Рамил хәзрәт Юныс: «Тәүбә аша чистарыну, пакълану кирәк»

Рамил хәзрәт Юныс: «Тәүбә аша чистарыну, пакълану кирәк»

Тәүбә итү хакында, Нух галәйһиссәләм турындагы «Нух» сүрәсендә Аллаһу Сөбеханә вә Тәгалә: «Әйттем аларга: «Тәүбә итеп Раббыгыздан истигъфар кылыгыз, гафу сорагыз, шиксез, Ул гөнаһларны ярлыкаучы. Сезгә күктән яңгырны коеп яудырыр. Сезгә мал белән ярдәм итәр һәм балалар биреп куәтләр, дәхи җимеш үстерә торган бакчалар һәм елгалар бирер», – дигән. Ягъни тәүбәнең, Аллаһ каршында истигъфар кылуның ахирәттә генә түгел, адәм баласы бу дөньяда да нигъмәтен күрә ала. Аллаһы Тәгалә каршында кечерәеп, үз гөнаһларыңны танып, кулыңны күтәреп, тәүбә итсәң, күп проблемалар моның белән чишелә икән. Шуңа күрә дә бүген безгә тәүбә аша чистарыну, пакълану кирәк. Тик адәм баласында шундый бер хата бар. Коръәни-Кәримне укысаң, Аллаһу Сөбеханә вә Тәгалә «Гәнкәбут» (үрмәкүч) сүрәсендә болай дигән: «Кәферләр көймәгә утырсалар диндә ихлас кешеләр кеби Аллаһуга ялваралар, әгәр Аллаһ аларны диңгездә сәламәт йөртеп кораблары белән корыга кайтарса, алар яңадан мөшрик булалар». Бүген дә адәм баласы авырлыкта кысыла, әмма бераз җиңеләйгәч, кылган догаларыбызны да, истигъфарларны да онытабыз, тагын дөньяга чумабыз. Шуңа да Аллаһу Сөбеханә вә Тәгалә бүген җир йөзенә Үзен таныта. Кыямәт көнендә бер кеше дә, мин Сине танымадым бит, дип әйтә алмаячак. Авыр булганда, таныдың, әмма шул тану сиңа җимешен бирдеме? Аллаһ юлында булуыңны дәвам иттеңме, әллә юкмы? Гомумән, фикерләгән кеше өчен бүген бик күп гыйбрәтләр бар, алардан файдалы күп кенә нәтиҗәләр чыгарып була. Дөнья Аллаһы Тәгаләнеке. Коръәни-Кәрим аятьләрендә әйтелгәнчә, күкләрдә вә җирдә булган һәр нәрсә – Аллаһныкы. Аның йортында яшибез. Шуңа күрә Ул бар нәрсәне күрүче, белүче һәм чишүче.

Ләйсирә ФАЗЛЫЕВА әзерләде

Комментарии