек тә моны булдырмыйча калырга иде», – дигәннәр. Зәет: «Йә Рәсүлуллаһ, шундый-шундый хатын урлап тотылган, аңа җиңелрәк җәза булмас микән?» – дигәч, Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Син Аллаһы Тәгалә хөкеменә шәфәгать сорыйсыңмы?» – дигән һәм халык алдына чыгып: «Әгәр дә кызым Фатыйма урласа, аның да кулын кисәм», – дигән. Нәтиҗәдә, Мәгъзүмиянең кулын чапканнар.

– Беркемгә сер түгел: хәзер ялган документлар ясатып, үзләренә төрле түләү-пособиеләр үзләштерүчеләр байтак. Инвалидлык буенча пособие дисеңме, башкасымы – барысын булдыралар. Үзләренә тиеш булмаган өлешне дәүләттән талыйлар булып чыга. Бу шулай ук караклык билгесеме?

– Әлбәттә. Дәүләт – кешене, кеше – дәүләтне талый. Кеше чит милекне үзләштерә, чынлап та ярдәмгә мохтаҗлар өлешенә керә. Өстәвенә, ул моңа алдау юлы белән ирешә, бу да – Ислам диненә каршы килү. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу хакта болай дигән: «Тыелган булса да, ришвәт кебек гаделсез һәм хаксыз юллар белән кешенең малларын ашау сәбәпле, аларны бик күп хәерле нәрсәдән мәхрүм иттек. Аларга ахирәттә тилмерткеч бер газап әзерләдек».

– Ә каракныкын урлау – гөнаһ түгел, диләр бит...

– Чит милек һәркемне кызыктыра. Кемнеке булуына карамастан, чит милекне үзләштерү динебездә тыелган гамәл.

– Ә шулай да мөселман илләрендә мәчеттән әйбер урлау очраклары бармы?

– Бар. Хаҗ кылганда еш кына: «Сумкаларыгызны саклагыз, кисеп алып китү очраклары бар», – дип кисәтәләр. Һәр мөселманның нинди ният белән йөрүен беребез дә белми. Хаҗга дип килә, әмма нияте – байларның сумкаларын кисү. Әмма анда мондый очраклар бик аз. Мәккә белән Мәдинәдә бөтен җирдә камералар тора. Тоталар икән, каракларга анда җәза бик кырыс.

– «Хатыным үлде... Комага киткәч, Арча больницасына томографиядә башын төшертергә алып барган идек. Алтын алкаларын салдырып бирделәр дә кесәмә салып куйдым. Кесәне актарганнар, алкаларны урлаганнар. Кеше үләргә ята, ә кемгәдер мал кирәк. Моның өчен кешене нинди җәза көтә икән? Алтынны урлаган кеше корып, авырып үлә, дип ишеткәнем бар», – дип сорый бер укучыбыз.

– Русиядә яшәүче кеше урламыйча тора алмый, чөнки җәмгыять «изге» түгел. Урлау – икенче бер кеше хакына керү. Кыямәт көнендә каракның хәле бик авыр була. Кеше урласа да, сүгенсә дә, зина кылса да, алдашса да – барысын да бары тик Аллаһы Тәгалә генә хәл итә, ул – кичерүче. Теләсә, бу адәмне җаваплылыктан азат кыла, теләсә кичерә, теләсә киресенчә. Адәм заты икенче берәүнең малын урлый һәм үзе үлгәнче шул малны кире кайтармый икән, Кыямәт көнендә бик газапланыр. Бу хәлләрне күз алдына китерү мөмкин түгел. Урлашуның сәбәбе нәрсә, дип сорарсыз? Җиде сорауга – бер җавап, бөтен бәланең башы – динсезлек. Әгәр дә халык иманлы булса, бер саплам җеп өчен дә җавап тотачагын белсә, ул аңа тимәс иде. Әмма җәмгыятебез икенче. Кыямәт көне турында уйланырга кирәк. Аллаһ каршысында җавап тотачагы бар бит. Берәү дә икенче кеше өчен төрмәгә утырмаган кебек, син дә үз урыныңа башканы куя алмассың. Бу – Аллаһ мәхкәмәсе булыр. Карак – дөнья канунының бер матдәсен бозган кеше. Кыямәт көнендә аның каршысына зыян күрүчене китерерләр, алар кара-каршы очрашыр. Урлаучы кеше уразалы, намазлы, хаҗ кылган булса, ул бу урланган малын шул изге эшләре белән түләр. Зыян күргән кеше аңа да риза булмас, һаман сорар, ә каракның изге гамәл дәфтәре ябылыр. Карак банкротка әйләнер, ә бу бик куркыныч, чөнки зыян күргән кешенең бөтен гөнаһы каракка күчәр.

– Шул ук укучыбыз сорый: «Үләр алдыннан хатынымны больницага алып менгәч, табиб: «Моның башка киеме юк мәллә? Теге менгәндә дә шул ук халат иде, нинди галәмәт бу?!» – дип мине дә, үләргә яткан хатынымны да мыскыл итте. Хатыным икенче көнне үлде. Табиб кием тикшерергә тиеш түгел, халат авырмый бит. Үлем түшәгендәге авырудан, мәеттән көлгән кешене нәрсә көтә икән?».

– Кабатлап әйтәм: гарәп илендә яшәмәвебез кызганыч. Анда кануннар кырыс. Берәүнең дә кеше тикшерергә хакы юк, ләкин безнең җәмгыятьтә бу – гадәти хәл. Әлеге табиб кешегә карата зур әдәпсезлек күрсәткән. Бәлки, үзе хәлле булгач, бөтен кеше бай булырга тиеш дип уйлый торгандыр. Төрле халәттә яшәүчеләр бар. Кешенең матди хәле беренче урынга менә, ә ул урында кешенең күңеле, акылы булырга тиеш. Сәхәбәләр дә ачлы-туклы яшәгән, искене кигән, берәү дә аларны мыскылламаган. Аның каравы, тарихка алтын каләм белән язарлык эшләр кылганнар. Хәзерге заманда әдәпсезлекнең чиге юк. Бөтен нәрсәгә ирештек, матди байлыкка чумдык, әмма чын кешелек сыйфатларын югалттык. Шуңа күрә тормышыбызның бәрәкәте юк. Без – динле, дибез, әмма намаз укымыйбыз. Җәннәт бар икәнен беләбез, ләкин анда керү өчен бирелгән мөмкинлекләрдән файдаланмыйбыз. Һәр йортта Коръән дә бар, тик анда язылганны үтәмибез. Үлгәч, матур мәҗлесләр ясап, 3сен, 7сен, 40гын үткәрерләр дә, шуның белән гөнаһларым юылыр, дибез. Исән чакта дин кешегә кирәкми. Татарга дин үлгәч кенә кирәк. Аллаһ Тәгалә: «Кайсы кавем мине итагать итми, үземә итагать итәр кавемгә алыштырам», – дигән. Дөньяда 7 миллион татар яши. Аның күбесе үзен мөселман дип атый, ләкин мөселман булыр өчен берәр гамәл кылганмы соң ул? Рус милләтендәгеләр ислам динен кабул итә. Безгә оят булырга тиеш. Ә гомерендә бер тапкыр да изге гамәл-гыйбадәт кылмаган «мөселман» кешесе күкрәк киереп: «Мин – мөселман!» – ди. Ник ул үзен мөселман дип саный? Ул беркайчан да намаз укымаган, сәдака бирмәгән, мәчеткә кермәгән. Әмма аның атасы Габдулла белән бабасы авыл имамы булган, әбисе намаз укыган... Димәк, ул да мөселман, имеш. Бу мөселманлыкмы? Мөселман аракы эчми, тәмәке тартмый, гөнаһ кылмый. Ә болар... Гает бәйрәме җиткәч, мөселман икәннәре искә төшә. Кичтән айнып, мәчеткә ашыгалар. Бер ел тузан арасында яткан түбәтәен эләктерергә дә өлгерәләр әле... Дөнья ләззәтенә бирештек. Дин телдә генә түгел, күңелдә, калебтә булсын иде.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии